Уфаның хәрби гарнизон мәхкәмәсе 24 яшьлек Марсель Кандаров хезмәт итү урынын калдырганы һәм бер ай дәвамында хәрби бүлеккә килмәгәне өчен 5 еллык төрмә хөкеме чыгарган. Бу хакта Башкортстанның гомум мәхкәмәләрнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлегә карар үз көченә кермәгән.
Бу хәл май аенда булган. Кандаров "махсус операция"дә катнашырга теләмим дип хезмәт итү урынына янә килмәгән. Аны эзләгәннәр, сентябрьдә ефрейторны тоткарлаганнар.
Моңарчы 29 декабрь Уфаның хәрби гарнизоны мәхкәмәсе килешү нигезендә хезмәт иткән Салават Мирасовны да 3 елга хөкем итте. Ул да ялдан соң хезмәт итү урынына килмәгән.
22 декабрьдә Чиләбедә дә охшаш хәл булды. Килешү нигезендә хезмәт итүче ир мобилизация башлангач, хәрби бүлегенә кайтмаган 5 ел һәм 1 айга хөкем ителде.
2022 елның 20 сентябрендә Русия думасы җинаять кодексына "мобилизация" һәм "сугыш вакыты" дигән төшенчәләр кертүче үзгәрешләрне кабул итте. Аңа ярашлы, җинаять кодексына "үз теләгең белән әсир төшү" (352.1 маддә) һәм "Мародёрлык" (356.1) төшенчәләре кертелде.
Җәзаны авырлаштыручы сәбәпләр исемлегендә җинаятьне "сугыш вакытында, мобилизация яки сугыш хәле чорында" кылу да бар бар. Мобилизация һәм сугыш хәле чорында хәрби бүлекчәне калдырып киткән өчен дә җәза кырыслана (Җинаять кодексының 337 маддәсе) – аның өчен 10 елга кадәр колония янарга мөмкин.
Белгечләр бу кануннар Украинадагы сугышта катнашудан баш тартучыларга каршы кулланылачак дип кисәтте.
24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум