Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан даруханәләрендә балалар өчен мөһим урологик дару калмаган


Иллюстрация фотосы
Иллюстрация фотосы

Американың Abbott ширкәте җитештерә торган Дриптан даруханәләрдән юкка чыккан. Ул 14 яшьтән кечкенәрәк авыруларга сидек куыгындагы югары басымга каршы кулланырга рөхсәт ителә торган бердәнбер дару, диелә.

Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да умырткалыгы имгәнгән яки анда шеш булган, сидек куыгы эшчәнлеге бозылган, энурез белән авыручы балаларга кирәкле Дриптан даруы беткән. Бу хакта "Коммерсантъ"ка умыртка кимчелекләре белән туган балаларга ярдәм фонды - "Спина бифида"га нигез салучы Инна Инюшкина сөйләгән.

Аның әйтүенчә, июльдә Американың Abbott химия-фармацевтика корпорациясе җитештерә торган Дриптан (оксибутинин) даруы Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербур, Түбән Новгород, Тула, Смоленски, Владимир, Ростов өлкәләре, Красноярски, Краснодар һәм Пермь крайлары, Татарстан, Чечня, Ингушетия республикалары даруханәләреннән юкка чыккан.

Дриптан – 14 яшьтән кечкенәрәк авыруларга сидек куыгындагы югары басымны дәвалау өчен кулланырга рөхсәт ителә торган бердәнбер дару, дип сөйләгән балалар уролог-андрологы Анна Щедрина. Ул Дриптанны алыштырырдай препарат юк, дистәләгән, йөзләгән мең бала дәваланудан мәхрүм калырга мөмкин дигән.

"Бу шикәр чире белән авыручы баланың инсулинын тартып алган кебек. Мондый авыруларның тормышы авырлашачак, бөерләрендә хроник авырулар булган, сидеген тота алмаучы балалар саны артачак", дип белдергән Щедрина.

Җитештерүче тәэмин итүдәге өзеклекләрне "җитештерү процессларын яңарту" белән аңлаткан. Abbott ширкәте Дриптан белән тәэмин итүне 2023 елның язына кадәр туктатып торуы турында хәбәр итте, дип аңлатканнар Росздравнадзорда. Бу вазгыять Русиягә каршы кертелгән чикләүләргә бәйле түгел дип ышандыралар.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • Март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Июнь башында Русия фармацевтика ширкәтләренә дару сыйфатын тикшерү җиһазлары җитми башлады. Мондый җиһазларны аерым алганда Американың Agilent Technologies, Waters, Phenomenex ширкәтләре, шулай ук Merck һәм Macherey-Nagel алман ширкәтләре җитештерә. Аларның кайберләре Русия белән хезмәттәшлекне тулысынча өзгән, ә кайберләре туктатып тора.
  • Шул ук вакытта якында Русиядә инсулинга бәя артачагы хәбәр ителде. Бу даруханәләрдә инсулин калмау куркынычы, тауар җитештерү чыгымнары һәм логистика проблемнары белән бәйле диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG