Подкасттагы тезислар:
- Элек чишмәдән сап-салкын эчкәннәр, бүген белгечләр моны киңәш итми.
- Иртән җылы су эчү кирәк, ул организмны уятып җибәрә
- Йокыга җитди карарга кирәк. Баш мие эшчәнлеге өчен 8 сәгать мәҗбүри
- Кояш белән бергә яту, кояш белән бергә тору - авыл кешесе өчен әйбәттер, ә шәһәр кешесенә нишләргә?
- Алсу 6 сәгатьтән артык йоклый алмый, ул үзен мәҗбүр итәргә тиешме?
- Иртә ятып иртә тору - иң файдалысы.
- Киләсе чыгарылыш баш мие эшчәнлеген турында булачак.