Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өмәр Байкул: "Татар-төрек фильмы төшерергә хыялланам"


Өмәр Байкул
Өмәр Байкул

Бүгенге көндә күтәрелеш чорын кичерүче төрек киносында татарның да өлеше бар. Хәзерге вакытта Төркия телевидениесендәге популяр "Мизарлык" сериалы режиссерларының берсе – татар егете Өмәр Байкул. Яшь режиссерның бабалары Төркиянең Искешәһәр өлкәсендәге казан татарлары нигез салган Госмания (Kuruhöyük)авылыннан. Өмәр белән төрек киносы феноменының сәбәпләре һәм аның татар киносына кагылышлы өметләре хакында сөйләштек.

Өмәр Байкул Искешәһәрдә туган, гаиләсе хәзер дә Искешәһәрдә тора. Үзе Истанбулда яши. Бабасы Әтһәм Акдем – Казаннан. Башлангыч, урта, югары мәктәпне Искешәһәрдә тәмалаган. Соңыннан Кайсери Эрҗиес университетына укырга кергән, 2014 елда коммуникацияләр факультетының радио, телевидение һәм кино бүлеген тәмамлаган.

Иң соңгы режиссерлык эшләренең берсе – Ans Prodüksiyon һәм Evrensel Film тарафыннан җитештерелеп, Төркиянең D телеканалында чыккан сериалдагы "Karanlığın Gözleri" ("Караңгылык күзләре"), "Ölüm Meleği" ("Үлем фәрештәсе", "Ölüm Bizi Ayırana Kadar" ("Үлем безне аерганчы") һәм "Kabus" ("Куркыныч төш") фильмнары. Шул ук Ans Prodüksiyon ve Evrensel Film студияләренең Netflix платформасында чыгучы "Мизарлык" сериалындагы "Güneşten Daha Sıcak" ("Кояштан да эссерәк"), "Bir Nefes Kadar Yakın" (Бер сулыш кадәр якын"), "Göldeki Kadın" ("Күлдәге хатын") һәм "Düğüm" ("Төен") фильмнарында икенче режиссёр. Музыкаль клиплар да төшерә. Хәзерге вакытта психологик триллер төшерергә әзерләнә һәм киләсе елда төрле платформаларда чыгасы сериал һәм фильмнар эшләвен дәвам итә.

— Төрек киносы Төркиядә генә түгел, башка илләрдә, шул исәптән Русиядә дә популяр. Кайберләрен хәтта дәүләт телевидение каналлары да күрсәтте. Төрек киносы уңышының сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Соңгы вакытта төрек киносы күтәрелеш кичерә

— Соңгы вакытта төрек киносы күтәрелеш кичерә. Бу үсешнең нигезе – соңгы елларда яхшы һәм талантлы режиссер һәм актерлар әзерләүнең алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә артуына, киномәктәпләрнең саны күбәюгә, шулай ук киноматографик белемнең әһәмияте үсүгә бәйле. Шул ук вакытта киносекторның аерым бер тармакка һәм җитди табыш чыганагына әверелү факты да бу сорауга ачыклык кертә. Халыкара кинофестивальләрдә зур уңышка ирешкән төрек фильмнары бар, дөньякүләм билгеле төрек режиссерлары һәм төрек актерлары бар, аларны яраталар һәм аларның уңышларын күзәтәләр. Төркиядә фильм һәм телесериалларны массалы җитештерү сәнәгате бар, шуңа күрә Төркия киноиндустриядә шулай ук мөһим экспортчы булып тора. Аерым алганда, 2001 елда башланган телесериал һәм фильмнар экспорты Төркиягә бу өлкәдә танылу казанырга булышты, төрек режиссер һәм актерлары турында дөнья матбугаты язып чыкты, ә килгән табышка яңа һәм күпкә сыйфатлы контент җитештерелде. Шул сәбәпле Төркиядә күптән түгел Netflix һәм Disney кебек эре ширкәтләр эшли һәм оригиналь төрек контенты җитештерә башлады. Нәтиҗәдә, Төркия киноиндустриясе көннән көн үсүен һәм сыйфатлырак контент җитештерүен дәвам итә.

Сулда Өмәр Байкул
Сулда Өмәр Байкул

— Татар (Татарстан) киносын күзәтәсезме? Сез аны ничек бәялисез?

Казандагы мөселман киносы фестивален күзәтеп барам

— Дөресен әйткәндә, мин Татарстан кинематографиясен күзәтеп бармыйм, биредә татар фильмнарын табу авыр, әмма мин Татарстанда киноны аңлауның үсештә икәнен беләм. Аеруча 2005 елдан Казанда уздырылып килүче Халыкара мөселман киносы фестивален күзәтеп барырга тырышам. Дөньяда беренче Коръән бастырылган шәһәр, Казанда шундый фестиваль уздырылуына мин бик шат. Чит илдән Казанга килүче продюсер, режиссер һәм актерлар татар киносын үстерүгә дә зур өлеш кертәчәгенә ышанам.

— Үзегезнең дә катнашу теләгегез бардыр, бәлки?

— Төркиядә җитештерелгән мин белгән фильмнар ел саен Казандагы мөселман киносы фестивалендә катнаша. Мин дә берәр вакыт үз фильмым белән фестивальдә катнашырга теләр идем. Татар милләтле Төркия режиссеры буларак, фестивальгә кунак итеп чакырсалар, фестивальне күрергә һәм фильмнарны бабам җирендә карарга да бик шат булыр идем.

Сулда Өмәр Байкул
Сулда Өмәр Байкул

— Гомумән, Татарстан белән элемтәләрегез бармы? Хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр киләме?

Татарстан киносына үз өлешемне кертергә шат булыр идем

— Мин 2014 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумында булдым, һәм бу минем Татарстанга беренче баруым иде. Мине татарлар бик яхшы кабул итте, минем бик күп татар дусларым барлыкка килде, кайберләре белән хәзер дә социаль челтәрләрдә аралышабыз. Төркиягә мин Казанга гашыйк булып кайттым. Минем таныш татар хезмәттәшем юк, әмма мин андый милләттәш белән күрешеп, кино һәм телевидение дөньясы турында сөйләшергә, хезмәттәшлек итәргә теләр идем. Татарстанның кино һәм телеиндустриясенә үз өлешемне кертергә, Татарстанда төшерелүче фильм, сериалларда, музыкаль клипларда һәм реклам роликларда эшләргә бик шат булыр идем. Бу яктан мин төрле хезмәттәшлек һәм тәкъдимнәргә ачык икәнемне әйтергә телим. Шулай ук, татар кинематографиясен өйрәнүгә өлешемне кертер өчен, тренинг, интервью һәм семинарларда да катнашырга телим. Мин Төркиягә килергә теләүче милләттәшләремә ярдәм итәргә һәм юнәлеш күрсәтергә теләр идем – алар, теләсә, минем белән элемтәгә керә ала – мин кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә әзер.

— Сезнең татар фильмы төшерү теләге дә юкмы? Ни турында булырга мөмкин ул фильм?

— Әйе, мин бик тә татар-төрек фильмы төшерергә телим. Бу минем бабаларым тарихы. Миндә Төркиядә яшәүче татарлар һәм аларның мөһаҗирлеге турында сөйләүче документаль кинопроект бар, ул Төркиядә һәм Татарстанда төшереләчәк. Бу фильмга җан кертер өчен миңа ярдәм кирәк. Мин әлеге фильмны 2014 елда Искешәһәрдә төшерә башладым, әмма Татарстанда төшереләсе өлешен төшереп бетерә алмадым, чөнки ярдәм тапмадым. Мин әлеге фильмны төшереп бетерергә бик тә теләр идем.

Өмәр Байкул
Өмәр Байкул

Сез кино өлкәсенә ничек килеп кердегез? Режиссер булу теләге кайчан туды?

Шөгылемне һөнәргә әйләндерү бәхете тиде

— Балачактан кино карарга яратам. Шәхсән мин Yeşilçam* киносының зур фанаты. Балачакта Yeşilçam кинотеатрында карамаган фильм калмагандыр, бөтен фильмнарның диярлек репликаларын хәтта яттан беләм. Бераз үсә төшкәч, мин дөнья кинематографын күзәтә башладым, һәм кино минем иң зур мавыгуыма әйләнде. Менә нигә мин режиссер булырга һәм кино төшерергә хыялландым. Гаиләбездә кино яраткан һәм миңа үрнәк бирерлек кешеләр күп түгел иде, киноиндустрия дә мин белгән тармак түгел иде, әмма мин киноны һөнәрем итәргә теләдем һәм кино белеме алдым, университет белемемне дә шул уй белән сайладым. Минем яраткан шөгылем – кино карау, һәм миңа бу шөгылемне һөнәргә әйләндерү бәхете тиде.

— Төркиядә киноиндустриягә эләгү авырмы?

— Киноиндустриягә эләгүе җиңел булмады. Мин укыган университет Кайсерида урнашкан иде, ә киноиндустрия – Истанбулда, ягъни уку урыны белән эш урыны бер-берсеннән ерак ике шәһәрдә. Мине ара ераклыгы куркытмады, һәм мин, тизрәк тәҗрибә туплар өчен, университетның беренче курсларыннан ук семестрлар арасындагы ялларда һәм җәйге каникулда Истанбулга эшкә йөрдем, төрле фильмнарда, сериалларда, музыкаль клипларда режиссер ярдәмчесе булып эшләдем. Университетны бетергәндә мин инде яхшы һөнәри тәҗрибә туплаган идем, һәм бу минем зур өстенлегем булды. Чыгарылыштан соң эш табу проблемы тумады, чөнки яхшы мохиткә эләктем. Күп еллар дәвамында Төркиядә яхшы проектларда режиссер ярдәмчесе булып эшләдем, һәм миңа мәшһүр режиссерлар белән эшләргә туры килде.

*Yeşilçam
1950нче елларда Төркия киносында милли кинематограф үзәге урнашкан урам исеме белән Yeşilçam (Яшел нарат) дип аталган чор башлана. Төрекләр өчен Yeşilçam атамасы американнарның Һолливуд яки һиндларның Болливудына тиң була. 1952 елда гына да биредә 49 фильм төшерелә. 1955-1956 елларда тулыметражлы 60 фильм чыгарылган, ә 1956-1957 елларда – 100гә якын.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG