Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада билгесез затлар сугышка каршы чыккан активист Илмира Рәхмәтуллинаның сеңлесен кыйнаган


Илмира һәм Амрита (уңда) Рәхмәтуллиналар
Илмира һәм Амрита (уңда) Рәхмәтуллиналар

Иртән йөгерергә чыккан кызны ике ир эләктереп алган, яный һәм суга башлаганнар. "Чиратта синең апаң, тагын ләңгелдәсәгез – ныграк эләгәчәк", "Ватанны сату шушылай  була ул" кебек сүзләр әйткәннәр диелә.

Кичә, 18 августта сугышка каршы берничә пикет оештырган активист Илмира Рәхмәтуллинаның кече сеңлесе - Амрита Рәхмәтуллинага ике ир һөҗүм иткән.

Илмира Рәхмәтуллина "ОВД-Инфо"га сөйләвенчә, бу ирләр аны иртән йөгерергә чыккан вакытында каравыллап торган. Алар кызны тотып алганнар, яный һәм суга башлаганнар, "чиратта синең апаң", "тагын ләңгелдәсәгез – ныграк эләгәчәк", "Ватанны сату шушылай була ул" кебек сүзләр әйткән диелә.

Амрита травмпунктка мөрәҗәгать иткән, аның тәнендә кыйнау эзләрен теркәгәннәр,

Үз чыганагына сылтама белән "Idel.Реалии" язуынча, Амритага Уфаның Урманчылар паркында иртәнге сәгать җиделәрдә һөҗүм ясалган. Кыйнаганнан соң, бу ирләр аңа полициягә мөрәҗәгать итмәскә кушкан, "тагын да начаррак булачак" дип янаган диелә. Әмма полициягә бу хакта травмпункт табиблары хәбәр иткән инде.

"Idel.Реалии" чыганагы фаразлавынча, бу Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре яки аларның җинаятьчел даирәләрдәге "агентлары" булырга мөмкин. "Илмира Рәхмәтуллинаны сеңлесе аша куркытырга теләгәннәрдер", дигән чыганак.

Соңгы мәртәбә сугышка каршы пикетка чыкканда Илмираны тоткарлаганнан соң, аларның кайда яшәвен полиция хезмәткәрләре белә иде, ә һөҗүмнең кайда ясалуы исә кызлар артыннан күзәтү оештырган булуларын күрсәтә, дип белдергән чыганак.

Әлегә Рәхмәтуллиналар үзләре элемтәгә чыкмый.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле Илмира Рәхмәтуллина сугышка каршы ялгыз пикетлар оештыра. "Әлбәттә, куркыта, ләкин мин хак эш өчен чыгуымны аңлыйм, алдагы көннәрдә дә чыгачакмын. Бәлки, тагын кемдер үз фикерен үзгәртер, битарафлыктан китәр. Ә моның өчен үз позицияңне башкаларга күрсәтергә кирәк. Укринадагы хәлләр турында дәшмәү туры мәгънәдә дә, күчермә мәгънәдә дә кешеләрне үтерә" дигән иде ул.

Яз һәм җәй эчендә аны дүрт мәртәбә полиция тоткарлады. Соңгы тапкыр 12 августта тоткарланганнан соң, кызга Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG