Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Украинадагы сугыш турында барлыгы 125 мең язманы томалаган


Игорь Краснов
Игорь Краснов

Баш прокуратура Роскомнадзорга материалны мәхкәмәсез генә томалап кую таләбе белән 1,7 мең хат җибәргән. 2021 елда мондый таләпләр саны 650 булган. 

2022 елда Русия баш прокуратурасы таләбе белән Роскомнадзор Украинадагы сугыш турында барлыгы 125 мең язманы томалаган. Бу хакта Русия баш прокуроры Игорь Краснов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, баш прокуратура Роскомнадзорга материалны мәхкәмәсез генә томалап кую таләбе белән 1,7 мең хат җибәргән. 2021 елда мондый таләпләр саны 650 булган.

Баш прокуратураның мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә Роскомнадзор 190 меңнән артык язманы бетергән, аларның 125 меңе (66 проценты) Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле язмалар булган.

Краснов әйтүенчә, гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә 187 эш ачылган. Аларның 78е тикшерелеп мәхкәмәгә җибәрелгән, бу эшләр аша 67 кеше уза.

  • Былтыр 24 февральдә Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре җәза бирү белән янап, саклану министрлыгы куллана торган гыйбарәләрне генә кулланырга мәҗбүр итә башлады.
  • Русия хакимиятләре кануннарны да кырыслатты: сугышка каршы булучыларга — "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Ноябрь уртасында "Дождь" телеканалы эфирында "фронт" сүзен кулланган өчен "Якутия.Инфо" басмасының баш мөхәррир урынбасары Тимофей Ивановка 30 мең сум штраф суктылар. Хөкемдар фикеренчә, "фронт" сүзен "сугыш" дигән сүз белән аңлатылучы низагка карата гына кулланып була, димәк журналист Русия гаскәрләренең Украинадагы гамәлләрен "дискредитацияләгән".
  • Быел гыйнвар уртасында Русия гаскәрен кимсетүдә гаепләп, "Новая газета"га 500 мең сум штраф салганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG