Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты каршында Татарстанда атом энерготехнология станциясе төзүгә каршы пикет узды. Бу хакта чараны оештырган Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов Азатлыкка белдерде.
Пикетта 20дән артык кеше катнашкан.
"Без атом энерготехнология станциясенә каршы", "Чернобыль, Фукусима 1, чиратта кем?" дигән шигарьләр тотып торганнар. Акциядә Казан янында чүп яндыру заводын төзүгә каршы булуларын белдергәннәр, токсин һәм диоксинга мониторинг уздыруны сораганнар.
Пикет барышында Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә юлланачак хатка имза җыелган. Гарапов сүзләренә караганда, акция вакытында гына да йөздән артык кеше кул куйган.
"Кешеләр үзләре килеп кул куйган. Күрәсең, бу турыда алдан укып килгәннәр. Без интернетта пикет турында хәбәр иткән идек. Бу әле башы гына. Имза җыю дәвам итә. Беркем дә каршы чыкмады", диде ул.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Татарстанда "Росатом" ширкәте водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү тәкъдимен хуплап чыкты. Республика моннан икътисади файда күрәчәк диелсә, белгечләр аның экологик фаҗига белән тәмамлану ихтималын фаразлый.
"Росатом" вәкиле төзеләсе станциянең Кама аланындагы төзелә башлап ташланган атом станциясе белән бернинди уртаклыгы да юк, әмма аны да көн тәртибеннән төшереп калдырмыйлар.
- Кама Аланындагы атом электростанциясе 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелеге төзелешкә протест белдерү сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә.
- Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте атом станциясе республика экологиясенә зур зыян сала дип саный. АЭСка альтернатив буларак алар җил белән эшләүче электр станцияләре төзүне тәкъдим итә һәм бу җил белән эшләүче станцияләрнең потенциал көче Түбән Кама ГЭСы куәтеннән 27 тапкыр артыграк булуын белдерә. Алар Татарстанда җитештерелгән энергия Татарстанга җитәрлек дигән фикердә.
- Русия хөкүмәтенең Кама Аланы шәһәрендә Татар атом станциясе төзелешен яңарту карарына татарстаннар берничә мәртәбә каршы чыкты.
- Шул ук вакытта Татарстанның Яшел Үзән районы Яңа Николаевка авылында чүп яндыру заводы төзелә. Аны 2023 елның декабрендә тапшырырга тиешләр. Бу төзелешкә халык нык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде. Узган ел ахырында санкцияләр сәбәпле корылманы кулланышка тапшыру вакыты "билгесез вакытка" кичектерелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум