Русия Украинага каршы башланган сугышта Башкортстаннан 4 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле җыябыз.
30 декабрьгә без Башкортстаннан кимендә 4002 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Декабрь аенда гына Башкортстан исемлегенә 350дән артык исем өстәлде, бу сугыш дәвамында без тапкан үлемнәрнең якынча 8,7%-ын тәшкил итә.
Күрше Татарстанда да үлемнәр саны арта. Бүгенге көнгә Татарстаннан 3674 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Ике республикадан үлемнәр турында мәгълүмат бик күп килү сәбәпле, Азатлык Радиосы аларны эшкәртеп өлгерми.
Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 7676 үлем очрагы турында хәбәр табып булды.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстан белән Башкортстаннан үлемнәрнең чамасыз күп булуының төрле сәбәпләр атый. Алар арасында сугышка үз теләге белән китүчеләргә зур түләүләр вәгъдә итү, административ ресурс куллану, социаль тигезсезлек һәм башкалар. Ике республиканың җитәкчелеге дә Кремль алдында зур уңышларын күрсәтергә тели, дигән фикер дә бар.
Сәясәт белгече Руслан Айсин исә бу проблемны Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата.
— Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам. Минемчә, Мәскәүдән билгеле таләпләр, күрсәтмәләр төшерелә: әйтик, Татарстаннан, Башкортстаннан шулкадәр контракт төзелергә тиеш, сугышка шулкадәр кеше китәргә тиеш, — дип саный ул.
- Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Әйтик, Башкортстанда танышыңны Украинадагы сугышка җибәрергә кыстый алсаң 50 мең сум акча бирәләр. Хәзер республика үзендәге колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга да акча түләячәк.
- Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.
- Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.
- Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме – сабантуйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум