Русиядә игълан ителгән мобилизациягә Татарстан табиблары да алыначак. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде. Бүген, 30 сентябрьдә узган матбугат очрашуында ул мобилизацияләнгән кешеләргә вакцина ясатылачагын әйтте.
"Хәзерге вакытта күпме медицина хезмәткәре алыначагын әйтә алмыйм, чөнки бу эш сәгать саен алып барыла. Татарстан читтә калмаячак. Мобилизациягә алынырга тиешле медицина хезмәткәрләре алдында куелган барлык бурычлар үтәләчәк", диде ул.
Бүген узган матбугат очрашуында Владимир Жаворонков мобилизациягә алынучылар табиблар бригадасы күзәтүе астында булуын әйтте. Алга таба аларга вакцина да ясатылачак.
"Без мобилизациягә эләгүчеләрнең туплау пунктларында тулысынча оешуын көтәбез. Саклану министрлыгы белән сөйләшүләр үткәрдек. Без анда кешеләргә грипптан, коронавирустан һәм кирәк икән башка авырулардан да вакцина ясарга җыенабыз", диде ул.
Моңа кадәр хокук яклаучылар мобилизацияләнүчеләр "хәрби күнегүләрдә катнашмый, медицина комиссиясе дә узмый, бернинди әзерлек тә үтми" дип белдерде. Повестка килгән Камал театрының скрипачысы, концертмейстеры, 29 яшьлек Казан егете Илдар Ибраһимов бернинди медицина тикшерүе уздырылмавы турында сөйләгән иде.
Русиянең Украинага каршы сунышны 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый.
21 сентябрьдә Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу Русиянең резервтагы 300 мең хәрбиен Украинага каршы сугышырга җибәрәчәкләрен әйтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!