Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нариман Джелял: "Башка чара калмаса, Кырымны хәрби юл белән азат итәргә кирәк"


Нариман Джелял
Нариман Джелял

"Кырымда, хәтта монда төрмәдә дә, Украинада барган хәлләргә өмет белән карыйлар", дип язды кырымтатар сәясәтчесе һәм активист, Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял. Ул Украина кораллы көчләренең тырышлыклары Украинаның бөтен җирләрен кире кайтарырга сәләтле дип саный. 

Кырымтатар сәясәтчесе һәм активист, Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял төрмәдән "Крым.Реалии" сорауларына җавап биргән. Русия мәхкәмәсе аңа 17 ел кырыс тәртипле колония хөкеме чыгарды. Редакция адвокатлар аша Джелялга сораулар язып җибәргән. Нариман 7 биттә язмача җавап биргән. Аның җавапларын кыскача татар телендә дә бирәбез.

Белешмә: Нариман Джелял

Нариман Джелял – Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, сәясәтче һәм активист.

1980 елда Үзбәкстанда туган. 1980нче еллар ахырында гаиләсе белән Кырымга кайта, Джанкойдагы мәктәптә укый. ATR телеканалында алып баручы, "Авдет" газетында хәбәрче булып эшли һәм Акмәчет халыкара мәктәбендә тарих һәм хокук белеме укыта.

2013 елдан алып Кырым аннексиясеннән соң Русия хакимияте Мәҗлес эшчәнлеген тыйганчыга кадәр аның рәисе урынбасары, мәгълүмати-аналитик бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли.

2018 елның ноябрендә Русиянең ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

2022 елның 21 сентябрендә 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Хөкем карары турында

— Әлеге хөкем карары Русиядә сәяси режим мисалын күрсәтә. Юриспруденция нигезләре белән таныш теләсә кем моны укыгач, мәхкәмә канун һәм гаделлек тантанасына ирешүен түгел, ә оятсыз һәм канунсыз рәвештә хакимият мәнфәгатьләрен хезмәтләндерүен күрер. Бу башкаларга сабак булсын дип тә эшләнә. Башка нәтиҗә көтмәгән дә идек.

СИЗО шартлары, хатыны белән очрашулар

Нариман Джелял тикшерү изоляторында утырган бер ел эчендә бик күп сәяси тоткыннар белән танышкан. Яһвәчеләр шаһиты Сергей Люлин, террорчылыкта гаепләнүче журналистлар Влад Есипенко, Раиф Февзи, Ансар Османов, Марлен Мустафаев һәм башкалар; янәсе шартлаткыч белән тотылган Ирина Данилович, Максим Люсик һәм Бекир Муртазаев; "ут төртүчеләр" дип танылган "Богдан Зиза, Игорь Купич һәм Азиз Файзуллаев, Херсон өлкәсеннән "ихтыярилар" Арсен Ибраимов, Насрулла Сейдалиев, Алексей Киселев һәм башкалар.

— Безнең эшләр охшаш, кайбер нечкәлекләре генә аерылып тора. Төрле декорациягә кертелгән шул ук ялган. Күпләр мондый хәлдә калачакларын көтмәгән, мин мондый куркыныч булачагын фаразлый идем. Без танышырга, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтергә тырышабыз. Бәла килгәндә ялгызың булмауны аңлау сине ныгыта һәм башкаларга теләктәшлек күрсәтергә дә ярдәм итә.

Джелял сүзләренчә, изолятор шартлары начар, ләкин йөзләрчә тоткын анда исән кала ала. Үземә турыдан-туры басым булмады, ләкин төрмәдә утыру, тоткыннарга тиешле күп әйбернең булмавы психололгик киеренкелеккә китерә һәм сабырлык сорый ди ул. Активист дусты Асанны ике ай "карантинда" начар шартларда тотуларын, икенче бер танышын инде елдан артык ялгызын бер камерада тотуларын җәзага тиңли.

Нариман Джелялның хатыны Левиза — аның җәмәгать яклаучысы. Шуңа күрә Левиза Нариманны кабул итү көннәрендә күрергә хокуклы. Ләкин бу мөмкинлек аңа 2022 елның 18 февралендә генә бирелгән, ягъни Джелял тотылып ярты ел узганнан соң гына. Шулай ук кабинетлар җитмәүлектән адвокат яки яклаучыга СИЗОга эләгүе авыр. Төннән үк чиратка басарга кирәк. "Җәмәгать яклаучысы буларак ул бик зур һәм мөһим эшләр башкарды", ди Нариман Джелял хатыны турында.

Украинадагы хәлләр турында

Нариман Джелялга телевизор карау мөмкинлеге бирелмәгән. Мәгълүматны ул авдокатларынан, башка тоткыннардан ала. Оператив мәгълүмат ала алмау минем өчен җитди сынау булды ди ул. Хәзерге вакытта Джелял утырган махсус блокта шундый гадәт урнашкан: кемнең камерасында телевизор бар, шулар яңалыкларны карап башкаларга сөйли. Дөрес, ул Русия пропагандасы яңалыклары гына.

Джелял украиннар бүгенге көндә зур батырлык күрсәтә дип саный.

— Мин шулай ук дәвам итүләрен телим. Украиннар бүген батырлык күрсәтә. Без меңнәрчә гомерләр, меңнәрчә язмышлар белән түләнгән ирек һәм бәйсезлек бәясен аңлый башладык.

Без дәүләтебездән дошмани булган элементларны бәреп чыгарырга тиеш. Узган гасырның 80нче елларында Европаның соцлагерь илләре: Польша, Балтыйк буе, Чехия һәм башкалар кебек. Без берләшүне дәвам итәргә тиеш.

Һәм мин Украина президентыннан шундый милли берләшү өчен нигезне киңәйтүне сорыйм. Ышаныгыз, минем сүзләр нигезсез түгел, Кырымда, хәтта монда төрмәдә дә, Украинада барган хәлләргә өмет белән карыйлар, - ди Джелял.

Кырымны кире Украинага кайтару турында

Украина кораллы көчләренең баш җитәкчесе Валерий Залужный Кырымны деоккупацияләү гамәлләре 2023 елда башланырга мөмкин, ләкин моның өчен беректәш илләрдән өстәмә корал һәм бригадалар кирәк диде. Журналистлар Нариман Джелялдан Кырымны хәрби юл белән кайтарып буламы дип сораган.

— Була, әгәр, кызганычка каршы, башка юл калмаса. Яки бу төрле вариантларның кушылмасы булачак. Вакыт мәсьәләсе бик мөһим. Һәр ел Украинага "деоккупация" проблемнары өстәп тора, җирләрне генә түгел, кешеләрне, безнең ватандашларны да. Бүген Украинага бик зур халыкара теләктәшлек бар, моны кулланырга кирәк. Шулай ук ил эчендә рухи күтәрелешне дә. Башка мондый шанс булмаска мөмкин, - Джелял.

Шул ук вакытта ул Кырымны дипломатик юл белән кайтару мөмкинлекләре дә әлегә бар дип саный. Ләкин Кырым халкын реинтеграцияләү мәсьәләсе авыррак.

— Моны кичә үк башларга кирәк иде. Күп кенә адымнар ясалса да, тагын да күбрәк ясап була иде. Кырымда Киевның анык сигналлары ишетелергә тиеш, киләчәк аңлаешлы булырга тиеш. Кремль һаман да "наци режимы" һәм башка әйберләр белән аларны куркытып тора.

Кануни карарлар кирәк. Бүгенге кануннарда оккупациягә ярдәм итүчеләргә җаваплылык каралмаган. Ә без, Крмельдән аермалы буларак, башбаштаклык белән шөгыльләнмәскә, ә канун нигезендә эшләргә тиеш.

Кырымны кайтару белән кем дә булса шөгыльләнәме? Әллә тагын "киевларны", "львовларны", "днепрларны" һәм шуңа охшашларны җибәрәләрме? Ә бит Украинаның азат җирләрендә Кырым кешеләре бик күп, бигрәк тә студентлар һәм азат Кырымда халык аларны дөрес кабул итә алачак.

Оккупация барлыкка килгән милек мәсьәләсе турында җитди фикер алышулар бармы? Һәм башка гамәли һәм психологик сораулар кала. Мин әлегә Кырым статусы турында дипломатларча дәшми торам. Бу хакта фикер алышулар башланырга тиеш иде, ләкин әлегә бу юк, - ди Джелял.

Рәҗәп Эрдоган ярдәмендә иреккә чыгу турында

Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Мостафа Джемилев Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Нариман Джелялны азат итү турында сөйләшәчәкмен диде. Моңа кадәр Төркия ярдәме белән Мәҗлес вәкилләре Ильми Умеров һәм Ахтем Чийгоз иреккә җибәрелгән иде. Джелял мондый сөйләшүләр барганын белә, ләкин Кремльнең бүгенге психологик торышын исәпкә алганда, шансларның зур булмавын аңлый.

— Шуны гына әйтә алам, безнең абруйны төшерми торган теләсә нинди юл белән үз ватандашларыбызны Русия төрмәләреннән азат итүгә ирешергә тиешбез дип һәрвакыт санадым.

Тулы мәкалә Крым.Реалии сайтында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG