Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Юлаев һәйкәленә – 55 ел. Төзекләндерү хәбәре шау-шу тудырды. Халык хакимияткә ышанмый


Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле
Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле

Башкортстан хөкүмәте яңа башкорт һәйкәле – башкорт аты проектына бәйге игълан итте. Аны Агыйдел ярына урнаштырмакчылар. Ә менә Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерергә җыеналар. Бу хәбәр халыкта шау-шу тудырды. Һәйкәл бер алынса, урынына кире кайтарылмас дигән борчулар әйтелә.

Башкорт халкының милли каһарманы, Емельян Пугачёвның көрәштәше, шагыйрь Салават Юлаевка башкорт халкы "Салават" җырын, кобаер-бәетләр һәм башка сәнгать әсәрләре багышлаган. Каһарманга багышланган иң танылган әсәр – әлбәттә, Уфада Агыйделнең текә ярында урнашкан җайдак һәйкәле. Әлеге сын 1967 елның 17 ноябрендә куела. Һәйкәл проекты өчен совет чорында сынчы-монументалист Сосланбәк Тавасиевка Дәүләт премиясе, Сәнгать академиясенең алтын медале бирелә.

Салават Юлаев һәйкәле – Уфаның визит карточкасы. Ул бик уңышлы җирдә урнашкан, һәйкәл торган кыядан Агыйдел елгасына һәм тирә-яктагы табигатькә манзара ачыла. Шуңа аны шәһәргә килүче туристлар үз итә. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, аның сурәте Башкортстанның гербына да төшерелгән.

Илле биш ел элек куелган һәйкәл, әлбәттә, төзекләндерү дә сорыйдыр. Тик төзекләндерүгә кагылышлы хәбәрләр гадәттә зур бәхәсләр, хәтта ызгышлар тудыра килде, төзекләндерү сылтавы белән һәйкәлне бөтенләй алып куярга мөмкиннәр дигән сүзләргә ияреп, халыкта каршылык чаралары узды. Узган елның октябрендә бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Салават Юлаев һәйкәле янына акциягә чыкты.

Ник хөкүмәтнең һәйкәлне төзекләндерү теләге милли җәмәгатьчелектә һәрдаим каршылык уята? Башкортстан җәмәгатьчелеге һәйкәлне гомумән алып куярга мөмкиннәр дип саный? Салават Юлаев образы хәзерге көндә актуальме? Милли каһарман турындагы халык хәтере хәзерге хакимият өчен кулай булмаска мөмкинме?

"Башкорт" хәрәкәте лидерларының берсе Руслан Габбасов фикеренчә, хәзер башкорт халкының милли каһарманнарын алыштыру бара, кайчандыр империя өчен көрәшкән кешеләрне күтәрәләр, ә Башкортстан, аның бәйсезлеге, башкорт халкы өчен көрәшкәннәрне артка этәрәләр, ди ул.

Башкорт халкының милли каһарманнарын алыштыру бара

— Беренче сәбәп – халык инде күптән хакимияткә ышанмый. Ул әлегә кадәр хакимияттән бернинди яхшылык күрмәде һәм инде ничә тапкыр алданды. Икенчедән, бөтен кеше дә күреп тора – башкорт халкының милли каһарманнарын алыштыру бара, кайчандыр империя өчен көрәшкән кешеләрне күтәрәләр, ә Башкортстан өчен, аның бәйсезлеге өчен, башкорт халкы өчен көрәшкәннәрне артка этәрәләр. Моның өстенә, каралтырга тырышалар. Зәки Вәлидине шулай каралта, этәрә торгач, яла яккач, тарихтан алып ташлагач, төрле урыннарда аның һәйкәлләрен алып куя башладылар. Нәкъ шундый ук төзекләндерү сылтавы белән Сибайда парктан Вәлиди һәйкәлен алып куйдылар. Шәһәр бакчасын төзекләндерерү сылтавы белән алдылар, узган көздә үк кайтарып куярга вәгъдә иткәннәр иде – инде икенче ел китте, һаман да юк һәйкәл. Болар барысы да Салават Юлаев белән дә шулай ук булыр дигән шөбһә тудыра. Чөнки моңа кадәр дә аңа күп һөҗүм иттеләр – янәсе, ул бандит, башкисәр, сепаратист, хакимияткә каршы көрәшкән, ник мондый кеше башкортларның милли каһарманы булып тора. Төзекләндерүгә дип алып китеп, халык үзеннән үзе тынычланганчы, сузачаклар да сузачаклар.

Бандит-сепаратист дип комик Руслан Белый гына сөйләмәде, аңа кадәр тарихчы Сергей Орлов та "Салават пирамидасы" исемле китап чыгарды. Күптән түгел Донбасста сугышкан сепаратист-блогер Владлен Татарский Уфага килеп йөрде, соңыннан үз блогында "Нинди милли каһарман бу башкисәр Салават Юлаев, менә Шәйморатов генерал – каһарман ичмасам" диебрәк язып чыкты. Аның тәхәллүс фамилиясе үк сәер, мондый тәхәллүс татарлар өчен мәсхәрә дип саныйм.

Башкортлар Салаватны бар милләт өчен газап чиккән дип саный

Салават Юлаев хакындагы хәтер, әлбәттә, бик мөһим. Аны әле башкорт халкының җаны дип атыйлар. Гомумән алганда, Пугачев яклы көрәшкән хәрби җитәкчеләрдән ул бик аерылып тормаган. Әмма Пугачев җиңелгәннән соң, Әби патша әлеге кыр командирларын ярлыкарга вәгъдә итә, һәм алар барысы да Екатерина Икенчегә тугрылык китерә, бернинди мал-байлыкларын да югалтмыйлар. Әмма Салават баш тарта, ул ахыргача сугыша, һәм кулга алынып сөргенгә җибәрелә. Башкортлар аны бар милләт өчен газап чиккән дип саный. Хакимият гасырлар буена аны искә алуны тыя, әмма ул барыбер буыннан буынга тапшырылган риваятьләрдә кала, аның хакында рус шагыйре Александр Пушкин да яза. Әлеге образ һаман да актуаль, чөнки ул үз җирләре өчен рус һәм башка милләтләр белән иңгә-иң куеп империягә каршы көрәшкән. Үзәккә, империягә каршы көрәшүче милли батыр образы бик мөһим.

Режиссер Кирстен Гайнет (тумыштан Айгөл Гайнетдинова, соңрак исемен үзгәрткән – ред.) фикеренчә, кешеләр һәйкәлне төзекләндерүгә каршы түгел, алар хакимиятнең аны төзекләндерәчәгенә ышанмый.

— Салават Юлаев образы, табигый, халык өчен бик мөһим. Ул безнең милләт өчен кысаларны, тормыш итү кагыйдәләрен билгеләгән юлкүрсәткеч булып тора: кем ул башкорт, ничек яшәргә тиеш, аның теле, мәдәнияте, дине нинди булырга тиеш, аның нинди хокуклары һәм бурычлары бар. Ул – башкортлар атасы. Салават хәтере безнең халык өчен бик кыйммәтле, һәм башкортларның күбесенең йөрәкләрендә саклана. Тарихны онытучылар, әлбәттә, аның кем белән сугышканын, ни өчен сугышканын, рухи кыйммәтләре нинди булган, нәрсә сөйләгән, киләчәк буыннарга нәрсә җиткерергә теләгән – күбесен хәтерләми. Әмма күпләр тарихны белә, олылый, аның хакында хәтер халык йөрәгендә әле озак сакланыр дип ышанам.

Кешеләр һәйкәлне төзекләндерүгә каршы түгел, алар хакимиятнең аны эшләвенә ышанмый

Һәйкәлгә килгәндә, әлбәттә, халык төзекләндерүнең үзенә каршы түгел. Кешеләр һәйкәлнең яшәвен, озын гомерле булуын тели. Әмма монда сорау төзекләндерү турында түгел, ә ышаныч турында. Ягъни хәзерге хакимияткә ышаныч юк. Әлбәттә, башкорт халкы әлеге "төзекләндерү" хакимият тарафыннан чираттагы хәйләкәрлек, алдау дип курка. Кешеләр "реставрация" сүзенең үзеннән курка, алар моны һәйкәлнең соңгы юлы булыр дип шикләнә. Ышаныч мәсьәләсе монда бик урынлы, чөнки, кызганыч, хакимияткә ышаныч юк, алар безне көннән көн бәйсезлектән арындыра, ягъни безнең республика бәйсезлеген ныграк югалта бара, аның инде үз конституциясе дә юк – ул Русия конституциясенә яраштырылып беткән. Безнең монда берни дә калмый – байракны алырга телиләр, гербны, һәйкәлне, телне, – һәм, рәхим итегез, республика да юк. Шуңа күрә хәзерге башкортлар бу хакта да уйлый. Әгәр һәйкәлне алсалар, әкренләп милләт тә юк ителәчәк. Шуңа күрә бу каршылык үзен аклый дип уйлыйм. Ягъни кешеләр һәйкәлне төзекләндерүгә каршы түгел, алар хакимиятнең аны төзекләндерәчәгенә ышанмый.

АКШның Лос-Анжелес шәһәрендә яшәүче журналист Айгөл Гыймранова-Лион да милли батырларны Русиягә кулай геройлар белән алыштыру бара дип саный.​

— Минем фикерем башкаларныкыннан әз аерыла торгандыр. Мин гомумән каршымын, бигрәк тә бүгенге көндә. Бәлки, ул һәйкәлгә чынлап та реставрация кирәктер. Әмма һәйкәлне пыяла купол белән ябып та төзекләндерергә мөмкин дип сөйләделәр бит. Бу һәйкәлне алу – сәяси мәсьәлә. Хәзерге вакытта чыннан да безнең милли батырларыбызны Русиягә кулай геройлар белән алыштыру бара дип саныйм. Әлеге көндә Зәки Вәлидине шулай бетерергә тырышалар. Салават Юлаев һәйкәле Уфада бер матур урын иде, анда кешеләр очраша, яшьләр күрешү урыны итеп билгели, туйларда чәчәк сала, халык митингларга чыга, дәүләт азатлыгы өчен ачлык тота, матур концертлар, милли чаралар шунда уза иде. Башкортның милли-сәяси урыны, әһәмиятле урын. Хәзер шул урынны юк итеп, Совет мәйданына генерал Шәйморатов һәйкәлен куеп, безнең кыйблаларны үзгәртергә маташалар. Салават Юлаев мәйданы ул һәрвакыт азатлык өчен көрәш урыны булды. Совет мәйданы нәрсә ул? – ул бит безнең хөкүмәт, Уфа хакимияте утырган урын. Анда бернәрсә дә юк. Әмма хәзер безнең халыкны шунда китерттерәләр. Идеологик яктан безнең урыннарны бетерәләр, кешеләрнең исемнәрен җуялар һәм башка якка, башка кыйблага карарга мәҗбүр итәләр.

Милли геройлар исеме белән басып алучыларны атарга ярамый

Гомумән, Салават Юлаев исеме белән батальоннар җыюны да ахмаклык дип саныйм, ул Башкортстан хөкүмәтенең оятсызлыгы, мәгънәсезлеге, безнең халыкның дошманнары гына шулай эшли дип саныйм. Андый сугышка җибәргәндә үз исемнәрен бирсеннәр, әнә Кадыров бирде бит – әйе, атасының исеме, әмма шулай да чеченнар сугышка китүчеләрне үз исеменнән аердылар, аларны барысы да кадыровчылар дип белә. Башкорт халкы да шулай булырга тиеш – хәбировчыларны җыйсыннар, Русия хөкүмәтенә җаны-тәне белән хезмәт иткән кешеләр аз түгел, үзләренең исемнәре белән җыйсыннар. Безнең милли геройлар исеме белән, азатлыгыбыз өчен, ирегебез өчен көрәшеп һәлак булган кешеләр исеме белән басып алучыларны атарга ярамый. Бу – дошман эше.

Салават Юлаев һәйкәлен сүтү турындагы хәбәрдән соң ук Башкортстан хөкүмәте яңа башкорт һәйкәленә – башкорт аты проектына бәйге игълан итте. Әлеге һәйкәл дә Агыйдел ярына урнаштырылачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар киләсе елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

Уфа шәһәр идарәсенең бу ике һәйкәл уңаеннан да үз аңлатмасы бар. Уфа администрациясенең матбугат хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Халикова аңлатуынча, төбәкнең Мәдәният министрлыгы игълан иткән бәйгедә җиңүче иң шәп башкорт аты сурәтен Уфа шәһәренең Агыйдел яр буена урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта мэрия сайты хәбәр итә.

Ә Салават Юлаев һәйкәле исә җитди төзәтүгә мохтаҗ, ди Халикова. Әлегә проектлаштыру-тикшерү эшләре турында муниципаль килешү төзелгән. "Килешү нигезендә, ноябрь башында проектлаштыру-тикшеренү эшләре башкарыла. Әлеге эшләр киләсе елның 6 мартында төгәлләнергә тиеш. Проектлаштыру-тикшеренү эшләре тәмамланганнан соң, Салават Юлаев һәйкәлен ничек һәм күпме вакыт эчендә төзекләндерәчәгебез аңлашылачак. Һәйкәлне проектлаштыру-тикшерү эшләрен уздыру мәсьәләсе хакында Уфа шәһәр идарәсенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була", дип җавап бирде хакимият вәкиле.

Белешмә: Салават Юлаев һәйкәле

Салават Юлаев һәйкәле — Уфа шәһәрендә 1967 елда куелган. Халык шагыйре, 1773-1775 еллардагы крестьян сугышы батыры Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган сын әсәре.

Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, СССР дәүләт премиясе, Сәнгать академиясенең Алтын медале иясе. Мигъмары (архитекторы) — Исмәгыйль Гайнетдинов.

Уфаның көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган. Русиядә иң зур атлы һәйкәл санала. Биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.

Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, сурәте Башкортстан гербына төшерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG