Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрен кимсетүдә гаепләп, "Новая газета"га 500 мең сум штраф салганнар 


"Новая газета" юристы Ярослав Кожуров мәхкәмәдә, 2022 елның 6 сентябре
"Новая газета" юристы Ярослав Кожуров мәхкәмәдә, 2022 елның 6 сентябре

Басмага административ беркетмәне сугышка каршы чыгучы протоиерей Андрей Кордочкин белән әңгәмәсе өчен төзегәннәр.

"Новая газета"га Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен 500 мең сум штраф салганнар. Бу карарны Мәскәүнең Таганский районы мәхкәмәсе чыгарган. Басмага административ беркетмәне сугышка каршы чыгучы протоиерей Андрей Кордочкин белән әңгәмәсе өчен төзегәннәр.

"Новая газета" штраф түләтү карарын шикаять итәргә җыена.

2022 елның сентябрендә Таганский районы мәхкәмәсе "Новая газета"га "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 400 мең сум штраф салган иде.

Июль һәм август айларында "Новая газета"ны "дөрес булмаган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат" тарату маддәсе нигезендә ике мәртәбә барлыгы 650 мең сумга штрафка тарттылар. Басмага бу беркетмәләрне баш мөхәррир Дмитрий Муратовның Украинадагы сугыш турындагы видеомөрәҗәгатеннән соң һәм Елена Костюченконың ул чакта Русия оккупациясендә булган Херсон хакындагы репортажы өчен төзеделәр.

Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

Июньдә Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тараткан, Русия гаскәрен дискредитацияләгән һәм санкцияләргә өндәгән мәгълүмат чараларын мәхкәмәсез ябу турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG