Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка каршы булучыларга җинаять эшләре ешрак социаль челтәрләрдә язган сүзләр өчен ачыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сугышка каршы булган өчен ачылган җинаять эшләрендә 378 кеше гаепләнә, аларның 7се - балигъ түгел, дип хәбәр ителгән иде. "Вёрстка" һәм "ОВД-Инфо" исәпләп чыгарганча, шуларның 134е үз сәхифәләрендә, социаль челтәрләрдәге, телеграм-каналлардагы төркемнәрдә язган хәбәрләре өчен тикшерүгә эләккән. 

Русиянең Украинадагы сугышына каршы булучыларга җинаять эшләре ешрак социаль челтәрләр белән бәйле ачыла.

"Вёрстка" һәм "ОВД-Инфо" исәпләп чыгарганча, мондый җинаять эшләрендә гаепләнүче 378 кеше арасында 134е үз сәхифәләрендә, социаль челтәрләрдәге, телеграм-каналлардагы төркемнәрдә язган хәбәрләре өчен тикшерүгә эләккән.

Ә чын активлык күрсәтүчеләр, әйтик биналарга сугышка каршы сүзләр язганга, яки сугышны туктатырга чакырган листовкалар таратырга җыенган өчен җинаять эзәрлекләвенә эләгүчеләр саны өч мәртәбә азрак - андыйлар 58 кеше.

Хакимият биналарына яки хәрби комиссариатларга һөҗүм ясады дип фаразланучылар тагын да азрак - 44 кеше.

Җинаять эше ачсыннар өчен Русия президенты Владимир Путинны "карт фашист" дип атау яки Мариупольдәге драма театрының җимерелгән бинасы фотосын чыгару да җитә, диелә басма хәбәрендә.

Шул ук вакытта бик аз кешеләр генә җинаять җаваплылыгыннан качып котыла ала, дип искәртелә. Әйтик, Русия гаскәрләренең Бучадагы җинаятьләре турында социаль челтәрләрдә язып чыккан Түбән Новгород өлкәсе ир-аты турында билгеле. Ул бу хәбәрен әле Русия саклану министрлыгы Буча белән бәйле мәгълүматларны рәсми кире какмаган чакта язган булган, җинаять эшен шул сәбәпле генә туктатканнар. Мондый "җинаятьләр" өчен миллионлаган сумлык штрафлар, яки иректән мәхрүм итүләр бирелә.

Шул ук вакытта, "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, бер ел эчендә сәяси максатлар белән 20 меңнән артык кеше тоткарланган, 210 меңнән артык сайт томаланган.

Алданрак "Вёрстка" Русиядә 24 февральдән алып декабрьгә кадәр, Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләүче гамәлләр һәм карашлар өчен 300дән артык җинаять эше ачылган, дип хәбәр иткән иде. Иң күп җинаять эшләре Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" тарату, вандаллык һәм ил гаскәрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә ачылган. Сугышка каршы булган өчен ачылган җинаять эшләрендә 378 кеше гаепләнә, аларның 7се - балигъ түгел, дип яза басма.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Октябрь башында Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG