Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия автодилерларының келәтләре бушаган: бер айга җитәрлек кенә яңа чит ил машиналары бар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 елда яңа машиналарга кытлык 1 миллион данәгә җитәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр. 

Ел ахырына Русиянең машина сату үзәкләре келәтләрендә 20-30 меңләп кенә яңа чит ил машинасы калган, дип яза "Известия" Русия автодилерлары ассоциациясенә сылтама белән.

Шул ук вакытта KIA, Hyundai, Toyota, Renault, Volkswagen кебекләренең уртача бәядәге модельләре беткән диярлек, дип сөйләгән ассоциация вице-президенты Алексей Подщеколдин. Ул бу кадәр машина күп дигәндә бер айга гына җитәчәк дип бәяли.

2022 ел дәвамында Русиядән 45 машина бренды киткән. Хәзерге вакытта илдә нибары 14 җитештерүче эшли, шуларның өчесе — Русиянең үз җитештерүчесе, 11е — Кытайныкы диелә.

Әлегә параллель импорт русияләрнең машинага ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый, ә чит ил машиналарын, шул исәптән Кытай брендларын илдә җитештерүне арттыру эше акрын бара диелә. 2023 елда яңа машиналарга кытлык 1 миллион данәгә җитәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.

"Бөтен ил буйлап алганда, берничә дистә мең генә яңа машина калган. 2023 елда машина сату үзәкләренең күбесе буш келәтләр белән калырга мөмкин", дигән Алексей Подщеколдин.

Шул ук вакытта Казакъстан, Әрмәнстан, Кыргызстан һәм хәтта Беларусның машина сату үзәкләре дә машиналарын Русиягә сатарга атлыгып тормый, дип искәрткән басмага дәүләт автомобиль берлеге вице-президенты Ян Һайцеэр. "Беренчедән, бу илләрнең сәүдә үзәкләрендә әллә ни күп машина юк. Икенчедән, машина Русиягә киткәч, хезмәт алу өчен сатып җибәрелгән үзәккә кире килмәячәк, шуңа аннан керем ала алмаячаклар", ди ул.

Ноябрь ахырында Русия эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИны яңа патруль машиналары белән тәэмин итә алмавы билгеле булды. 2022 елда министрлык 4,5 миллиард сумга өч меңләп машина алырга ниятләнгән. Әмма Русия базарыннан чит ил ширкәтләре киткәч, эчке эшләр министрлыгына әлегә зур санда машина сатардай ширкәт табылмаган диелә.

  • Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
  • Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
  • Сугышның беренче атналарында ук белгечләр санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр киләчәк дип фаразлаган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG