Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының яңа бинасын төзү өчен элек әйтелгәннән ике мәртәбә зуррак җир бирелә


Камал театрының яңа бинасына бәйгедә җиңгән проект
Камал театрының яңа бинасына бәйгедә җиңгән проект

Театрга яңа бина төзү өчен элегрәк әйтелгән 3,3 һектар урынына 6,5 һектар җирне әзерләү өчен дәүләт тендеры чыкты.

Казанның Кабан күле ярында Камал театрының яңа бинасын төзү өчен җирләрне планлаштыру һәм межалау проекты әзерләячәкләр. Моңа Татарстан бюджетыннан 2,6 миллион сум бүлеп биреләчәк, тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.

Театр бинасы һәм биләмәләре өчен Такташ һәм Назарбаев урамнары белән Түбән Кабан күле арасындагы 6,5 һектар җир бүленә. Элегрәк бу мәйдан 3,3 һектар булачак дигәннәр иде.

Тендерга документларда язылганча, кишәрлекне су басарга мөмкин, җирдә су белән юылган куышлыклар булу ихтималы да эшләрне катлауландыра ала. Проект эшләрен 2022 елның 20 декабренә кадәр төгәлләү таләп ителә.

17 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасын нинди проектка нигезләнеп төзиячәкләре билгеле булды. Wowhaus иҗади төркеме җитәкчелегендә консорциум җиңеп чыкты. Берләшмәгә моннан тыш Япониядән Kengo Kuma & Associates, Германиядән Werner Sobek AG, Казаннан "Архитектора Бакулина Германа Алексеевича" оешмасы керә.

Җиңү яулаган проект архитекторларын көчле җилләр искәндә ясалган боз чәчәкләренең очлы шәкелләре илһамландырган, алар аны проектта кулланган, шуңа тышкы яктан театр зур бозлыкны хәтерләтеп торачак.

Камал театры мөдире Илфир Якупов театрның яңа бинасында миллилек юк дип борчылырга кирәкми дигән иде Азатлыкка. "Камал театрының миллилеге – спектакльләр. Камал гастрольләргә чыгып киткәндә, бинаны күтәреп чыгып китмибез бит, тамашаларны алып барабыз. Рухны актерлар, спектакльләр тудыра", диде Камал театры мөдире.

Театрның хәзерге бинасы язмышы турында берни әйтелмәде. Ирада Әюпова бу мәсьәлә әле хәл ителмәде, 2025 елга кадәр камаллар әлеге бинада эшләвен дәвам итә һәм яңа бинага сыйфатлы репертуар белән аяк басарга тиеш булачак диде.

Яңа бинаны 2025 елга төзеп бетерергә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG