Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Пригожин белән яңа видео чыкты: "Вагнер"дан яки лаеклы ялга яки табутта гына китәргә мөмкин


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Евгений Пригожинның Украинага каршы сугышта катнашкан дип фаразланучы элекке тоткыннар белән әңгәмәсе таралды. Видеодан күренгәнчә, Пригожин әңгәмәдәшләренең - дүрт ирнең дә аяклары өлешчә юк. Әмма аларның икесе протез куйдыргач кабат "Вагнер"га кире кайтачагын әйтә.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручыларның берсе Евгений Пригожинның Русия тоткыннары белән сөйләшкән видеосы чыкты, бу ирләр Украинага каршы сугышта катнашкан дип фаразлана.

Язмадан күренгәнчә, Пригожин белән сөйләшеп утырган дүрт ирнең аяклары өлешчә юк.

Baza язуынча, Украинага каршы сугышырга киткән тоткыннарны ярлыкаганнар. Шул ук вакытта, Пригожин белән әңгәмәдән аңлашылганча, аларның берсе авыр җинаять өчен хөкем ителгән булган, аны 23 елга ирегеннән мәхрүм иткән булганнар, ул шуның ун елын гына утырган.

"Элек син канун бозучы идең, ә хәзер сугыш каһарманы", ди аңа Пригожин. Аның әйтүенчә, "гомер буе өйрәтелгәннәр кача, беркем өйрәтмәгәннәр алга бара, аларга барыбер".

Башка ике тоткын протезлар ясатып алганнан соң "Вагнер"га кире кайтырга җыенуын әйтә. Пригожин аларның бу ниятләрен хуплый: "Хосусый хәрби ширкәттән өлкәнәеп лаеклы ялга яки цинк табутта гына китәргә мөмкин. Калганнар барысы да кире кайта", ди ул.

Бу видеоязманың кайчан һәм кайда төшерелүе хәбәр ителми.

  • Сентябрь ахырында Пригожин "Вагнер"га нигез салучы булуын таныган иде. Аны 2014 елның язында – "Донбасста урыс халкы геноциды башлангач" оештыруы турында сөйләде. Элегрәк ул мәхкәмәләрдә "Вагнер" хуҗасы булуын кире кагып килде.
  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде.
  • "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан иң сугышка сәләтле хәрби бүлекчәләрнең берсе булып санала.
  • Евгений Пригожин Русиянең "трольләр фабрикасы" буларак танылган Интернет-тикшерүләр агентлыгы белән бәйле рәвештә, һәм АКШтагы президент сайлауларына Русиянең тыкшынуы ихтималы аркасында, АКШ чикләүләренә эләкте.
  • 2022 елның июлендә АКШ Евгений Пригожин һәм "трольләр фабрикасы" турында мәгълүмат өчен 10 миллион доллар бирергә вәгъдә итте. игълан итте.
  • "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Ливиядәге эшчәнлеге өчен Пригожинны 2020 елда Европа берлеге белән Британия дә чикләүләр исемлегенә кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG