Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышта үлүче хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле акчаны ихтыяриларга да бирмәкчеләр


Украинада сугыш. Архив фотосы
Украинада сугыш. Архив фотосы

Бу тәкъдимне республиканың хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ясаган. Документны кабул итсәләр, сугышта һәлак булган ихтыяриларның гаиләләренә дә республика бюджетыннан ике миллион сум акча биреләчәк.

Башкортстанда Украинага каршы сугышта үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле түләүләрне һәлак булган ихтыяриларның гаиләләренә дә бирергә тәкъдим итәләр. Бу тәкъдимне республиканың хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ясаган.

Министрлык бу документны иҗтимагый фикер алышулар өчен үзенең рәсми сайтында чыгарган. Фикерләр 19 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Документта Башкортстанда туган, яшәгән яки күмелгән ихтыяриларны хәрбиләр дип карарга тәкъдим ителә.

Кабул ителә калса, бу документ рәсми чыккан көненнән алып үз көченә керәчәк һәм Башкортстанда быел 31 мартта кабул ителгән канунга кагылачак. Мартта республика Корылтае депутатлары берьюлы өч укылышта һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына өстәмә социаль ярдәм чаралары турында канун өлгесен кабул иткән иде.

Сүз һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрендәге һәр әгъзага тигез итеп, республика бюджетыннан ике миллион сум күләмендә, берьюлы түләнә торган акчалата ярдәм бирү турында бара.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.

Бу атна башында Хәбиров хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип искәртте һәм иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дип, республика җитәкчеләренең исенә төшерде.

Шулай ук кичә, 14 сентябрьдә ул Украинага каршы сугышта катнашкан "каһарманнарга" республикада һәйкәл куярга тәкъдим иткән иде. "Безгә "махсус хәрби операциядә" катнашкан һәм һәлак булган егетләрнең истәлеген мәңгеләштерү турында уйларга кирәк", дип белдерде Хәбиров.

Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгы сафларда.

Азатлыкның ачык чыганаклардан туплаган исемлегендә Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган 178 ир-егетнең фамилиясе бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG