Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү депутаты армия турында фейк тарату маддәсе нигезендә 7 елга хөкем ителде


Алексей Горинов
Алексей Горинов

Бу — Русия армиясе турында фейк тарату маддәсе нигезендә чыгарылган беренче хөкем карары.

Мәскәүнең Мещан районы мәхкәмәсе Красносельский бүлгесе муниципаль депутаты Алексей Гориновны җиде елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу — Русия армиясе турында фейк тарату маддәсе нигезендә чыгарылган беренче хөкем карары. 60 яшьлек юрист муниципаль шура утырышында чыгыш ясаган өчен хөкем ителгән, анда берничә кеше катнашкан.

Апрель башында Кремль тарафлы телеграм-каналлар 15 мартта узган депутатлар шурасы утырышыннан язма таратты. Анда депутатлар Алексей Горинов тәкъдиме белән Украинадагы агрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә ала. Горинов шулай ук Русия җәмгыятенең бар тырышлыгы сугышны туктатуга юнәлдерелергә тиеш дип әйтә.

Русия хакимияте Украинада сугыш баруын кире кага, аны "махсус хәрби операция" дип атый. Утырыш язмасы баш прокуратурага җибәрелә, шуннан соң ике депутатка карата җинаять эше ачыла. Икенче шикләнелүче —Елена Котеночкина чит илгә киткән.

Мәхкәмә карарына күрә, Горинов, вазифасыннан файдаланып, бу чыгышында Русия армиясе турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан. Аңа иреккә чыкканнан соң дүрт ел буена дәүләт вазифаларын алу тыелган, дип хәбәр итте "Медиазоны" хәбәрчесе мәхкәмә залыннан.

Горинов үзе гаепләүне кире кага. Соңгы сүзендә ул сугышны "кешелексезләндерүнең иң тиз чарасы" дип атады. "Минемчә, Русия әле XX гасырда ук сугышка лимитын бетерде. Ләкин безнең бүгенгебез — Буча, Ирпень, Гостомель. Сезгә бу атамалар нәрсә дә булса әйтәме? Сезгә, гаепләүчеләр! Кызыксынып карагыз һәм соңнан берни дә белмәдек димәгез", – диде ул.

"Биш ай буе Русия сугыш гамәлләре алып бара, аларны оялып махсус операция дип атый. Безгә җиңү һәм дан вәгъдә итәләр. Ни өчен соң минем ватандашларымның шактый өлеше оят һәм гаеп хисе кичерә. Ни өчен безнең илебезнең шулкадәр күп дошманы барлыкка килде? Бәлки, хата үзебездәдер? Әйдәгез, бу хакта фикер алышыйк. Асылда депутатлар шурасы утырышында мин нәкъ шуны эшләдем", - диде ул һәм киләчәктә Русиянең Украинадагы илчесе булу теләген белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG