Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмованы Facebook-тагы язмасы аркасында прокуратурага чакыртканнар


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Прокуратура аның "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" дигән язмасында административ хокук бозу билгеләре бар дип белдерә.

Җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Фәүзия Бәйрәмовага 20 гыйнвар көнне Чаллы шәһәре прокуратурасына чакыру килгән. Бу хакта язучы үзе Азатлыкка хәбәр итте, чакыру кагәзе Азатлык редакциясендә бар.

Прокуратура Бәйрәмованың 2022 елның 1 ноябрендә Facebook-та урнаштырылган "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" дип аталган язмасында административ хокук бозу билгеләре бар дип белдерә.

Әлеге язмада җенес, раса, милләт, тел, дингә мөнәсәбәтле кешенең яки төркемнең абруен төшерүгә юнәлгән гамәлләр бар(административ кодексының 20.3.1 маддәсе) диелә чакыру кагәзендә.

  • Фәүзия Бәйрәмова – Азатлык укучылары сайлаган 2022 ел шәхесе.
  • Җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан моңарчы берничә тапкыр эзәрлекләнгән иде. 2010 елда Чаллы мәхкәмәсе аны Милли мәҗлеснең БМОга һәм дөнья илләренә Татарстан дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгатен тарату өчен милләтара низаг чыгаруда гаепләп, 1 елга шартлы рәвештә хөкем иткән иде.
  • 2014 елда мәхкәмә Бәйрәмованы социаль челтәрләрдә Кырымга бәйле язмалары өчен янә милләтара низаг чыгаруда гаепләде, аны 1 елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2022 елда Русия Украинада сугыш башлаганнан соң илдә дәүләт сәясәтенә туры килмәгән чыгышлар, социаль челтәрләрдә язулар өчен репрессияләр көчәйде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG