Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте сәяси золым корбаннарын искә алу пикетына рөхсәтне кире алды


Пикет 30 октябрьдә Бауман урамында сәгать янында узарга тиеш иде.

Казан хакимияте Сталин золымы корбаннарын искә алу көненә бер көн кала пикет уздыруны тыйды. Бу хакта шәһәр түрәләре оештыручыларга хат юллаган. Протест чарасын үткәрмәүнең төп сәбәбе дип "авария эшләре" аталган.

Казан хакимияте биргән җаваптан күренгәнчә, пикет узарга тиешле урында "хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрендә авария" килеп чыгу сәбәпле акция үткәрелә алмый.

Cәяси золым корбаннарын искә алу көнен 30 октябрьдә Бауман урамындагы сәгать янында узарга тиеш иде. Баштарак Казан башкарма комитеты шәһәр активистларына чараны уздырырга рөхсәт бирде. Чарада 50 кеше катнашыр дип көтелде. Пикетның максаты "репрессия корбаннары истәлегенә ихтирам белдерү", ә сәбәбе - "Русиядә ел саен 30 октябрьдә сәяси золым корбаннары көне билгеләп үтелүе" диелә.

Пермь шәһәрендә дә сәяси золым корбаннарын искә алу көне уңаеннан күргәзмә һәм лекция үткәрергә рөхсәт итмәгәннәр. Чара узарга бер атна кала китапханә җитәкчелеге әлеге чараларны тыйган.

  • Русиядә мондый чаралар ел саен үтә. Узган елгы Казанда үткән шундый чарага килгән җәмәгать эшлеклесе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, Русиядә хәзер 1937 нче елдагы кебек сәяси репрессияләр бара дип әйткән иде.
  • Уфада да сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары узды.
  • Быел апрель аена булган мәгълүматларына таянып, "Мемориал" хокук яклау үзәге үз исемлегендә 87 сәяси тоткын, 355 дини сәяси тоткын булуын, 553 кешене "ирегеннән мәхрүм итми генә" эзәрлекләүләрен хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG