Русия аннексияләгән Кырымда аз санда иран хәрбиләре бар, алар дроннар ярдәмендә Украинаның сивил һәм инфраструктура объектларына һава һөҗүме оештыруда катнаша. Бу хакта пәнҗешәмбе, 20 октябрьдә АКШның дәүләт иминлеге мәсьәләләре шурасы матбугат секретаре Джон Кирби белдерде.
Иран аларны русияләргә хәрби дроннар очыртып җибәрергә булышу өчен җибәргән диелә.
Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы хәрбиләре Кырымда булуын, аларның русияләрне иран дроннарын кулланырга өйрәтүе турында Британия хөкүмәте дә белдерде.
Кирби әйтүенчә, Байден хакимияте Иранга каршы яңа санкцияләр кертергә һәм бу коралларны Русиягә сатуны авырлаштыру юллары табарга җыена.
Иран дроннары белән Украинадагы һәдәфләргә беренче һөҗүмнәрен ясаганда ук Русия проблемнар белән каршылашты, иран инструкторларын Кырымга шул сәбәпле җибәргән булулары бар.
Америка күзләве мәгълүматынча, русияләр иран дроннарын августта куллана башлаган һәм күп җиһазларны эшләтә алмаган. Моңа аларның мондый корал куллану тәҗрибәсе булмау сәбәпче булган дип фаразлана.
Иранның Русиягә пилотсыз очкычлар сатуы - БМОның иминлек шурасы 2015 елда кабул иткән резолюцияне боза, дип белдерде АКШ, Британия һәм Франция. Бу документка ярашлы, Тәһранга кертелгән чикләүләр тәртибе йомшатыла, әмма ул билгеле бер төрдәге коралларын сатмаска тиеш иде.
АКШ һәм аның беректәшләре бу мәсьәлә турында БМОның иминлек шурасында фикер алышырга тели.
Мәскәү һәм Тәһран Русиянең Ираннан дроннар сатып алуын кире кага.
Шуд ук вакытта Русия хәрби белгече үзен ишетмиләр дип уйлап эфирда Украинага Иран дроннары белән һөҗүм итүне әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!