Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина чираттагы мәртәбә әсирләр белән алмашты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия саклану министрлыгы "150гә 150" алмашы булды ди. Шул ук вакытта Украина президенты Владимир Зеленский Украинага 150 түгел, 189 әсир кайтты, дип хәбәр итте.

Бүген, 30 декабрьдә Русия белән Украина чираттагы мәртәбә әсирләр белән алмашты. Әсирләр алмашы турындагы сөйләшүләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашчылыгы белән барган.

Ике якның китергән саннары бер берсеннән аерыла: Русия саклану министрлыгы "150гә 150" алмашы булды ди. Министрлык белдерүенчә, Русия хәрбиләрен Беларуска чыгарганнар. Аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә, туганнары белән шалтыратыша алалар. Әсирләрне кайтару кадрларын Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова чыгарды.

Шул ук вакытта Украина президенты Владимир Зеленский Украинага 150 түгел, 189 әсир кайтты, дип хәбәр итте. Зеленский әйтүенчә, алар арасында төрле гаскәрләрнең вәкилләре, шулай ук Русия гаскәрләре Мариупольдә тотып алган ике сивил дә бар.

  • Русия һәм Украина даими рәвештә әсирләр белән алмаша. Сугыш башыннан бирле, шундый 59 алмаш булды. 27 ноябрьдә Русия тышкы эшләр министрлыгы сугыш башыннан бирле иң зур алмаш: "630гә 630" әсирне алмашырга әзер булуы турында белдерде. Әлегә моңа Украина ягы фикер белдермәде
  • Июньдә Русия президенты Владимир Путин Украинада 1348 русияле, Русиядә 6465 украин әсирдә дип ышандырган иде. Августта Украина кораллы көчләре Курски өлкәсенә бәреп кергәннән соң, Украина хәрбиләре йөзләгән русиялене, нигездә "срочник"ларны әсир итеп алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG