Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Украина бәйсезлеге көнендә сугышка каршы плакат тотып чыккан студентка беркетмә төзегәннәр


Нәфис Хәертдинов ялгыз пикетта. 24 август 2022
Нәфис Хәертдинов ялгыз пикетта. 24 август 2022

Әлегә Нәфис Хәертдиновка мәхкәмәнең кайчан буласы билгеле түгел.

Уфада 23 яшьлек студент Нәфис Хәертдиновка Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында административ беркетмә төзегәннәр.

Ул бүген, 24 августта Уфа мэриясе каршындагы Ленин мәйданына ялгыз пикетка чыккан, плакатында "Моны 24ендә укыганда нәрсә турында уйлыйсың? #мирумир" дип язылган булган.

Полициягә биргән аңлатмасында Хәертдинов бу плакатым белән "суверен Украина дәүләте җирләрендә хәрби операция уздыруларына риза булмавымны күрсәттем", һәм бу илгә "Русия гаскәрләренең бәреп керүенә каршы чыктым" дигән. Үзенә беркетмә төзүләрен канунсыз дип санавын да әйткән.

Тоткарланган пикетчыга хокукый ярдәмне адвокат Айдар Хызыров күрсәткән. Әлегә Нәфис Хәертдиновка кайчан мәхкәмә булачагы билгеле түгел.

Шул ук вакытта бүген MKset басмасы Уфадагы мәхкәмәнең Никита Каптела исемле иргә "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 30 мең сум штраф салуын язды. Ул машинасы тәрәзәсенә сугышка каршы ябыштыргыч беркеткән булган.

  • 24 августта Украинада Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына да бүген төгәл ярты ел булды. 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергән иде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм яулап алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG