Күптән түгел Эгей университетында профессор Мостафа Өнәр шәкертләренең берсе татар лексикологиясенә багышланган фәнни хезмәт яклады. Гөлдәмәт Явуз – Измир шәһәрендә яшәүче төрек кызы. Ул 2014 елда Эгей университетының төрек теле һәм әдәбияты факультетына керә, 2018 елда анда укуын тәмамлый. Шул ук елда Эгей университетының социаль фәннәр институтында "Яңа төрек теле" темасына диссертация яклап, магистр дәрәҗәсен ала. 2022 елның июлендә Гөлдәмәт "Татар лексикасында билгесез сүзтезмәләр" темасына кандидатлык диссертациясен яклады.
Мостафа Өнәр – филология фәннәре докторы, төрек теле һәм әдәбияты профессоры, автор-тикшеренүче. Профессорның дәвамчысы, 26 яшьлек галимә Гөлдәмәт Явуз белән Төркиядәге тел белгечләренең татар теленә игътибары хакында сөйләштек.
— Гөлдәмәт, ник татар телен сайладыгыз? Бу үзегезнең инициатива идеме?
— Минем хөрмәтле остазым, киңәшчем, барлык студентларны да төрек телен өйрәнүгә илһамландыручы профессор Мостафа Онер төрек һәм татар телләрен өйрәнүләре белән фәндәге юлымны яктыртты. Төркиядә бу өлкәдә эшләүче һәр магистрант үзен кызыксындырган төрек телләре белән шөгылләнеп, әдәбиятны өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Диссертациядә мин татар мәдәниятенең тотрыклы лексикасын өйрәнәм. Мәсәлән, "хикмәт иясе" татар телендә тылсымчыны, төрек телендә бозымчыны аңлата, ә шүрәле ике телдә дә – урман иясе, урман хуҗасы (мифик персонаж, урман пәрие). Әлеге мисалларда мин татар лексикасындагы исемле сүзтезмәләрнең төрек телендәге чагылышын күрсәтәм. Бу фәнни хезмәттә ике мәдәният кешеләренең социаль тормыштагы охшаш нәрсәләрне ничек тасвирлавын күрсәтәбез.
— Татар телен катлаулы дип саныйсызмы? Төрек халкы татар телен авыр аңлыймы?
— Татар теле бик бай һәм матур. Бу телнең төрек теленнән ерак булмавы аны аңлаешлы итә. Бу ике ил һәм тел арасындагы туганлык безне мәдәни яктан якынайта.
— Татар теле белән кызыксыну артамы, кимиме? Төркиядә тагын кайсы телләрне өйрәнәләр?
— Бүгенге көндә инглиз теленең дөнья теле икәнен инкарь итеп булмый. Төрек һәм татар яшьләренең уртак максаты – безнең телләрне бөтен дөньяда үлемсез итү. Телебез һәм мәдәниятебез киләчәк буыннарга тапшыра алырлык иң әһәмиятле байлык – бу безне, эзләнүчеләрне, иң бәхетле итә.
Төркиядә татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар арта бара. Яшь галим буларак, төрек һәм татар теленнән фәнгә өлеш кертә алуым белән бик горурланам. Татарстанда беркайчан да булганым юк, әмма мин бу илдә укуымны дәвам итәргә теләр идем. Сезнең тел һәм мәдәниятегезне сезнең илегездә өйрәнергә телим. Аллаһ наыйп итәр дип өметләнәм.
— Татар һәм төрек изафетлары охшашмы?
— Төрек һәм татар телләрендә сыйфатлар, уртак төрки сүзтезмәләргә нигезләнүләре аркасында, табигый, бер үк структура белән төзелә. Шуңа да карамастан, мин үз диссертациямдә карарга теләгән элементлар – ике тугандаш мәдәният тарафыннан булдырылган изафетларның төрлелеге һәм аларның үз әдәбиятларына биргән мәгънәләре. Һәр тел меңләгән гыйбарәне үзенчә формалаштырырга мөмкин. Үземнең диссертациямдә төрки татар теленең сүзлеккә кертелгән билгесез сүзтезмәләренең татар мәдәниятен ничек чагылдырулары турында фикер йөртәм. Әлбәттә, шуның аркасында татар мәдәнияте, теле һәм халкы белән якыннан танышу мөмкинлеге туды.
— Татарлар, Татарстан турында диплом эшенә кадәр ишеткәнегез бар идеме? "Татар" сүзе ниндирәк ассоциацияләр тудыра?
Татарлар төрекләр тарафыннан бертуганнар буларак кабул ителә һәм һәр яклап теләктәшлек күрсәтелә
— Төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, мин татарлар һәм аларның мәдәнияте турында белешә башладым. Соңрак, татар теленә кызыксыну дәвам иткәч, бу өлкәгә кагылышлы магистратурага укырга кердем. Төркиядә татарлар белән бәйле ассоциацияләр күп. Моннан тыш, төрек яшьләренең татар теле һәм мәдәнияте өлкәсендә эшләргә теләге бар. Татарлар төрекләр тарафыннан бертуганнар буларак кабул ителә һәм һәр яклап теләктәшлек күрсәтелә. Бу ике халык арасындагы туганлык киләчәктә дә академик яктан да, мәдәни яктан да бер-беренә өлеш кертер дип өметләнәм.
Мостафа Өнәр Төркиядә 35 ел элек татар телен өйрәнгән, татар нәселеннән булмаган беренче белгеч. Бу вакыт эчендә ул сүзлек яза, грамматикага кагылышлы күп санлы материаллар бастыра. Татар мәдәниятен Төркиядә танытыр өчен меңәрләп бит материал бастырган.
— Татар телен өйрәнүче башка галимнәр дә бармы?
— Гази университетыннан Гатьма Өзкан, Элазин университетыннан Эрҗан Алкая һәм бездән укып өйрәнгән күп кенә яшь галимнәр. Бартын университетында Алсу Камалиева һәм аның такымы, мәсәлән.
— Төркиядә яшәүче татарлар белән бәйләнешләрегез бармы?
— Әлбәттә, Төркия татарлары белән утыз елдан бирле танышып аралашам. Искешәһәрнең Куруһуюк авылында, Кутаһьядагы Әфәнде күперендә һәм Манисаның Акһисар Аксу авылында бераз Казан татарлары бар. Аларның күбесе гади халык, араларында зыялылар бик аз.
— Татарстан галимнәре белән хезмәттәшлек итәсезме? Русиядәге "ят агент" кануны аркасында Татарстан галимнәре сезнең белән хезмәттәшлектән курыкмыймы?
– КФУ университеты белән, Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты белән хезмәттәшлек итәбез. Баштан ук элемтәдә булган гыйльми үзәкләр белән, аеруча Татарстан язучылар берлеге белән хезмәттәшлек дәвам итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!