Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә Белем көне: маршта йөрү, сугышны аклау, тоталь контроль


Угра мәктәбендә патриотизм дәресе, 25 апрель 2022
Угра мәктәбендә патриотизм дәресе, 25 апрель 2022

Белем көнендә бүген Русия, республика байраклары күтерелә, гимннар башкарыла. Укытучылар мәктәпкә хәрбилек үтеп керүен борчылып кабул итә. Әмма эшсез калу куркынычы аларны баш ияргә мәҗбүр итә. Шулай да педагоглар фикеренчә, түрәләр хыялланган ватанпәрвәрлек тәрбиясен булдыру фикциягә әйләнәчәк.

Бүген Русиядә иртүк әти-әниләр балаларын матур итеп киендереп, мәктәпкә озатты. Урамнарда чәчләренә ак тасмалар таккан кызлар, галстуклар тагып җитдиләнеп китүче малайларны очратырга мөмкин иде. Һәрберсендә кулында чәчәкләр, бүген укытучылар чәчәкләргә күмелде. Мәктәпләренең ишегалларында оештырылган Белем көне барсында да диярлек бер сценарий нигезендә оештырылды. Тантаналы "линейка"да укучылар тезелеп бастырылды, башта Русия байрагы күтәрелде, аннары Татарстанда – Татарстанныкы, Башкортстанда – Башкортстанныкы. Моны иң яхшы, алдынгы укычыларга башкарырга рөхсәт ителде. Русия гимны, аннары республикаларныкы башкарылды.

Мондый ритуал һәр мәктәпткә диярлек кабатланды, чөнки бу өстән кушылып ясала. Бу – сугыш йогынтысы. Түрәләр бу рәвешле балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә дип ышана. Байракларны чыгару, гимннарны җырлау гадәте 1 сентябрь белән генә чикләнмәячәк, ул атна саен булачак. Һәр дүшәмбе марш белән чыгып байракларны күтәрү, гимнарны җырлау белән башланачак. Шимбә исә байракны төшерү гадәте булачак дип аңлата укытучылар. Әлегә җылы вакытта бу эшләр урамда башкарылачак, салкынайткач, мәктәп бинасына күчәчәк. Бу эш укытучылар, тәрбия буенча мөдир урынбасарларына җилкәсенә төшәчәк.

Моннан тыш яңа уку елында 5-11 сыйныф укучыларына "Разговор о важном" дигән яңа дәрес барлыкка килә. Бу өстәмә дәрес, аны сыйныф сәгатьләрендә уздырачаклар. Бу да сугыш йогынтысы. Укытучылар балаларга Русиянең Украинада алып барган сугышын аклап сөйләргә тиеш булачак, нәрсә ул фейклар, Көнбатышның йогынтысы, мәгълүмат сугышы турында да аңлатырга тиеш. Мартта ук башланды бу эш, әмма системга салынмаган иде. Хәзер исә "тәртипкә" салына. "Методичкалар" әзер. Ничек сөйлисе, нәрсә сөйлисе, нәрсәгә басым ясыйсы - Мәскәү идеологлары барысын да хәстәрләгән. Бу эшне сыйныф укытучылары, тарих фәне укытучылары башкарачак.


Укытучыларга бу өстәмә эш, алар арасында өстә санап кителгән барлык яңалыклар да "совок"ның кире әйләнеп кайтуы дип кабул ителә. Әлбәттә, башкача да фикерләүчеләр бар. Укытучылар күндәм халык, каршы дәшми, әйткәнне үти. Шулай да Азатлык аралашкан Татарстан, Башкортстан укытучылары Мәскәүдән төшерелгән фәрманнар күз буяр өчен генә эшләнәчәк һәм мондый ватанпәрвәрлек белән уйнау, мәктәпне идеология тарату урынына әйләндерү тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин дип саный. Белем көне белән котлаганда да аларның күбесе бәйрәм хисе юк, балалар белән эшләргә күңел үсми дип җаваплады.

Чаллының 24нче мәктәбендә тарих укытучысы Раушан Вәлиуллин өчен дә бүген бәйрәм түгел. Уку елы башланыр алдыннан мәктәп мөдире аның кабинетында якын арада видеокамера урнаштырылачагы, сыйныф җитәкчелегеннән алынуы, мәктәп музее өчен җаваплылыктан да бушатылуы турында хәбәр иткән. Моннан тыш аның дәресләр саны да киселгән, җәмәгать белеме дәресләрен дә аннан тартып алынган, ул хәзер бары тик 5-7 сыйныфларга гына белем бирә алачак. Ә бу хезмәт хакының кимүе дигән сүз. "Сәгатьләрем күп булганда, сыйныф, музей белән җитәкчелек иткәндә аена 35 мең сум җыела иде, хәзер исә мин 14-15 мең сум алачакмын. Укытучылык - минем яраткан һөнәрем, балалар белән эшли беләм. Китәргәме? Шулай итүемне телиләр. Хатын белән сөйләштек, чит илгә чыгып китүне дә уйлый башладык", ди ул аптырап. Раушан – өч бала әтисе, билгеле, бу акчага ул гаиләсен тарта алмаячак. Вәлиуллин моны басым буларак кабул итә, эштән китәргә, һөнәр алыштырырга мәҗбүр итәрлек махсус шартлар куела, дип саный ул.

Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

Вәлиуллин – хакимият өчен тамактагы кылчык кебек. Ул Татарстанда билгеле активист, ачыктан-ачык коррупция турында сөйләде, 2013 елда сәясәтче Алексей Навальныйның Мәскәү мэриясенә сайлау кампаниясендә волонтер булып эшләде, Чаллыда төрле сәяси акцияләр оештырды. Өендә тентүләр дә булды, басым ясалып эштән дә куылды, әмма мәхкәмә аша кире укытучылык эшенә кайтты. Русия Украинага бәреп кергәннән соң ул үзенең социаль челтәрләрендә моңа каршы булуын язды. Мөгаллим сүзләренчә, мәктәп мөдире дә, куәт структуралары вәкилләре дә видеокамералар урнаштырып, аның балаларга сәясәт турында сөйләвеннән курка дип фаразлый һәм Белем көне алдыннан педсоветта укытучыларга ничек эшләүләре турында аңлату булганын сөйләде.

Конституциядә "бер идеология дә мәҗбүри урнаштырыла алмый" дип язылган

— Бу – әкият! Мин үз дәресләремдә берчакта да темадан тайпылмадым, сәясәтне аңлатмадым, кануннарны беләм. Мәктәптә сәяси эшчәнлек алып бару тыела. Русиядә сугышка каршы фикер әйткән укытучыларга штрафлар салганда, эшләреннән куган шартларда кабинета видеокамераларны урнаштырып, күзәтү оештырып, мине җинаятьтә тотарга телиләр. Җинаять эше ачып, мине эштән җиңел генә куарга телиләр, — ди ул. — 29 август педсовет утырышы булды. Укытучылар балалар белән идеологик тәрбия эшен алып бару ук регламентка язып куелган иде. Нинди идеология? Нинди идеологик тәрбия? Мәктәп – белем бирү урыны. Русия Конституциясендә "бер идеология дә дәүләт яки мәҗбүри итеп урнаштырыла алмый" дип язылган. Ачыктан-ачык әйтәләр моны, оялып та тормыйлар.

Вәлиуллин өстән кушылган һәр әйбер яшьләрдә протест, нәфрәт тудырачак дип саный. "Түрәләр Көнбатышка каршы нәфрәт тәрбияләргә тырыша, Русияне санкцияләр белән буалар, Русия каһарманнарча гаделлек өчен Көнбатышка каршы көрәшә, бу – безнең Ватан, аның өчен җан бирү дә игелекле гамәл дип сеңдерергә тели. Барып чыкмаячак, яшьләр ябык геттода яшәргә теләми", ди ул.

Мөгаллим үзен Джордж Оруеллның антиуптопиясендә яшәгән кебек хис итәм дип сөйли. "1984" әсәрендә тасвирланган күзәтү астында яшәү, методичкаларга нигезләнеп солдат кебек эшләү хәзер чынбарлыкта ди ул. Оруеллдагы тасвирланган тоталь курку укытучыларны да биләп алды, укытучылар арасында бер-берсенә теләктәшлек күрсәтү генә түгел, хәтта каршы сүз яки сорау бирү дә юк ди ул.

Әмма каршы дәшмәү хакимият сәясәте белән килүшү дигән сүз дә түгел. Азатлык аралашкан башка укытучылар үз исемнәрен атап сөйләргә теләмәде, әмма алар фикеренчә, хакимиятнең мәктәпләрдә миллитаристик мохит ясавын педагоглар алкышлап кабул итми.

Татарстанның авыл мәктәбендә балаларга тарих дәресен укыткан педагог – яңа буын кешесе. Ул совет вакытында яшәмәгән, китаплардан, кешеләр сөйләгәннәрдән генә беләм ди. Мәктәп укытучылары политрукларга әйләнүен авыр кичерәм дип хисләре белән уртаклаша. Аның фикеренчә, түрәләр, куәт структураларында эшләүчеләр уйлап чыгарган идеология, хәрби системның корбаннары гади кешеләр булачак, "аларның үз балалары үрә катып гимн җырламас, байрак тотып чапмас, чөнки алар йә элиталы мәктәптә, йә чит ил уку йортларында белем ала".

Балалардан байрак күтәртеп, гимн җырлатып ватанпәрвәр ясап булмый

— Совет берлегендәге хәлләрне сөйләгәннәрдән беләм. Дөнья алга барганда, кешеләр оекка чиратта торганын көлеп кабул итә идем һәм бу систем кире кайта алмас кебек иде. Кайта ала икән, әмма балалардан байрак күтәртеп, гимн җырлатып ватанпәрвәр ясап булмый, — ди ул. — Балалар чит илдә ясалган телефоннар, компьтерларны белә, технология алга барганын күрә, дөнья илләре галәмгә очуда ярыша, ясалма интеллект барлыкка килә... Ә без аларны марш атлатып нәфрәт кенә уятачакбыз. Тезелешеп басарлар алар, алгы сафта торучылар көлмәскә тырышыр, артта торучылар мәзәкләр сөйләшеп көләр, укытучы тыярга тырышыр... Шимбә көнне дәресләр бетүгә урамга туп тибәргә дип торып чапкан балаларны "линейка"га җыеп дүшәмбе күтәргән байракны төшерүдә катнашуга күндергендә аларның күңелендә нинди хис туачак? "Абый, ул байракны бер элгәч, ник төшерәбез соң?" дип көләчәкләр. Башта көлерләр, аннары ачулары чыгачак, аннары протест белдерәчәкләр, нәфрәтләнәчәкләр. Шуның белән тәмамланачак бу уен.

Ул педагоглар җыелышында "дөрес итеп" укыту, сөйләү турында аңлату булды, әмма тирәнгә китү булмады ди. Укытучы риза булмаска мөмкин бу үзгәрешләргә, әмма, аны мәктәп мөдире, РОНОга, мәгариф министрлыгына сорау бирүгә, килешмим дип әйтүгә ай саен федераль бюджеттан түләнгән һәм укытучыларның теленә "Путинның 5 меңе" дип кертелгән сүзтезмә тотып кала. Акчасыз, эшсез калырга курка алар, дип аңлата Азатлык әңгәмәдәше. Укытучылар тел яшерүне хәерлерәк дип санаса да, мәктәптә хәрбилек белән уйнау формализмга әйләнәчәк дип саный мөгаллим. "Разговор о важном" дәресен хисап өчен генә уздырылуга җитәчәк дип фаразлары белән уртаклашты.

Укытучыларга оппозициядәге медианы укымаска, аннан мәгълүмат алмаска дип әйтелде

— Мәктәптә җыелыш булды, сугышны ничек "дөрес" итеп аңлатырга кирәклеге әйтелде. Укытучыларга тыелган, оппозициядәге медианы укымаска, аннан мәгълүмат алмаска дип әйтелде. Дәүләт газетлары, телеканаллары бар, шуннан файдаланыгыз диелде, әмма исемлек бирелмәде. Аңа кадәр җитмәгәнбез, күрәсең. Дәүләт медиасы бары тик тикшерелгән мәгълүмат белән эш итә, диелде. Ягъни бер якны гына аңлатырга тиеш булачакбыз. Русия пропагандасы гына яңгырытыларга тиеш балаларга да, — дип сөйли тарих укытучысы. — Класстан тыш дәрес булганга күрә аңа укучылар теләр-теләмәс киләчәк, дәресләр бетүгә баланың урамга чыгып таясы килә яки дәресләр алдыннан таңнан кемнең килеп утырасы килсен? Бер-ике дәрес узар ул, балаларны тезеп утыртырлар, аларны видео яки фотога төшерерләр дә мәгариф министрлыгына хисап буларак җибәрерләр. Узганмы? Узган! Тагын ни кирәк? Мондый хисап бирү системы инде күптән гамәлдә. Фото булса, җиткән.

Чынында күп нәрсә мәктәп мөдиреннән тора. Ул 100 процентка дәүләт кушканны үтәүне таләп итәрме, әллә ул да күз йомармы? Солдатка әверелсә, укытучыларга авырга төшәчәк.

Башкортстанда да шул ук хәл. Республиканың авыл мәктәбендә 20 ел буена балаларга белем бирүче педагог уку йортларына хәрби атрибутлар, сугыш темасының үтеп керүе, идеология булдыру, "совок" системының иң начар якларын кайтарырга тырышу уңай нәтиҗәгә китерә алмас, дигән фикердә.

Патриотизм дип "совок"ны сагынучылар аны кайтарырга тели

— Маршлар, байраклар, гимнарны җырлау кирәк ул, әмма ул тантаналы вакытта гына, сирәк-мирәк кенә урынлы. Көн саен матур кием кигәндә аның тантаналыгы юкка чыккан кебек атна саен үрә катып йөрүләр, гимн җырлауның да кадере калмый. Өстән кертелгәннең бәрәкәте юк, — дип хисләре белән уртаклаша ул. — Бу – СССРны комадан чыгару тырышлыгы. Патриотизм дип "совок"ны сагынучылар аны кайтарырга тели. Мин СССРда үстем, әмма аның ялган булуын барысы да белә иде. Бу да шулай.

Мәктәптә сугыш тематикасын кертүне күңел кабул итми. Менә махсус "шәйморатовчылар" сыйныфлары барлыкка килде Башкортстанда. Безнең район үзәгендәге мәктәптәге бер бишенче сыйныфны шулай оештырдылар. Шайморатовчы балалар дигәндә турыдан-туры Украинага, сугышка киткән батальон белән ассоциация туа. Мәктәптә укучылардан сугышка китүче хәрбиләрне әзерлиләр дип кабул ителә. Төньяк Корея моделе. Әмма бу формализмга әйләнер дип ышанам. Укытучылар үзләре дә бер дә куанып кабул итми моны. Уф та уф киләләр. Кушылгач, эшләячәкләр, әмма ихлас булмаячак.

Мөгаллим укытучылар туплантысында "Разговор о важном" дәресе кертелүенә аерым басым ясалмады, бу темага сөйләшүләр аерым бара дип шикләнә ул. Иң авыры тарих укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләренә төшәчәк ди әңгәмәдәш. Аларга балаларны алдарга, төрлечә акланырга туры киләчәк, ди ул.

Сугыш, яңа җирләрне яулау темасына басым ясау – наданлык

— Минем сыйныф юк, шуңа бу эштә катнашмаячакмын. Аллаһ саклады. Әмма өстән төшерелгән "методичкалар" белән танышмын. Анда "ЛНР", "ДНР"лар барысы да язылган. Русия хакимияте аклана. Бер дә риза түгелмен. Гомумән, бу теманы мәктәпкә кертү – хата. Балаларның башларына сеңдереп нәрсәгә ирешергә телиләр? "Вождь"не данлаучылар армиясен үстерергә теләүме бу? Сугыш, яңа җирләрне яулау темасына басым ясау – наданлык. Туган җирне ярату, нәселне өйрәнү, чыгып елга буйларын чүптән тазарту, табигатьне өйрәнү, аның уникаль булуына гаҗәпләнү – менә шушы ул ватанпәрвәрлекне тәрбиләү ысуллары,— ди ул.

Мөгаллим әлегә укытучыларга басым артык сизелми, тоталь контроль дә урнаштырылып бетмәгән, әмма шул якка таба бару сизелә диде. Укытучылар бәләкәй хезмәт хакы ала, җилкәләренә өстәмә функцияләр аудырылса да, алар дәшмәүне хуп күрә. Бу эшне югалтуга да, куркытылуга да бәйле дип аңлата ул.​

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG