Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы Конституциядә президент атамасына кагылышлы үзгәртүләрне хуплады


Татарстан Дәүләт шурасы бинасы
Татарстан Дәүләт шурасы бинасы

Чыгыш ясаучы депутатларның күпчелеге үзгәрешләргә каршы чыкса да, соңыннан чыгыш ясаган Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиев аларны кабул итәргә өндәде.

23 декабрь көнне Татарстан Дәүләт шурасы "Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында" 374-6 номерлы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесенә төзәтмәләр бүген, көннең икенче яртысында каралачак.

Канун өлгесен хуплап 78 кеше тавыш бирде, 3 депутат каршы чыкты.

Канунга ярашлы, Татарстанда "президент" атамасы юкка чыгарыла, аны "рәис" дип атарга тәкъдим ителде. Үзгәреш киләсе сайланачак республика башлыгына кагылачак, хәзерге президент мөддәтенә карата "президент" атамасын калдырырга тәкъдим ителде.

Депутатлар Ркаил Зәйдулла, Шакир Яһудин, Рамил Төхвәтуллин, Марат Галиев, Илшат Әминов, Николай Рыбушкин, Хафиз Миргалимов "президент" атамасын үзгәртүне тәнкыйтьләп чыкты, кайберәүләре альтернатив "илбашы" вариантын тәкъдим итте.

Илшат Әминов федераль үзәк белән "компромисслар күп булуын" әйтте, Шартнамә, татар теле, Конституцион мәхкәмәсе мәсьәләләрендә Татарстанның артка чигенүен искәртте. Киләчәктә Русиядә төбәкләрне берләштерү ихтималын да телгә алды ул.

Депутатлардан соң чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугыш шартларында федераль үзәккә каршылык күрсәтмәскә чакырды һәм бу үзгәрешләрне кабул итәргә өндәде.

Шул ук вакытта Дәүләт шурасы утырышында Конституциягә башка үзгәрешләр турында фикер белдерү булмады диярлек, аерым алганда, Татарстан ватандашлыгы маддәсенең юкка чыгуы, берничә маддәдән суверенитет сүзенең юкка чыгуы турында фикер белдерүче булмады. Әлеге үзгәрешләр киләсе елга гына каралачак.

  • 21 декабрь кичендә Татарстан Дәүләт шурасына республика Конституциясен үзгәртү, шул исәптән президент атамасыннан баш тарту турында канун өлгесе кертелде.
  • 22 декабрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әлеге канун өлгесе тәнкыйтьләнде, аны эшләп бетерергә кирәклеге әйтелде.
  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелгән иде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә.
  • Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы каршы чыкты. Шулай да, канун кабул ителде. Ул төбәкләрнең үз Конституцияләренә үзгәрешләрне 2022 ел ахырына кадәр кертеп бетерүен таләп итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG