Чара Италиядә оешкан "Туран" ассоциациясенә кергән татар берлеге тарафыннан уздырылган. Бу хакта Казакъстанда туып-үскән, әлеге вакытта Болонья шәһәрендә белем алган Ислам Гомәров хәбәр итте. Итальяннарны татарлар, аларның мәдәнияты белән таныштыру нияте белән милли гореф-гадәтләр, йолаларга бай булган туй тамашасын күрсәтелгән.
Тамашаның үзендә 20 кеше катнашкан. Башлыча — татарлар, әмма аларга казакълар да ярдәм иткән. Болоньяның мәдәни үзәгендә оештырылган тамашага йөзләп тамашачы килгән. Барысы да итальяннар.
Сәхнәдә күрсәтелгән туй тамашасы сүзсез булган, әмма җыр, биюләр белән куелган. Аның сценарий язу, сәхнәләштерү эшен, татар ризыкларын әзерләү эше башында Ислам Гомәров торган.
— Һәр халыкның үзенең кызыклы, үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар, әмма иң кызыгы, күңеллесе – ул туйдыр. Европа кешесе татарларны белми, без нинди халык булганын туй аша күрсәтергә кирәк дигән идея башка килде. Туйда йолалар, гореф-гадәтләр күп, монда халыкның мантыйгы, фәлсәфәсе ята, — дип аңлатты Ислам Гомәров.
Бу тулысынча татар киемнәре белән ясалган тамаша булган. Кунаклар татарларның хатын-кыз һәм ирләрнең милли киемнәре, зәркән эшләнмәләре, бизәнү әйберләре белән таныша алган.
— Бөтен милли киемнәр кайчандыр дустым белән үзебез тектек, Казакъстанна чигелгән сөлгеләр, тукылган тастымаллар, сугылган паласларны, чулпылар, изүләр, күкрәкчәләр, алка-беләзекләр китердем. Февраль буена әзерләндек. Тамаша сүзсез булды, барыбер безнең телне аңламыйлар, тәрҗемә иткәндә тәме дә югала. Мендәргә бастырып килен төшерүне дә күрсәттек. Бирнә нинди булуын күрделәр, килен белән кияүнең чишмәгә баруларына кадәр күрсәттек. Италиядә көянтә таптык, чиләкләрне үзебез бизәдек. Җырлар, биюләр белән туй мюзикл кебек уйналды. Барысы да аңлады!
Итальяннар соңыннан бик күп сораулар бирде, әле дә шундый туйлар буламы дип кызыксындылар, киленне озатканда бирнә һаман да сандыкка тутырыламы, сөлгеләрне килен булган кеше үзе чигәме дип сорадылар, — дип сөйләде бәйрәмне оештыручы Гомәров.
Туй йоласын күрсәткәннән соң татарлар кунакларга татарның бәйрәм табынына ниләр чыгарылганын да күрсәткән, аңлаткан һәм татар ризыклары белән сыйлаган. Мәсәлән, итле, токмачлы аш чыгарылган. Өлеш тәкъдим ителгән. Килен чәе әзерләнгән, самовардан үләнле чәй эчелгән. Төп татлы сый итеп чәкчәк булган. Шулай ук татар студентлары Карл Фукс китабында татар туе турында язылганны искә төшереп, чәйгә белән ак күмәчкә атланмай яки каймак, бал ягып ашауны тәкъдим иткән.
— Без бер ай әзерләндек, мин күп китаплар укыдым. Этнографик эзләнүләрне яратам. Кызганыч, яшьләр күбесе татар туеның нинди булуын белми, бик күптәннән европача ак күлмәк, кара костюм кию, йөзекләр алмашу, Мендельсон маршы канга сеңеп калган, татар туе күпләрдә безгә хас булмаган биюләр, оятсыз уеннар белән ассоциацияләшә. Мин киләчәктә шушы эштә катнашкан барлык дуслар, танышларым татарча туйлар ясап өйләнешерләр дип өметләнәм. Бер максатым да шул үзебезнең кешеләрне дә дәртләндерү иде, — диде Ислам Гомәров.
Азатлык Радиосының Әйдә! Online проектында бу көннәрдә "Татар туе турында ниләр беләсез?" дип аталган сынау чыкты. Үз белемнәрегезне тикшерергә тәкъдим итәбез. Сынау урыс телендә:
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegramканалына да кушылырга онытмагыз!
Форум