Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутскидагы мәхкәмә "фронт" сүзен кулланганы өчен журналистка штраф салган


Якутскида мобилизациягә каршы протест чарасы. Сентябрь, 2022 ел
Якутскида мобилизациягә каршы протест чарасы. Сентябрь, 2022 ел

"Дождь" каналы эфирында Тимофей Ефремов Якутскида мобилизациягә каршы оештырылган митингк турында сөйләп, "фронтка хатын-кызны җибәрә алмыйсың бит" дигән. Мәхкәмәдә хөкемдар "фронт" сүзе сугышка карата гына кулланыла ала, димәк, бу ил гаскәренең Украинадагы гамәлләрен "дискредитацияләү" дип тапкан.

Якутски шәһәр мәхкәмәсе "Якутия.Инфо" басмасының баш мөхәррир урынбасары Тимофей Ефремовны Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум штраф салган.

"Дождь" телеканалының эфирында Ефремов "фронт" сүзен кулланган булган, дип хәбәр итә мәхкәмә карарына сылтама белән "7x7" басмасы.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, 25 сентябрьдә Ефремов Якутскидагы мобилизациягә каршы оештырылган митингка фикер белдергән һәм "фронтка хатын-кызны җибәрә алмыйсың бит" дигән.

Хөкемдар фикеренчә, "фронт" сүзен "сугыш" дигән сүз белән аңлатылучы низагка карата гына кулланып була, димәк, журналист Русия гаскәрләренең Украинадагы гамәлләрен "дискредитация"ләгән. Русия саклану министрлыгы ил гаскәре "махсус хәрби операциядә" катнаша, ә мобилизацияләнгәннәр "орыну сызыгына" җибәрелә дип килә. Украинаның басып алынган җирләреннән чигенүне исә "гаскәрләрне башка урынга күчерү" дип атыйлар.

  • 24 февральдә Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре җәза бирү белән янап, саклану министрлыгы куллана торган гыйбарәләрне генә кулланырга мәҗбүр итә башлады.
  • Русия хакимиятләре кануннарны да кырыслатты: сугышка каршы булучыларга — "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат "дискредитацияләгән" өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
  • Әлеге маддәләр нигезендә Татарстан һәм Башкортстанда да кешеләрне даими хөкем итеп торалар.
  • Күптән түгел Татарстанда Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG