Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә Татарстаннан 3000ләп егет җибәреләчәк


Taтарстанда көзге чакырылыш. 1 ноябрь 2022
Taтарстанда көзге чакырылыш. 1 ноябрь 2022

Бүген, 1 ноябрьдә Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 

1 ноябрьгә район һәм шәһәрләрдәге 49 чакырылыш комиссиясе эшкә керешәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгән.

"Хәрби хезмәт узу өчен Татарстан республикасыннан өч меңләп кешене җибәрү ниятләнә, бу узган елның көзге чакырылышы белән чагыштырганда берникадәр азрак", дигән Погодин.

Шулай да узган елны да гаскәргә өч мең татарстанлыны җибәрәселәр иде.

Татарстан хәрби комиссары әйтүенчә, 1 ноябрьдә муниципаль районнарның һәм шәһәр бүлгеләренең 49 чакырылыш комиссия эшкә керешәчәк.

Гаскәргә җибәрүләрне быел ноябрьнең беренче ункөнлегендә башларга ниятлиләр.

Көзге чакырылышка бәйле чаралар Украинадагы сугыш белән берничек тә бәйле түгел, дип искәрткән Погодин. Чакырылыш гадәти тәртиптә алып барылачак дигән ул.

"Хәрби хезмәткә чакырылганнар "махсус хәрби операция"гә җәлеп ителмәячәк, ә хәрби хезмәт вакыты төгәлләнүчеләр өйләренә кайтарып җибәреләчәк", дип ышандырган Погодин.

  • Бүген, 1 ноябрьдә Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
  • Быел ул гадәттәгедән бер ай соңарды. Аны Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән "өлешчә мобилизация"гә бәйле кичектерделәр. Көзге чакырылышта гаскәргә 120 мең кеше алыначак.
  • Көзге чакырылыш Русиянең биш субъектындагы 24 муниципаль берәмлегендә генә узмаячак. Бу – Саха республикасы (Якутия), Байкал аръягы, Камчатка һәм Хабаровски крайлары, шулай ук Чукотка автоном бүлгесе, анда гаскәргә чакырылыш язын гына үтә. Бу беренче чиратта әлеге төбәкләрнең физик-географик шартлары белән бәйле, диелде.
  • Шул ук вакытта Вашингтонның Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре Русия саклану министрлыгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынган "срочник"ларны Украинага җибәрмәячәкләр дип, русияләрне алдамакчы була, дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG