Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда югары түрәләрне саклауга ел ахырына кадәр 2,5 млн сум тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кырмыскалы районы Вязовка авылы янында, Уфадагы ике урамда һәм түрәләр яши торган "Айгөл" кунакханәсендә тикшереп уздыру капкалары булачак диелә. Хезмәткәрләр ул урыннардагы кешеләрнең иминлеген сакларга, гадәттән тыш хәл чыкса, аларны эвакуацияләргә тиеш булачак.

Башкортстанда югары дәрәҗәле түрәләрне саклауга бу ел ахырына кадәр 2,5 млн сум тотачаклар, дип яза Mkset сатып алулар сайтындагы документларга таянып.

Кырмыскалы районының Вязовка авылы янында, өч тикшереп уздыру капкасына хезмәткәрләр куеп, Кырмыскалы районының Вязовка авылыннан 1,8 км ераклыкта 23 һектар мәйданлы җирне сакларга кирәк диелә. Мәгълүмат чаралары элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның һәм башкорт түрәләренең шәһәр читендәге резиденцияләре биредә урнашуын язган иде.

Дүрт пункт Уфада урнашкан, аларның икесе Зорге урамындагы хөкүмәт резиденциясенә куела, сакчылар 1,9 һектар җирне котроль итәргә тиеш. Тагын ике пост Пушкин урамындагы объектта, ул 0,9 һектарлы.

Уфадагы "Айгөл" кунакханәсендә дә сакчылар булачак. "Айгөл" кунакханәсендә Башкортстанга башка төбәктән җитәкчелек итәргә килгән түрәләр яши, мәсәлән сәламәтлек саклау министры Ирина Кононова – апрельдә аның бүлмәсендә тентү узган иде.

Кунакханәдә бер пост булачак. Бина дүрт катлы, аларда барлыгы 24 бүлмә урнашкан. Барлык постлар да тәүлек әйләнәсе эшләргә тиеш диелә.

Заказ бирүче сак хезмәте өчен сәгатенә 109 сум түли. Хезмәткәрләр объектлардагы кешеләрнең иминлеген сакларга, гадәттән тыш хәл була калса, аларны эвакуацияләргә тиеш.

Моннан тыш территориягә рөхсәтсез чит кешеләрнең һәм хайваннарның керүен булдырмаска, капка-ишекләрнең, йозакларның төзеклеген карап торырга кирәк диелә.

Сакчылардан бу объектлардагы мәгълүматларны таратмау, фото-видео төшермәү, тавыш яздырмау таләп ителә. Аларның утлы коралы һәм кул богаулары, җилем таяклары булырга тиеш диелә.

Элегрәк басма Хуҗалык идарәсе дәүләт оешмасының елның икенче яртысында Республика йорты, Дәүләт җыены йорты биналарында сак хезмәте өчен килешү төзүен хәбәр иткән иде. Коралсыз килеш сакта торган өчен сәгатенә 150 сум, корал белән исә 165 сум түләячәкләр. Ярты ел эчендә түрәләрнең хакимият биналарындагы иминлегенә 18,6 миллион сум тотачаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG