Башкортстанда яшәүчеләрнең 70 процентка якыны төбәктән күчеп китәргә тели. Бу хактагы сораштыруның нәтиҗәләрен hh.ru эш эзләү сервисының матбугат хезмәте җиткерде, дип яза "Пруфы".
Сораштыруда катнашканнарның 25 проценты - чит илгә, 40 проценты - Русиянең башка төбәгенә күченер идем дигән. 28 проценты гына Башкортстанда калуны сайлаган, ә биш проценты - республикага күптән түгел күчеп килүен белдергән.
Башкортстаннан китү теләге тудырган сәбәпләр арасында түбән хезмәт хаклары беренче урында тора, моны сораштырылганнарның 51 проценты сайлаган. Эшлисе килердәй ширкәтләр аз дип җавап бирүчеләр - 33 процент. Шәһәр мохитеннән канәгать булмаучылар да бар (андыйлар 24 процент). 17 процент кеше белгечлегеңә күрә эшләү мөмкинлеге юк, дип саный.
- Быел гыйнвар-май айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Башкортстаннан күчеп китүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан, дип хәбәр ителде. Ничә кешенең сугыш сәбәпле китүе әйтелмәде.
- Элегрәк Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты аналитиклары Уфаны яшәү өчен начар шәһәрләрнең берсе дип таныган иде. Тикшеренүдән күренгәнчә, аерым алганда Уфадагы төп проблемнар медицина хезмәте күрсәтү, тормыш дәрәҗәсе, экологик мохит, торакның кыйбат булуы белән бәйле.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!