Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа кешесенә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" өчен 40 мең сум штраф салынган


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Василий Кузьменко быел мартта Украинадагы сугышта һәлак булган урыс хәрбиенең фотосы астында фикер калдырган. Лингвистик экспертиза аның сүзләрендә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияәү билгеләре" бар дип тапкан.

Уфаның Орджоникидзе район мәхкәмәсе уфалы Василий Кузьменконы Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе 1 өлеше) гаепле дип тапкан һәм 40 мең сум штраф җәзасы биргән.Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Василий Кузьменко быел мартта Украинадагы сугышта һәлак булган урыс хәрбиенең фотосы астында фикер калдырган. Лингвистик экспертиза аның сүзләрендә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияәү билгеләре" бар дип тапкан.

Эшне хөкем ителүченең үзеннән башка гына караганнар.

Фейклар һәм гаскәрне дискредитацияләү турындагы кануннар Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кабул ителгән иде. Ялган мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Гаскәрне "дискредитацияләгән" гамәлләрне беренче тапкыр кылганда бу административ канун бозу дип санала, икенче тапкыр кабатлаганда җинаять җаваплылыгына тартып, биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

"Сетевые свободы" проекты исәпләп чыгарганча, Русиядә гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуга бәйле 70тән артык җинаять эше ачылган.

Русия юстиция министрлыгы тикшерүчеләр, хөкемдарлар һәм белгечләр өчен ике кулланма әзерләгән дип хәбәр ителде, анда "фейклар" һәм гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы яңа маддәләр булганда мәхкәмә экспертизасын ничек уздыру кирәклеге аңлатыла.

Русия хакимияте Украинадагы гамәлләрен сугыш дип атауны тыя һәм аны "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG