Яңа 2025 ел ниләр китерәчәк? Украинадагы сугыш тәмамлана алырмы, бу гади халык өчен җиңеллек китәрәчәкме, Русия икътисады хәлен яхшырта алачакмы? Сугыш нинди шартларда бетә алачак, моның нинди сценарийлары бар?
Бу һәм башка бик актуаль сорауларны сәясәт белгече Руслан Айсинга бирдек. Ул Путинның хакимияттән киткәнчегә кадәр хәзерге тенденцияләр дәвам итәчәк, сугыш бетү дә зур үзгәрешләр китермәс дип фаразлый.
— Бер атнадан АКШ президентлыгына Доналд Трамп килә. Халыкара сәясәттә аның төп вәгъдәләрнең берсе – Русиянең Украинага каршы сугышын бик тиз тәмамлау. 2025 елда бу сугыш тәмамлана аламы — бу мөмкинлекне ничек фаразлыйсыз?
— Бу мәсьәләдә АКШ позициясе бик мөһим, чөнки глобаль дөньяда ул – төп уенчы, әйдаман. Шуңа бөтенесе Америкага карап тора, шул исәптән — моны күрсәтергә теләмәсә дә — Русия дә. Трамп үзе — катгый кеше, үзе биргән вәгъдәне үтәү өчен тырышачак дип саныйм.
Беренче ихтимал сценарий: быел сугыш туктарга мөмкин, аны паузага куярга мөмкиннәр. Трамп моны дөньяга үз казанышы булып тәкъдим итәчәк, һәм солыхны булдыручы кеше буларак Тынычлык Нобель бүләгенә дәгъва кылачак. Трамп Зеленскийга басым да ясарга мөмкин, быел Украинада сайлаулар үткәрттерергә мөмкин — "сугыш туктады бит" дип әйтә ала.
Вакытлы солых бер мизгелдә юкка чыгып, янә ут ачу башланырга мөмкин
Әмма паузага куелган низаг яңадан дәвам итсә, ул Трамп өчен инде кызык булмый. Вакытлы солых бер мизгелдә юкка чыгып, янә ут ачылырга мөмкин. Төрле провокацияләр булырга мөмкин — вакытлы гына солых булса, сугыш теләсә кайчан янә башлана ала. Тарихтан "Мәңгелек дуслык турында" урыс-поляк килешүен искә төшерегез, ул ике дистә ел да дәвам итмәгән. Шуңа бу солых та һавада эленеп торган балта рәвешендә калырга мөмкин.
Путин өчен сугыш, киеренкелек — экзистенциаль мәгънә
Икенче сценарий: Русиядә җитди үзгәрешләр булып, сугышның чыннан да туктавы. Әмма бу Путинның теге яки бу сәбәпле хакимияттән китү очрагында гына мөмкин дип саныйм. Чөнки Путин өчен сугыш, киеренкелек – экзистенциаль мәгънә, аның калган тормышы өчен киеренкелек гел кирәк. Путин калса — сугышлар, басып алулар дәвам итәчәк; ул хакимияттә булган вакыт эчендә Русия барыбер Украинаның калган җирләренә дә даими басым ясап торачак, яки аларны басып алырга тырышачак.
— Украина өчен җир мәсьәләсе – принципиаль. Алар Русия басып алган 4 өлкәне һәм Кырымны Русиянеке итеп тануга катгый каршы, бу хакта иҗтимагый консенсунс та бар. Шул ук вакытта, Путин өчен дә бу җирләрне үзендә саклау мөһим. Трамп бу принципиаль мәсьәләне ничек чишә алачак дип уйлыйсыз?
— Мөгаен, бу җирләрне "вакытлы статус" белән калдырырга тырышачаклар. Ягъни фактик рәвештә басып алынган җирләр Русиядә калачак, әмма Украина моны рәсми рәвештә танымаячак, "вакытлыча басып алынган" җирләр дип атаячак. Дипломатиядә бу — гадәти нәрсә. Махсус статуста калдырып, Украина киләчәктә бу җирләрне кайтару өмете белән яшәргә мөмкин.
— Русиянең солых өчен таләпләре шактый кырыс булып күренә: басып алынган җирләрне үзендә калдыру, Украинаның НАТОга кермәү һәм хәрби яктан нейтраль дәүләт булып калу гарантияләре һәм башкалар. Килешү барышында Путин бу таләпләрен йомшарта, бераз чигенә алырмы?
Русиянең килешүгә килмәү очрагында Украинага тагы да күбрәк корал бирү сценарие турында сүз алып барыла
— Миңа калса, Русия дә үз таләпләрен йомшартырга мәҗбүр булачак, чөнки Трамп һәм аның хакимияткә киләчәк идарәсе бу мәсьәләләрдә шактый катгый тора. Америка медиасы Трамп идарәсенең эчке сөйләшүләренә сылтанып, Русиянең килешүгә килмәү очрагында, Украинага тагы да күбрәк корал бирү сценарие турында сүз алып баруларын сөйләгән иде.
Шул ук вакытта Украина да үз позициясеннән чигенергә тиеш булачак. Күптән түгел Германиянең дә быел Украинага хәрби ярдәмне азайту турында хәбәрләр чыкты. Трамп, гомумән, Украинадагы сугыш проблемын — Европа проблемы итеп күрә. Шуңа, аның фикеренчә, бу мәсьәләне Европа илләре хәл итәргә тиеш, Украинага коралны да алар бирергә тиеш.
— Элегрәк сәясәт белгечләрендә, журналистларда Русиянең Украинага каршы сугышы ахыр чиктә Путин режимын җимерәчәк дигән караш яшәп килде. Солых булган очракта, сугыш туктаса, Русиянең эчке сәясәтендә үзгәрешләр көтелерме?
Путин күзаллавы билгеле: "Бар дөнья безгә каршы"
— Мин бу мәсьәләдә оптимист түгел. Русиядәге сәяси режим тулысынча Путинга, аның күзаллавына таяна. Ә аның күзаллавы билгеле: "Бар дөнья безгә каршы. Без бөтен дөньядан саклану өчен диварлар корып куярга тиеш. Эчке дошманнарны да, бишенче колоннаны да юк итәргә кирәк", дигән принципиаль караш.
Инерция белән бара торган бу күзаллау болай гына үзгәрми. Ул бары тик ниндидер инкыйлаб оешкан очракта, төп лидерның теге яки бу сәбәпле вазифадан китүе очрагында гына үзгәрә ала. Башкача системның эчке яктан үзгәрергә сәбәбе юк, чөнки систем эчендә аны үзгәртү субъекты юк.
Сугыш туктаса, эчке сәясәттә хәзерге тенденция сакланачак. Ниндидер эчке коррекция, бик кечкенә йомшартулар булырга мөмкин, әмма фундаменталь яктан хәзер без күргән процесслар барыбер дәвам итәчәк, дип уйлыйм. Моның яхшы мисалы бар: Иран. Анда да консерватив режим хакимлек итә, кризисларга карамастан, ул үзгәрми. Куәт оешмалары анда үзгәрми — Русиядә дә нәкъ шул ук хәл, күп нәрсә куәт структуралар кулында. Ә аларның дөньяга карашлары шактый консерватив, бөтен нәрсәгә шик-шөбһә белән карыйлар. Систем эчендә ниндидер үзгәрешләр, реформалар китерә алган либераллар төркемнәре бөтенләй юк.
Сугыш тәмамланса да, илгә ирекле медиа, оппозицион сәясәтчеләр кайтуын көтәргә кирәкми
Шуңа сугыш тәмамланса да, илгә ирекле медиа, бәйсез журналистлар, оппозицион сәясәтчеләр кайтуын көтәргә кирәкми — мин моңа ышанмыйм. Икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Сталин да ачыктан-ачык большевистик инкыйлабтан соң илдән киткән иҗади элитаны — язучылар, табиблар һәм башкаларны — илгә кайтырга өндәде, хәзер киеренкелек юк, безнең уртак ватаныбызны күтәрергә кирәк диде. Кайткан кешеләр язмышын без яхшы беләбез.
Хәзерге хакимият режимына ышанырга ярамый, самими булмаска кирәк. Илдәге бүгенге сәяси процесслар, сугыш тәмамланса да, дәвам итәчәк. Сугыш бетәчәк, әмма режим калачак. Чөнки бу режимның архитекторы — Путин — калачак.
— Узган ел сез Азатлык Радиосы өчен 2024 елга сәяси фаразлар ясаганда, Русиядә әле 1937 ел, "олы террор" түгел, хәзерге вакытта барган сәяси процессларны СССРдагы 1933-1934 елгы процессларга тиңләгән идегез. Бер ел узгач, бу хакта нәрсә әйтә аласыз? Русия 1937 елга якынайдымы?
— Әйе, якынайды дип саныйм. Хәзер без 1935-1936 елларда дияр идем. 1932-33тә кече репрессияләр булган, шуннан соң алар көчәйгән, һәм 1937 елларда олы террор башланган. Әлбәттә, репрессияләр сугыштан соң да, 1950нче елларда да булган, алар Сталин үлеме белән генә тәмамланган.
Халык болай да бик куркытылган
Бүгенге Русиядә 1937 елдагы кебек киңкүләм репрессияләр булыр дип уйламыйм — аларның мәгънәсе юк. Ник дигәндә, хәзер Русия өчен көчле, оешкан оппозиция юк. Хакимияткә дә киңкүләм репрессияләр кирәк түгел, халык болай да бик куркытылган. Хәзер кешене кулга алалар, моны телевизордан күрсәтәләр — һәм кешегә шул җитә.
— Икътисад ягыннан халыкка быел нәрсә көтәргә? Сугыш тәмамланса, Көнбатыш илләре санкцияләрне саклаячакмы? Русия икътисады нинди хәлдә булачак?
— Сугыш тәмамланган очракта Европа Русиягә санкцион басымны үзгәртергә, йомшартырга тырышачак дип уйлыйм. Чөнки Европа Русиягә икътисади яктан бәйле, Русиядән очсызрак газ-нефть алу Европа илләренә отышлы. Аеруча Германия, Австрия кебек илләр өчен бу мөһим. Шуңа Европа Русия белән мөмкин кадәр тизрәк янә сәүдәгә кайту, санкцияләрне кире кагу яклы булачак дип уйлыйм.
Әмма Америка чикләүләрне йомшартырга ашыкмаска да мөмкин, АКШ икътисадына алар әллә ни зыян салмый. Ә менә Русия икътисадының Кытайга якынаюы АКШны борчырга мөмкин. Икенче яктан, Көнбатыш керткән чикләүләр Русияне Кытайга таба борачак дигән борчылулар тормышка ашмады дияргә була. Кытай Русия ягулыгын бик очсызга алса да, үзе Русиягә күп нәрсә бирмәде, технологияләр белән дә артык бүлешмәде. Шуңа Трамп Путинга шундый тәкъдим ясарга мөмкин: син Кытай белән бәйләнмә, әйдә, безнең белән эш ит.
Икътисад — күптармаклы һәм бик катлаулы нәрсә, шуңа конкрет фаразлар да кылу авыр. Күп нәрсә бик күп илдән һәм сугышның туктау-туктамау фактыннан, нинди шартларда тукталудан тора.
Бу сугышның икътисади тискәре нәтиҗәләре әле күренәчәк
Шулай да, сугыш туктаса, әкренләп гади халыкның хәле җиңеләергә мөмкин. Ник дигәндә, Русия хәзер сугышка бик зур акчалар түгә. Тулаем эчке продуктның да күпчелек өлешен хәзер хәрби чыгымнар ала. Актив сугыш туктаса, бу чыгымнар бераз социаль өлкәгә дә күчергә мөмкин. Шулай да Русия икътисадында булган дисбаланс барыбер үзен әле озак вакыт белдертәчәк, бу сугышның икътисади тискәре нәтиҗәләре әле күренәчәк дип уйлыйм. Кардиналь үзгәрешләргә ышанмыйм.
— Сугыш быел да дәвам итсә, килешүләргә ирешеп булмаса, Татарстан белән Башкортстанны сәяси һәм милли яктан нәрсә көтә?
Сугыштан ике республикага мәетләр күпләп кайтуы дәвам итәчәк
— Канкоешлы сугыш дәвам итсә, ике милли республикада хәзерге хәвефле тенденция дәвам итәчәк. Сугыштан ике республикага мәетләр күпләп кайтуы туктамаячак. Башкортстан белән Татарстан югалтулар саны белән Русиядә беренче ике урында бара. Урта яшьтәге, гаиләне, балаларны аякка бастырырга тиеш булган, күпләп эшли алган ир-атларны югалту дәвам итәчәк.
Бәлки, Радий Хәбировны вазифадан алачаклар
Сәяси, иҗтимагый, икътисади яктан деградация дә дәвам итәчәк. Бөтен көч сугыш темасына китә. Татарстанга ул яктан бераз җиңелрәк булырга мөмкин, чөнки аның икътисады диверсификацияләнгән, ә Башкортстанга тагы да кыенрак булачак. Бәлки, Радий Хәбировны вазифадан алырлар, чөнки бу проблемнар өчен кемдер җавап бирергә тиеш булачак. Татарстан элиталары бу яктан тотрыклырак.
— Сугыш быел тәмамлану очрагында ике милли республика нәрсәгә өмет итә ала?
— Монда ике мәсьәлә бар. Әйе, бер яктан, ике республика хәле яхшырак булыр дип күренә — икътисади яктан да, халык тормышы ягыннан да. Һичьюгы татар-башкортлар бу сугышта күпләп үлүдән туктаячак.
Татарстан сугыш өчен күп хәрби заказлар ала: боралаклар-очкычлар, Дары заводы һәм башкалар. Сугыш туктаса да, бу заказлар элеккечә дәвам итәчәк дип уйлыйм, өстәвенә, санкцияләр йомшартылса, нефть тармагы да уңышлы үсә алачак. Башкортстанда да охшаш хәл булачак. Сугышның бетүе ике республикага да үзгәреш җилләрен, өметләр алып килә ала.
Путин режимы өчен гел киеренкелек кирәк, димәк, яңа дошманны эзләү кирәк булачак
Әмма икенче як та бар. Сугыш бетсә, Русия пропагандасы моны "украиннарны җиңдек" дигәнрәк рухта сөйләячәк. Инде әйткәнемчә, Путин режимы өчен гел киеренкелек кирәк, димәк, яңа дошманны эзләү кирәк булачак. Бу яктан Русиядәге башка халыкларга, азчылыкларга "эчке дошман" булу куркынычы яный. Путин өчен төп сепаратистлар — милли республикалар. Димәк, алар төп оппозиция дә булырга мөмкин.
1980нче еллар ахырында булган процесслардан куркып, Путин хакимияте чыннан да милли республикаларга басымны арттырырга мөмкин. 1987-88 елларда Советлар Берлегендә төрле республикалардан милли хәрәкәтләр, активизм барлыкка килде.
Путин бу темадан нык курка. Милли республикаларга бераз гына булса да милли иреклек бирсәң, бөтен нәрсә таркалачак, дип курка ул. Ул бит ачыктан-ачык "ХХ гасырның төп фаҗигасе — СССР таркалуы" дип белдергән иде. Шуңа күрә милли хокуклар ягыннан ниндидер либерализм, йомшару мөмкин түгел дип саныйм. Бу Путинның мантыйгына каршы килә. Һәм моны илдә экстремизмга каршы көрәшнең яңартылган Стратегиясе дә раслый.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум