31 гыйнвар Брүсселдә, Еворопа парламентында "Империячел Русия: яулап алу, колониаль сәясәт, геноцид" дип исемләнгән җыен узды. Аны "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" оештырды, бу аның бишенче утырышы.
Җыенда Европа парламенты депутатлары Косма Злотовски һәм Анна Фотыга катнашты. Башкорт милли хәрәкәтеннән әлеге вакытта Литвада яшәүче активист, "Азат милләтләр лигасы" лидеры Руслан Габбасов, татар милли хәрәкәте исеменнән бүген Төркиядә яшәүче Казан активисты Юлия Фәйзрахманова бар иде.
Алар "Деимпериализация һәм деколонизация. Сугыштан соң милләтләр төрмәсе" дип аталган панельдә катнашты.
Башкорт активисты чыгышы
Руслан Габбасов Русия Украинадагы сугышында җиңелгәннән соң таркала башлаячак, аны зур фетнә көтә дип саный. Европа парламентында ул башкорт халкының зур тизлек белән ассимиляцияләшә баруы, телен югалтуы турында сөйләде.
"Бары тик Башкортстан бәйсезлеге генә минем халыкны ассимиляциядән саклап калачак", ди ул.
Активист фикеренчә, Русиянең таркалуы ничек булса да башланачак. "1991 елда Совет берлеге республикаларына элекке фирка функционерлары килсә, хәзер дә хакимияткә Русия сәяси системы белән тыгыз бәйләнгән җирле элита киләчәк. Бөтен төбәктә дә булмас, ләкин күпчелектә. Һәм аларны гади халык хуплаячак. Аларның финанслары, административ ресурсы, ә күп төбәкләрдә сугыш барышында төзелгән куәт төркемнәре дә бар", диде ул.
Габбасов Европа берлеге каршында милли һәм төбәк хәрәкәтләре вәкилләреннән торган даими шура булдырырга тәкъдим итә.
"Русия оппозиционерлары бу эшне башкарды инде, Европа берлеге сәясәтчеләре алар белән бик теләп эшли. Ләкин эш шунда ки, Европа берлеге белән эшләгәндә "бу яхшы урыслар" бөтен Русия, димәк, дистәләрчә халык, милли республикалар, төбәкләр исеменнән эш итә. Ә без аларга мондый хокукны бирмәдек", ди ул.
Активист шулай ук Русия оппозициясенә "берлек төзү", "кораллы гаскәр төзү" тәкъдиме белән чыкты.
Татар активистлары чыгышы
Форумда шулай ук татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповның мөрәҗәгате укылды. Үзе ул Лондоннан Брүсселгә очып килгәннән соң, Бельгиягә кертелмәде, кире Британиягә озатылды. Әлегә моның сәбәпләре ачыклана.
Кашапов хатында татарларның Русия басымы астында яшүләре, аларның саны бик тиз кимүе турында яза. Башка халыкларның хәле тагын да начаррак ди ул. Активист шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге чеченнарга карата геноцид барганда дәшмәде, соңрак бу дәшмәү нәтиҗәсендә Русия-Грузия, Русия-Сүрия, Русия-Украина низаглары килеп чыкты ди.
Шул ук вакытта Кашапов дөньяда уңай мисаллар да бар дип, Югославиянең таркалуын, Косово албаннарының серблардан котылуын атый. Ул елларда Көнбатыш һәм косово албаннары эшләрен бергә алып барды ди һәм аларның мисалында Европа берлегенә дә Русия халыклары вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Юлия Фәйзрахманова Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев исеменннән чыгыш ясады. Зәкиев Бельгиягә килер өчен виза ала алмаган. Ул бүген Төркиядә яши.
ТИҮ рәисе татарлар саны кимүе, Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирү мөмкинлеге, федераль үзәк белән шартнамәнең озайтылмавы, Татарстан Конституциясенең киселеп бетүе турында язган. Украинадагы сугышта Татарстан ирләренең дә сугышуы, 200дән артык кешенең үлеме турында әйтелде. Зәкиев Европа парламенты депутатларын 1992 елның 21 мартында үткән референдум нәтиҗәләре нигезендә Татарстан бәйсезлеген һәм дәүләт суверенитетын танырга чакырды.
Ә үз исеменннән Юлия Фәйзрахманова кеше хокуклары өчен көрәшүче активистларны якларга һәм җәмгыятьне демократик кыйммәтләргә өйрәтергә өндәде.
Башка халыклар вәкилләре
Форумда чечен халкының сөргендәге лидеры, сәясәтче Әхмәд Закаев Тау республикасын булдырырга кирәклеген белдерде.
Бу 1918-1920 елларда төрле Кавказ халыкларының берләшмәсе иде, ул хәтта өлешчә танылган дәүләт булды. Аның сүзләренчә, Ичкериянең сөргендәге тышкы эшләр министры АКШка барып, анда Вашингтон белән Тау Республикасын тану турында сөйләшүләр башлаячак.
Закаев моңа кадәр Чечня бәйсезлеге турында гына әйтеп килде, Тау Республикасын тану турындагы фикер яңа күтәрелә.
Брүссел форумында Әстерханнан Әнвәр Курманакаев Нугай республикасы исеменнән чыгыш ясады. Ул урысларның Екатерина II патшабикәсе тарафыннан нугай халкына карата геноцид ясалды, шуның нәтиҗәсендә ярты миллион кеше үтерелде дип сөйләде.
"Без үз җиребездә аз санлы халык булып калдык, без берни хәл итә алмыйбыз. Бөтен тапкан мал Мәскәүгә китә, халыкка берни калмый. Русия Украинага каршы сугыш алып бара, 5 мең нугай шушы канкоешка җибәрелде. Бу – бүгенге геноцид. Безнең халыкны юкка чыгару дәвам итә.
Без бөтен дөньяга мөрәҗәгать итәбез, 1783 елда булган геноцидны тануны сорыйбыз. Ул вакытта башкарылган коточкыч ерткычлыклар, вәхшилек турында сөйләү дә, уку да кыен. Бу кабатланмаска тиеш", диде ул.
Курманакаев "Әстерхан – Нугай Урдасының үзәге, без бу җирдә үз дәүләтебезне булдырырга телибез", дип белдерде.
Русиянең халык депутатлары җыены вәкиле Андрей Сидельников Русиянең 1991 елдагы чикләрен саклап калу мөмкин нәрсә түгел дип саный.
"Русияне җимерү эшен Путин үзе башлады. Илдәге ирекне буу, демократик институтларны юкка чыгару, төбәкләр арасында акчаны гаделсез бүлү, Украинага бәреп керү, ә аңа кадәр Грузиягә, Чечняга һөҗүм итү – Русиянең сакланып кала алмавының төп сәбәпләре.
Русия халыкларның бәйсезлек өчен көрәшүе – хак гамәл. Бу авыр эш, аеруча күршедә генә Русия кебек иреккә каршы торган көч булганда, аның янында яшәүче халыкларга авыр булачак. Бәйсезлек – ул җаваплылык та. Бу очракта халыкларга берләшергә кирәк, Украинага ярдәм итү дә мөһим. Аның җиңүе Русиядә коллыкка калдырылган халыкларга да иреккә юл ачачак", диде ул.
Көнбатыш экспертлары чыгышы
Европарламент депутаты, Польшаның элекке тышкы эшләр министры Анна Фотыга сүзләренчә, Украинадагы сугыш нәтиҗәләре Татарстан һәм Башкортстанның, һәм, мөгаен, башка кайбер республикаларның киләчәк статусына тәэсир итәчәк.
"Иң беренче эш - Украинага бу сугышта җиңәргә ярдәм итү, корал, акча белән һәм качакларны кабул итүдә булышу. Бу безнең мәнфәгатьләрдә. Аннары, Русия җиңелгәч, кайбер халыкларның бәйсезлеген игълан итү белән Русия җирлеген үзгәртеп кору мөмкиндер. Ләкин бу аларның үзләреннән тора", диде Фотыга.
Форумның бүгенге темасын депутат "бик катлаулы" дип атады.
Америкадагы Һадсон институты өлкән хезмәткәре, Европа, Евразия, НАТО һәм трансатлантик мөнәсәбәтләрне өйрәнүче аналитик Люк Коффи Русиянең таркалу ихтималын СССР таркалуының дәвамы итеп карый. Көнбатыш Русия төбәкләре арасында ничек тә сугыш булдырмау турында уйларга тиеш ди ул.
"Көнбатышка Русиядәге хәлләргә бәйле мондыйрак фикерләр бар. Беренчедән, бу ил ничә дәүләткә бүленәчәк. Икенчедән, дистә меңнәрчә ирләрнең сугыш тәҗрибәсе булачак, милли азчылыкларда аларның саны күбрәк булачак. Өченчедән, Төркия һәм Кытай таркалып килүче Русия эчендә зур роль уйнаячак. Дүртенчедән, хосусый гаскәрләр дә үз ролен уйнаячак. Көнбатыш Русия төбәкләре арасында сугыш булдырмау, атом куәтен ничек контрольдә тоту, яңа илләргә икътисади авырлыкларны җиңүдә ничек ярдәм итү турында уйларга тиеш. Тагын бер мәсьәлә - Русия йогынтысында булган илләр. Мисал өчен, Сүрия, Африканың кайбер илләре белән нишләргә?", ди Коффи.
Форумда Украина Югары Радасы депутаты Олег Дунда да катнашты. Ул Украинага һөҗүме өчен Русия репарация түләргә тиеш булачак диде. Русия төбәкләре табигый байлыкларны сатканнан кергән табышның 15% түләячәк дип белдерде депутат.
Дунда Татарстан, Башкортстан һәм башка республикалар бәйсезлеген 1990нчы еллардагы референдумнар нәтиҗәсе нигезендә танырга чакырды. Референдум уздырмаган төбәкләргә моны электрон рәвештә оештырырга тәкъдим итте. Чиратта Татарстан һәм Башкортстан бәйсезлеген тану диде Олег Дунда.
Былтыр 18 октябрьдә Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде. Радага Башкортстан һәм Татарстан бәйсезлеген тану турында мөрәҗәгать тә кертелде.
Резолюция
Форумда биш бүлектән торган резолюция кабул ителде. Аларның эчтәлеге болайрак:
- Һәр азат ителгән халык һәм төбәк халыкара хокуклар нигезендә үзбилгеләнергә тиеш дигән фикерне алга сөрү.
- Европа берлеге илләре лидерлары һәм НАТО вәкилләренең асаба халыклар һәм төбәкләр вәкилләре белән турыдан-туры диалог кирәклеге.
- Пост-Русиядәге үзгәрешләрнең берничә сценариен төзү, асаба халыклар һәм төбәкләрнең диссидент лидерларына ярдәм итү чаралары булдыру.
- Русияне деколонизацияләү - Европада һәм дөньяда озак вакытлы тынычлыкка ачкыч.
- Киләчәктә төзеләчәк бәйсез дәүләтләрне атом коралыннан арындыру һәм демилитаризацияләү, аларның бәйсезлеген тану.
- "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" бишенче тапкыр уза. Аның беренчесе 2022 елның май аенда Польша башкаласы Варшауда узды. Икенчесе 2022 елның июль аенда Чехия башкаласы Прагада үтте. Өченчесен 2022 елның сентябрендә Польшаның Гданьски шәһәрендә үткәрделәр. Дүртенчесе 2022 елның декабрендә Швециянең Һелсиңборг шәһәрендә узды.
- Соңгы бер елда милли хәрәкәтләр Путиннан соң булачак Русиядәге тормыш, Русияне деколонизацияләү, илдә яшәүче халыкларның үзбилгеләнүе турында күп сөйли башлады. Әлеге көн тәртибен алга сөрүче берничә оешма барлыкка килде. Алар башлыча чит илләрдә эшли.
- Шул ук вакытта Русиянең бөтенлеген бозуга бәйле кануннар кырыслатыла бара. 2020 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин илнең бөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канунны имзалады. Документка ярашлы, бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Моннан тыш, илнең бөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала. Моның өчен Русия Җинаять кодексына ил бөтенлеген бозу турында яңа маддә өстәлде. Әлеге канун өлгесе Русия Конституциясенә президент Путин тәкъдиме нигезендә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум