Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русия хәрбиләрен украин әсирен атып үтерүдә гаепли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украина һәм Русия Telegram-каналларында видео таралды. Анда хәрби кием кигән коралсыз ир урман янында тәмәкесен тартып бетерә, "Украинага дан!" ди, шуннан соң аңа автоматлардан аталар һәм ул егыла.

Интернетта "Украинага дан!" дигән коралсыз әсирне үтерүләре видеосы чыкканнан соң, Украина иминлек хезмәте "Сугыш кануннарын һәм йолаларын бозу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Бу хакта илнең баш прокуроры Алексей Костин хәбәр итте.

Элегрәк Украина һәм Русия Telegram-каналларында видео таралды. Анда хәрби кием кигән коралсыз ир урман янында тәмәкесен тартып бетерә, "Украинага дан!" ди, шуннан соң аңа автоматлардан аталар һәм ул егыла. Бу язма кайчан һәм кайда төшерелүе дә, һәлак булган дип фаразланучы хәрбинең кем булуы да билгеле түгел.

Тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры офисын бу хәлләрне тикшерергә чакырды. "Русия хәрбиләре коралсыз украин әсирен "Украинага дан" дигән сүз өчен, үлем җәзасына дучар итә. Бу – әлеге сугышның геноцид булуына тагын бер дәлил. Гаеплеләр гадел хөкем каршына басарга тиеш", дип язган ул.

Украина кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец бу видеоны үзенең башка илләрдәге хезмәттәшләренә һәм Украинаның халыкара партнерларына җибәрүен белдерде.

Украина президенты Владимир Зеленский видеога фикер белдереп, "без үтерүчеләрне табачакбыз", диде.

  • Бу – әсир төшкән коралсыз хәрбиләрне үтерүләре яздырылган беренче видео түгел, мондый хәлләр Русия солдатлары тарафыннан да, украин хәрбиләре ягыннан да булды.
  • Һәр очракта тарафлар бер-берсенең хәрбиләрен сугыш җинаятьләре кылуда гаепләде. Украина хакимиятләре үз гаскәренең хәрбиләре кылган булырга мөмкин җинаятьләрне тикшерергә сүз бирде. Русия хакимиятләре исә украин әсирләрен үтерү белән бәйле видеоларга фикер белдермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG