1 ноябрь Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Быел чакыру вакыты гадәттәгедән аерылып тора — элек ул бер ай алдан, 1 октябрьдә башлана иде. Президентның сүзчесе Дмитрий Песков сүзләренчә, күчерүнең сәбәбе - "өлешчә" мобилизация аркасында военкоматларның эше артык күп булуы. Хакимият "срочниклар" Украинадагы сугышка җибәрелмәячәк, дип ышандыра. Сезне армиягә чакырырлармы һәм "срочникларга" сугышка җибәрелү яныймы? Шушы сорауларга җавап эзләдек.
Нәрсә ул чакырылыш?
Русиядә хәрби исәптә торган яки торырга тиешле 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ирләр мәҗбүри рәвештә армия сафларына чакырылырга тиеш. Чакырылыш "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" федераль канун нигезендә көйләнә.
Яшьләр балигъ булганчы — 17 яшькә җиткәнче — хәрби комиссариатта теркәлергә тиеш, бу эш һәр елның 1 гыйнварыннан 31 мартына кадәр бара. Чакырылыш елга ике тапкыр — яз һәм көз айларында башкарыла. Кеше повестка ала, шуннан соң ул хәрби комиссариатка китәргә, медицина комиссиясен үтәргә һәм — яраклы дип табылса — хәрби хезмәт узу өчен хәрби бүлеккә җибәрелә. Хезмәт итү вакыты 12 ай.
Сүз уңаеннан, Украинада сугыш башланыр алдыннан гына Русия думасы армиягә чакырылырга тиешле кешегә повестка җибәрелмәгән булса, ул аны хәрби комиссариатка үзе барып алырга тиеш дигән канун өлгесен тикшерде. Нәтиҗәдә, тикшерү декабрьгә кичектерелде. Ягъни, хәзергә сез повестканы шәхсән үзегез кулыгызга алганнан соң гына хәрби комиссариатка барырга тиеш. Почта тартмасында яткан повестка "саналмый".
"Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков язуынча, хәзер хәрби комиссариатлар "хәрби исәпкә алу документларын төгәлләштерү өчен" повесткалар тарата. "Хәрби комиссариатлар 1 ноябрьгә кадәр хәрби исәпкә алу мәсьәләләрен төгәлләштерүдән тыш башка чаралар үткәрә алмый. 1 ноябрьгә кадәр "срочникларга" медицина тикшерүе уздыру да тыелган" - дип искәртә хокук яклаучы.
Быелгы чакырылыш ни сәбәпле кичектерелде?
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков быелгы көзге чакырылышның кичектерелүен 21 сентябрьдә башланган мобилизация белән бәйләп аңлатты. Бу "мобилизацияләнүчеләр һәм "срочниклар" агымын аеру өчен" кирәк диде ул.
Мине армиягә чакыра алалармы?
Әгәр сезгә 18дән алып 27 яшькә кадәр икән, сез запаста түгел һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле булсагыз — әйе, ул чакта чакыра алалар. Әмма армиягә бармый калырга яисә баруны кичектерергә мөмкинлек биргән берничә кануни нигез бар.
Беренчедән, хәрби билеттагы категориягезне тикшерегез. А һәм Б категорияләре чакырылырга тиеш. Ләкин әгәр сез өлешчә яраклы (В категориясе) яки яраксыз булсагыз (Д категориясе), сезне тыныч вакытта армиягә чакыра алмыйлар. Г категориясе (вакытлыча яраксыз) — белем алганда яки сәламәтлеге белән вакытлыча проблемнар булганда (мәсәлән, аяк-кул сыну) бирелә торган "кичектерү. Кичектерү кимендә алты айга бирелә.
Сүз уңаеннан, әгәр сезне югары уку йортыннан чыгарсалар (мәсәлән, өлгермәү өчен), сезгә икенче тапкыр кичектерү бирелмәячәк. Менә монда "Хәрби хезмәткә чакырылучы мәктәбе" бу хакта тулырак итеп аңлата.
Уку һәм сәламәтлек проблемыннан тыш, даими карауга мохтаҗ булган якын туганын тәрбияләү дә кичектерүгә нигез була ала — әгәр аны башка караучы булмаса. Шулай ук — ике һәм аннан да күбрәк бала яки өч яшьтән дә өлкәнрәк булмаган инвалид бала булу, яки балигъ булмаган туганын карау да (башка караучы булмаса) кичектерүгә нигез була ала.
Хәрби хезмәттән кичектерүне шулай ук ялгыз аталар, бер баласы һәм авырлы хатыны булган (йөклелек вакыты 22 атнадан ким булмаса) ир-атлар да ала. Һәм, әлбәттә, Русия думасы депутатлары, төбәк парламентлары һәм даими нигездә ("хезмәт хакына") эшләүче муниципаль депутатлар. Өстәвенә, куәт структуралары хезмәткәрләре (Росгвардия, эчке эшләр) һәм кайбер дәүләт структуралары хезмәткәрләре — дәрәҗәсе һәм югары белеме булганда.
Шулай ук сезнең хәрби хезмәтне альтернатив сивил хезмәткә (АСХ) алыштыру хокукыгыз бар. Асылда, бу хәрби хезмәткә алмашка бирелә торган дәүләт оешмасындагы гадәти түләүле эш. АСХка эләгү өчен ярты ел алдан гариза бирергә кирәк. Әгәр сез аны алдан тапшырмаган булсагыз һәм көзге чакырылышка эләксәгез, ни сәбәпле вакытында тапшырмаганны аңлатырга тиешсез — моның өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. АСХны хәрби хезмәткә каршы килә торган инануларга бәйле рәвештә таләп итәргә була, яисә традицион тормыш рәвеше алып баручы аз санлы асаба халык вәкиле булсагыз.
Кичектерү генә түгел, хәрби хезмәттән тулысынча азат ителеп буламы?
Канунда мондый очраклар да каралган. Мәсәлән — әгәр сезнең фәнни дәрәҗәгез булса, яки сезнең әтиегез йә абыегыз хәрби хезмәт вакытында һәлак булса йә гарип калган булса.
Шулай ук, әгәр сез җәза үтәсәгез яисә хөкем астында булып аның вакыты әле чыкмаган булса, сезне армиягә чакырмаячаклар. Тикшерү астындагылар да хәрби хезмәткә алынмый.
Ә повестканы алмасаң?
Повестканы алмаска да була. Башта аны теркәлү йә эш урынында тапшырырга тырышачаклар. Хәрби комиссариат сезне таба алмаса — полициягә мөрәҗәгать итәчәкләр.
Хәрби хезмәттән качкан очракта сезне җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Хокук яклаучы Павел Чиков язуынча, "бу административ (Административ хокук бозулар кодексының 21.5 маддәсе) йә җинаять җаваплылыгы булырга мөмкин (Җинаять кодексының 328 маддәсе). Беренчесе өч мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Икенчесе — 200 мең сумга кадәр штраф, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, алты айга кадәр кулга алу яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хезмәттән качу авыр җинаять саналмый һәм эштә ниндидер авыр шартлар булмаса, реаль хөкем бирелми.
"Ният булу административ һәм җинаять маддәләрен чикләргә мөмкинлек бирә. Ләкин, игътибар итегез, сүз "срочниклар" турында бара, мобилизациягә чакырылучылар турында түгел" дип искәртә Чиков.
Сүз уңаеннан, әгәр сез хәрби комиссариаттан 27 яшькә кадәр качып йөрергә уйласагыз, һәм сезгә җинаять эше ачылса, сезгә тагын ике ел, 29 яшькә кадәр качып йөрергә туры киләчәк — Русия Җинаять кодексының 328нче маддәсендә дәвамлылык мөддәте шулай каралган.
Мине Украинадагы сугышка җибәрерләр дип куркам, бу мөмкин хәлме?
Рәсми рәвештә хакимият хәзер көзге чакырылыш барышында 120 мең ир-атны алырга планлаштыра — бу бер ел элек булганнан да азрак. Аларның берсе дә сугышка китәргә тиеш түгел диелә. 31 октябрьдә Русия баш штабының оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Евгений Бурдинский көзге чакырылыш "срочниклары" "ДНР", "ЛНР" һәм оккупацияләнгән Запорожье һәм Херсон өлкәләренә җибәрелмәячәк дип белдерде.
Хәрби түрәләр, хөкүмәт һәм президент сүзләренә ышанып буламы? Бу сорауга чакыру башланганнан соң гына җавап бирергә була — чынбарлыкта ничек булачагы билгесез. Сугышның беренче көннәрен искә төшерсәк, ул вакытта да хакимият "срочниклар" сугышка җибәрми дигән иде. Тиздән бәйсез медиа һәм хокук яклаучылар "срочникларны" контракт имзалауга мәҗбүр итү һәм аларның Украинада һәлак булуы турында мәгълүмат бастыра башлады. 9 мартта Саклану министрлыгы "срочникларның" Украинада әсир төшүен таныды. Бу белдерүдән соң Путин хәрби прокуратурага Украинага срочниклар җибәрелү очракларын тикшерергә кушты.
Хәрби хәл һәм "өлешчә" мобилизация хәрби хезмәткә йогынты ясыймы?
Югарыда әйтелгәнчә, "өлешчә" мобилизация хәрби комиссариатларның эшен арттырган һәм, шуңа көзге чакырылыш вакыты бер айга күчерелгән. Шуңа да карамастан, мобилизация һәм хәрби хәл турындагы карарга кадәр үк "срочникларны" хәрби хәрәкәт зонасына җибәрү мөмкинлеге канунда каралган иде.
"Срочникларны" хәрби хәрәкәт зонасына җибәргәндә ике шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, алар ким дигәндә дүрт ай хезмәт иткән булырга тиеш. Икенчедән, алар хәрби белгечлек нигезендә әзерлек үткән булырга тиеш.
Павел Чиков, хәрби хезмәт беткәч һәм запаска алынгач, солдат яңадан мобилизацияләнә ала, дип саный. "Ягъни, демобилизациядән соң ук яңадан мобилизацияләү. Казармадан чыкмыйча гына. Мондый куркыныч 2021 елгы көзге чакырылыш "срочникларына" да яный. Шуңа күрә "срочникка" сугышка җибәрелү янаса, президент идарәсенә, кеше хокуклары вәкиленә һәм хәрби прокуратурага шикаять итегез" дип киңәш итә Чиков.
Хокук яклаучы язуынча, "срочниклар" сугышка җибәрелмәячәк дигән вәгъдәләргә карамастан, алар хәрби хәрәкәт зонасына формаль карамаган чиктәш территорияләргә җибәрелергә мөмкин. Нәкъ менә шул төбәкләрдә "уртача реакция дәрәҗәсе" кертелгән — анда "хәрби хәл" кертелгәндә каралган хокук чикләүләрнең бер өлеше кулланылырга мөмкин.
Кемнән ярдәм сорарга?
Коммерция нигезендә хәрби хезмәттән качарга ярдәм итүче ширкәтләр бар. Әмма юридик киңәшләрне бушлай бирүче проектлар да аз түгел. Русиядән качарга теләүчеләргә матди булмаган ярдәм күрсәтүче оешмалар да бар. Менә аларның кайберләре:
- "Хәрби хезмәттән аңлы рәвештә баш тартучылар хәрәкәте" хәрби хезмәткә чакырылучыларга мәгълүмати, мораль һәм юридик ярдәм күрсәтә, шул ук вакытта армиядә хезмәт итүдән канун нигезендә качарга ярдәм итә (андый мөмкинлекләр булса).
- "Хәрби хезмәткә чакырылучылар мәктәбе" шулай ук хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләрендә консультация бирә һәм хәрби хезмәткә алынучылар, аларның туганнары, шулай ук хезмәт итүчеләр сорауларына җавап бирә.
- "Агора" халыкара хокук яклау төркеменең хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрбиләр өчен кайнар линиясе бар. Бу проектта шулай ук юридик консультация алырга мөмкин.
- Хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм хәрби хезмәткәрләргә хокукый ярдәмне "Гражданин һәм армия" проекты күрсәтә.
- "Солдат аналары комитеты" — хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм хәрби хезмәткәрләргә күптән ярдәм итүче коммерцияле булмаган оешма. Хәзер "Солдат аналары комитеты" шулай ук Украинадагы сугышка эләкмәскә һәм контракт имзалаган очракта хезмәттән китәргә ярдәм итә.
- Әгәр сез Русиядән китәргә карар иткәнсез икән, сез "Ковчег" Русия эмигрантларына ярдәм проектында консультация ала аласыз. Мәгълүматтан тыш, "Ковчег" шулай ук Ереван, Истанбул, Актүбә, Алмата, Астана һәм Варшауда ике атнага кадәр вакытлы торак бирә. Проект эмигрантлар өчен файдалы материаллар бастыра, шулай ук эмигриациядәгеләргә озак вакытлы матди булмаган ярдәм күрсәтә.
- "Идите лесом" проекты "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң, качарга теләүчеләргә ярдәм итү өчен барлыкка килде. Шул исәптән, легаль булмаган юллар белән. Бик кирәк булганда, алар билетлар сатып ала һәм беренче вакытта торакка арендага акча таба.
Югарыда китерелгән оешмалар — хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм Русиядән китәргә карар иткән кешеләргә ярдәм күрсәтүче иң эре проектлар. Алар барысы да иганә һәм грантлар хисабына яши, һәм гадәттә турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтә алмый.
Язманың оригиналы: Idel. Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум