Accessibility links

Кайнар хәбәр

FBI Трампның Флоридадагы резиденциясен тентегән


Мар-а-Лаго
Мар-а-Лаго

Америка мәгълүмат чаралары Федераль тикшерүләр идарәсе (FBI) игътибарын Ак йорттан киткән вакытта элекке президент үзе белән алган хезмәт документлары җәлеп иткән дип яза. Канунга ярашлы, алар дәүләт милке булып санала һәм АКШ дәүләт архивы бу документларны кире бирүне озак таләп иткән.

Дүшәмбе, 8 август кичендә АКШның элекке президенты Дональд Трамп FBI хезмәктәрләре аның Флоридадагы Мар-а-Лаго резиденциясен тентүен белдерде. Трампның шәхси сейфын да ачканнар. Ул үзе бу вакытта Нью-Йоркта булган.

FBI бу тентү турында аңлатма бирүдән баш тарта, әмма Америка мәгълүмат чаралары, үз чыганакларына сылтанып, FBIның игътибарын Ак йорттан киткән вакытта элекке президент үзе белән алган хезмәт документлары, шул исәптән яшерен булганнары да җәлеп иткән дип яза.

Канунга ярашлы, алар дәүләт милке булып санала һәм АКШ дәүләт архивы бу документларны кире бирүне озак таләп иткән. Бер өлеше кайтарылган. Берничә ай элек Дәүләт архивы баш прокуратурага мөрәҗәгать итеп, Дональд Трампны бөтен документларны да тапшырудан баш тарта дип гаепләгән.

Документлар белән бәйле тикшерүдән тыш, Трампның 2020 елгы президент сайлауга йогынты ясарга тырышуы белән бәйле баш прокуратура тикшерүе дә бара. Трамп бу сайлауда җиңелүен танырга теләмәгән иде.

Трамп үзе FBI гамәлләрен хөкем итә: "АКШның элекке президентлары белән беркайчан да мондый хәлләр булмаган. Тиешле дәүләт хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүебезгә дә карамастан, минем йортыма ясалган бу рейд урынлы да, кирәкле дә түгел иде", дигән ул.

Вәкилләр пулатында республикан азчылыгы башлыгы Кевин Маккарти белдерүенчә, әгәр быел ноябрьдә узачак сайлауларда республиканнар Конгресста күпчелекне алса, прокуратураның элекке президентка карата кылган бу гамәлләре тикшереләчәк.

Президент булган вакытта Дональд Трамп шактый вакытын Мар-а-Лаго резиденциясендә уздыра иде, аның бер өлеше гольф-клуб буларак кулланыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG