Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәктәпләр өчен өстәмә федераль програмнар кертергә җыеналар


Архив фотосы
Архив фотосы

Ул урыс телен Русиянең барлык мәктәпләрендә дә бер тәртиптә укытуны күзаллый. Канун язучылар туган тел дәресләрен телгә алмый.

Русия думасында өстәмә федераль белем бирү програмнарын (ФООП) кертү турында канун өлгесе әзерләнгән. Әлеге тәкъдим белән бер төркем депутат чыккан.

Яңа үзгәрешләр федераль белем бирү стандартларына һәм үрнәк планнарга өстәмә програм кертүне күздә тота. Канун өлгесенең аңлатмасында язылганча, бу програм башлангыч сыйныфларда урыс теле, уку, әйләнә-тирәне өйрәнү дәресләрендә мәҗбүри кулланылырга тиеш булачак. Урта һәм чыгарылыш сыйныфларында да урыс теле, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, география, тормыш иминлеге нигезләре өчен мәҗбүри кертеләчәк.

Башка дәресләр өчен яңа стандартларны тулысынча, яки өлешчә кулланып булачак. Шул ук вакытта белем бирү йортлары үз програмнарын булдыра ала, әмма ул ФООП таләпләреннән кимрәк булмаска тиеш, диелә. Туган тел дәресләрен канун язучылар телгә алмый.

ФООП үз эченә федераль укыту планын, федераль укыту графигын, дәреслекләрнең, курсларның федераль эш програмнарын, федераль тәрбия бирү програмын, федераль тәрбия бирүнең календарен булдыруны ала. Шул рәвешле ул белем бирүнең эчтәлегенә таләпләр куелачак диелә.

Шулай ук әлеге програмга туры киләчәк яңа дәреслекләр булдырылачак, искеләре гамәлдән чыгарылачак. Бу "бердәм мәгариф програмнарын тормышка ашыру өчен эшләнә" дип аңлатканнар. Канун язучы депутатлар бүгенге дәреслекләрдә "хаталар да, төгәлсезлек тә, кайвакыт Русиягә каршы пропаганда" барлыгын әйткән.

Яңа стандартның кирәклеген депутатлар бердәм мәгариф системын булдыру, балага мәктәпне алыштыруда җиңеллек тудыру өчен мөһим дип аңлаткан.

Яңа белем бирү програмнарын Русия мәгариф министрлыгы эшләячәк. Канун кабул ителгән очракта, ул киләсе елның март аенда әзер булыр һәм 2023 елның сентябреннән гамәлгә керер дип көтелә.

  • Бу уку елында мәктәпләрдә белем бирү яңартылган федераль стандартлар нигезендә алып барыла башлады. Яңа укыту програмы нигезендә туган тел дәресләре ике тапкырга кимергә мөмкин. Аерым үрнәк програмнар туган тел укытмауны күздә тота. Быелдан мәктәпләрдә ата-аналар гариза язып туган тел урынына дәүләт теле буларак татар телен укый ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG