Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү өчен проектлау бәйгесендә Казан ширкәте җиңгән


Салават Юлаев һәйкәле
Салават Юлаев һәйкәле

Ширкәт 14,94 миллион сумлык эш башкарачак.

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү өчен проектлау эше бәйгесендә Казан ширкәте җиңгән. Бу хакта Уфа РБК яза.

Уфа мэриясе уздырган бәйгедә "ТСНРУ" оешмасы җиңүче дип табылган һәм басма язуынча, ширкәт 14,94 миллион сумлык эш башкарачак.

Заказ бирүченең таләпләре арасында һәйкәлне торгызу һәм саклап калу, шулай ук һәйкәл тирәсендәге җирләрне төзекләндерү, һәйкәл янын яктырту бар иде.

Һәйкәлнең тышкы кыяфәте мөмкин кадәр сакланырга тиеш булачак. Бу эш 2023 елның 6 мартына кадәр тәмамланырга тиеш. Ул Уфа бюджетыннан финансланачак.

Узган ел Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерүгә кагылышлы хәбәр зур бәхәсләр, хәтта ызгышлар тудырган иде. Төзекләндерү сылтавы белән һәйкәлне бөтенләй алып куярга мөмкиннәр дигән имеш-мимешләр уңаеннан халык каршылык чаралары уздырды. 11 октябрьдә бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Салават Юлаев һәйкәле янына чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG