Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Салават Юлаев исемендәги ихтыярилар батальонын сугышка җибәргәннәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Шул ук вакытта бүген гаскәрдә хезмәт итмәгән Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов та Украинадагы сугышка китәчәк. Бу хакта түрә үзе җиткерде.

Башкортстанның Салават Юлаев исемендәги ихтыярилар батальонын сугышка җибәргәннәр. Бу хакта "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Кыйгы районы башлыгы Зөһрә Гордиенко хәбәр итте. Аның әйтүенчә, батальонда районның мәдәният йорты җитәкчесе дә бар.

"Бер ел элек күз алдына да китерү авыр булган чынбарлык. Ихтыяриларны Салават Юлаев исемендәге отрядка озатабыз. Сәламәтлек, рух ныклыгы, фәрештәләр саклап йөртүен, җиңеп, исән-сау кайтуларын телибез", дип язган район башлыгы.

Шул ук вакытта бүген, 10 ноябрьдә, Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов та Украинадагы сугышка китәчәк. Бу хакта ул "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә язып чыкты. Элегрәк аның сугышка лейтенант буларак китәчәге әйтелгән иде.

Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) булачак.

Бадранов 16 сәгатьтә бөтен гаджетларын һәм телефонын сүндереп куячагын һәм озак вакыт элемтәдә булмаячагын язган. "Төймәле телефоннар белән тәҗрибә үткәрергә яки "чит ил" сим-картлары белән кулланырга ниятләмим", дигән ул.

"Минем өчен борчылганнарга шуны әйтәм — әгәр бернинди хәбәр дә юк икән, димәк бар да яхшы дигән сүз", дип яза түрә.

  • Башкортстанда Салават Юлаев батальоны төзүләре турында 1 октябрьдә билгеле булды. Соңрак Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 700 кешенең батальонга кушылырга теләк белдерүен әйтте.
  • Моңа кадәр дә Башкортстанда Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Әлеге батальоннар сентябрь башында Украинадагы сугышка керде, диелде.
  • Шул ук вакытта Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарлана. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми икән. Алар хәрби җитәкчеләренең мөгамәләсеннән дә канәгать түгел.
  • Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйли. "Яңа техника, яңа кораллар булыр дип ышандырганнар иде, ә чынлыкта безгә инде өченче тапкыр ремонтланган автоматлар таратылды. Кайсысы кәкре, кайсысы бер тапкыр аткач эшләми башлый. Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG