Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган елның көзеннән Башкортстаннан чит илләргә 13,6 мең кеше күченгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел республикадан 52 700 кеше киткән. Русиянең башка төбәкләренә - 39 мең 87 кеше, чит илгә - 13 мең 613 кеше  (шуларның 10 мең 615е – БДБ илләренә) күченгән.

Узган елның көзеннән Башкортстанда яшәп калучылар саны 1479 кешегә кимегән. Бу хакта, Башстат мәгълүматларына таянып "Пруфы" яза.

Оешма мәгълүматынча, былтыр Башкортстанда миграцион хисаптан 138 054 кеше төшкән. Аларның 85 мең 354е Башкортстанның башка районнарына күчеп киткән.

Республикадан китүчеләр саны исә 52700 кеше булган: Русиянең башка төбәкләренә - 39 мең 87 кеше, чит илгә - 13 мең 613 кеше (шуларның 10 мең 615е – БДБ илләренә) киткән.

Башкортстанга яшәү өчен дип килүчеләр саны 136 мең 575 кеше булган. Республикага Русиянең башка төбәкләреннән 37 мең 227 кеше, чит илдән 13 мең 994 кеше (БДБ илләреннәнн килүчеләре – 10 мең 439 кеше) күчеп килгән

Иң күп кеше Уфадан күчкән – 30мең 956 кеше. Алга таба Стәрлетамак (6912), Туймазы районы (6216), Уфа районы (4323), Нефтекамски (3885) килә.

Узган ел ахырында Башкортстанда яшәүчеләрнең 70 процентка якыны төбәктән күчеп китәргә тели, дип хәбәр ителде. Сораштыруда катнашканнарның 25 проценты - чит илгә, 40 проценты - Русиянең башка төбәгенә күченер идем дигән. 28 проценты гына Башкортстанда калуны сайлаган.

  • Былтыр гыйнвар-май айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Башкортстаннан күчеп китүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан, дип хәбәр ителде. Ничә кешенең сугыш сәбәпле китүе әйтелмәде.
  • Элегрәк Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты аналитиклары Уфаны яшәү өчен начар шәһәрләрнең берсе дип таныган иде. Тикшеренүдән күренгәнчә, аерым алганда Уфадагы төп проблемнар медицина хезмәте күрсәтү, тормыш дәрәҗәсе, экологик мохит, торакның кыйбат булуы белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG