Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэриясе Салават Юлаев һәйкәлен 15 миллион сумга төзекләндерердәй подрядчы эзли


Салават Юлаев һәйкәле янында 11 октябрьдә узган чара
Салават Юлаев һәйкәле янында 11 октябрьдә узган чара

Заказ бирүченең таләпләре арасында һәйкәлне торгызу һәм саклап калу, шулай ук һәйкәл тирәсендәге җирләрне төзекләндерү, һәйкәл урнашкан калкулыкта су сиптерү системы көйләү дә бар.

9 июньдә Уфа мэриясенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе дәүләт сатып алулары сайтында Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү өчен подрядчы эзләве турында игълан иткән. Сатып алулар турындагы документта бу эшләр "федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объектын саклауга бәйле эшләрне башкару" дип язылган. Бу хакта документка сылтама белән Mkset яза.

Моның өчен 15,4 миллион бүлеп бирәчәкләр, гаризаларны июнь ахырына кадәр кабул итәләр диелә.

Заказ бирүченең таләпләре арасында һәйкәлне торгызу һәм саклап калу, шулай ук һәйкәл тирәсендәге җирләрне төзекләндерү, һәйкәл урнашкан калкулыкта су сиптерү системы көйләү дә бар. Документта әйтелгәнчә, подрядчы проект эшләрен киләсе елның мартына кадәр башкарырга тиеш.

Узган ел Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерүгә кагылышлы хәбәр зур бәхәсләр, хәтта ызгышлар тудырган иде. Төзекләндерү сылтавы белән һәйкәлне бөтенләй алып куярга мөмкиннәр дигән имеш-мимешләр уңаеннан халык каршылык чаралары уздырды. 11 октябрьдә бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Салават Юлаев һәйкәле янына чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG