Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Искәндәр Сираҗига "гадел хөкемгә комачаулауда" гаепләү белдерелергә мөмкин


Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Җинаять эше ачуга сәбәп булган фильм лингивстик экспертиза узган, аның нәтиҗәләре Искәндәр Сираҗига каршы дип язды журналистның хатыны Эльмира.

Татарстанда "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире, танылган журналист Искәндәр Сираҗига "гадел хөкемгә комачаулаган өчен" Русия Җинаять Кодексының өч маддәсе нигезендә гаепләү белдерәчәкләр. Бу хакта аңа эшне алып баручы тикшерүче хәбәр иткән дип язды журналистның хатыны Эльмира Сираҗи "Сираҗи бәян итә" телеграм каналында.

"Кичә ул экспертизалар белән танышты – алар аңа каршы һәм башкача була да алмый. Чөнки Искәндәр ике мөселман егетен нахакка гаепләүләрен ачыклап, Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итте, тикшерүчеләрнең ничек итеп ялган шаһитләр аша аларны гаепләүләрен ялган шаһитләр үзләре ачып салды. Нәтиҗәдә, моны ачыклаган өчен аның үзен хөкем итәчәкләр", – диде хатыны.

Ул шулай ук адвокатларга түләргә акча юклыгы турында да белдерде. Ике тапкыр булган тентүдә бөтен техникаларын алып киттеләр, кеше биргән иске компьютерлар белән "Сираҗи сүзен" һәм яңа ачылган "Татар хатыны" газетын чыгарып киләләр.

"Ирем инде элек үзе ярдәм иткән таныш-белеш, дус-ишенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте – тик барысының да акчалары юк, хәлләре мөшкел икән... Шуңа да мөселман кардәшләргә мөрәҗәгать итәм – бүген Искәндәр Сираҗиның үзенә ярдәм итәр чак җитте", – дип язды Эльмира Сираҗи.

Җинаять эше ачылуга сәбәп булган фильмны былтыр декабрьдә экспертизага җибәрделәр.

Искәндәр Сираҗи ул вакытта сөйләвенчә, моңа кадәр аны шәхси мәгълүмат таратуда гаепләсәләр, хәзер фильмда полиция хезмәткәрләренә карата тискәре караш булуны тикшерәчәкләр. Лингвистик экспертизада сорау шулай куелган диде ул.

— Нәтиҗәдә, нәкъ 37нче еллардагы кебек (1937 елгы Сталин золымы) безне — Константин Крицкийны һәм мине хөкем итәчәкләр. Данлы хокук сакчыларына яла яккан өчен дигән шикеллерәк, — диде Искәндәр Сираҗи.

Журналист үзе дә лингвистик экспертиза ясатачагын, "күпмедер көрәшергә туры киләчәген" әйткән иде. "Болар мине болай гына ычкындырмас өчен барысын да эшлиләр", диде ул.

"Сираҗи бәян итә" Telegram каналы адвокат хезмәте һәм экспертиза чыгымнарын капларга теләүчеләрдән ярдәм сорап та мөрәҗәгать итте.

Былтыр 9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып киттеләр һәм аннан соң изоляторга яптылар.

Шул ук көнне Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде. Аның хатыны төшергән видеода ул "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", дип белдерде.

Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы (Җинаять кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше) җинаять эшендә шикләнелде. Ул моны Ибраһим Зәкиев исемле кешегә ачылган җинаять эшендәге (соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе присяжныйлары аны азат иткән) ике шаһиткә каршы эшләгән дип фаразлана. Зәкиев үзе исә Сираҗи шикләнелгән эштә шаһит булып бара.

"Реальное время" мәгълүматынча, Искәндәр Сираҗиның YouTube-каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Имеш, видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең – Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән.Журналистка карата тентү беренче тапкыр гына узмый. 2023 елның 16 ноябрь иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.

Ул вакытта Искәндәр Сираҗи эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлады. Ул "Сираҗи сүзе" газетында һәм үзенең Telegram-каналында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG