Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка баскетболисты Мордовиядәге колониядә утыра


Бриттни Грайнер мәхкәмәдә
Бриттни Грайнер мәхкәмәдә

Грайнерны 4 ноябрьдә Мәскәү янындагы тикшерү изоляторыннан алып киткәннәр иде, кайсы колониягә икәне билгеле булмады.

Наркотиклар контрабандасында гаепләнеп Русиядә тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителгән Америка баскетболисты Бриттни Грайнер Мордовиянең 2нче төзәтү колониясендә утыра. Бу хакта Грайнер адвокатлары хәбәр итте.

Элегрәк алар Грайнерны 4 ноябрьдә Мәскәү янындагы тикшерү изоляторыннан алып киттеләр дип белдергән иде. Баскетболисты кая алып китүләре турында билгеле булмады.

Октябрь ахырында Мәскәү өлкәсе мәхкәмәсе Химки мәхкәмәсенең Грайнерга карата августта чыгарган хөкем карарын кануни дип тапты.

  • 4 августта Америка баскетболчысы Бриттни Грайнерны наркотиклар котрабандасы турындагы эш нигезендә тугыз елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Аны 17 февральдә, Мәскәүнең "Шереметьево" һава аланында тоткарлаганнар иде. Тентегәндә багажында гашиш мае тутырылган вейп картриджлары табылды дип ышандырдылар.
  • Грайнерга 32 яшь, ул Екатеринбургның УГМК хатын-кызлар баскетбол клубы өчен чыгыш ясый иде. АКШ җыелма такымында ул ике тапкыр Олимпия уеннарында җиңде.
  • Кайбер мәгълүматларга караганда, Ак йорт Кремльгә Грайнерны һәм шымчылык өчен Русиядә хөкем ителгән Пол Уиланны АКШта корал белән сәүдә итүдә гаепләнеп төрмәдә утыручы Виктор Бутка алмашырга тәкъдим иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG