Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рудольф Нуриев: иреклек, кыргый дуамаллык, кыюлык


Рудольф Нуриев (1938-1993)
Рудольф Нуриев (1938-1993)

Рудольф Нуриев татарны дөньяга таныткан иң билгеле шәхесләрнең берсе. Балет сәнгатендә югарылыкка ирешә алган талант иясен "очучы татар" дип йөрткәннәр. Тууына 85 ел уңаеннан мәшһүр биюченең сере хакында сөйләшәбез.

17 мартта мәшһүр балет биючесе, балетмейстер​ Рудольф Нуриев тууына 85 ел булды. Туган көнендә Казанда, Уфада аның турында фильмнар күрсәтелде. 19 мартта Уфаның опера һәм балет театрында биюче истәлегенә зур концерт узачак. Ул "Нуриев көннәре" проекты кысаларында уза. Нуриевның туган көнендә Казанда биючегә куелган һәйкәл янында аның исемен шәһәр үзәгендәге урамга бирүне таләп итеп ялгыз пикет узды. Казандагы опера һәм балет театрында бу көннәрдә тынлык, Рудольф Нуриевны искә алган тамашалар афишада күренми. Ә менә 13-31 майда аның исемендә балет фестивале узачак.

Рудольф Нуриевны ике халык, ике республика үзара бүлешергә ярата. Башкортлар аны башкорт буларак кабул итә, татарлар аны үз милләттәше дип таный. Әнисе - Уфа татары, әтисе - Казан губернасыннан була. Ике республикага да, ике милләткә дә якын шәхес. Рудольф Нуриевның балачагы Башкортстанда, Уфада уза. Төрле хореография коллективларына йөри, биергә өйрәнә, Уфаның опера һәм балет театрында беренче адымнар ясый. Уфада ул вакытта хореография училищесы булмаганга Петербурга китә, зур тормыш бусагасын атлый.

Ике милләт аны үзара бүлешергә яратса да, ул үзе хакында "Без, татарларның каны тизрәк ага, ул һәрвакыт кайнап чыгарга әзер. Минемчә, без сагышлырак, сизгеррәк тә. Татар - асылда шактый катлаулы зат ул. Мин дә шундый" дип әйтеп калдыра. Дөнья аны "очучы татар" дип таный. Әмма бүген Нуриевның кемнеке, нинди милләттән булуы артык мөһим дә түгел. Нуриев феномены – аның туган көнендә менә шул хакта сөйләшү урынлы.

Рудольф Нуриевның илдән китүенә 60 ел. Ни өчен ул бу адымга барган?
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:13 0:00

Совет илендәге авторитар систем кысаларына сыймыйча, һәр кеше тоталь контроль астында булган чорда талант иясе моны кабул итмичә гастроль вакытында көнбатышта калырга карар итә, Франциядән сәяси сыену сорый. Бу хәл 1961 елда була һәм ул вакыт өчен үтә дә кыю адым санала. Балет йолдызы буларак уч төбендә йөртелгән кеше бер мизгелдә хыянәтче, читкә качучы, көнбатышка сатылучы буларак тамгалана һәм кешеләрнең хәтереннән юк ителү язмышына дучар ителә. 1962 елда аны дәүләткә хыянәт итүдә гаепләп, читтән торып 7 ел төрмәгә хөкем итәләр.

Балет биючесе Франциядә, төрле илләрнең иң мәшһүр сәхнәләрендә чыгыш ясап, халык яратуына, ихтирамына күмелеп яши. Кайбер елларда аның чыгышлары саны 300гә җитә, үтә дә тыгыз график белән яши ул. Ул һәр җирдә көтеп алынган артист. Нуриев совет кешесенә тәтемәгән иректә яши, иҗат итә. Әмма мөһаҗирлекнең тискәре яклары да бар: ул туганнарын, якыннарын күрә алмыйча тилмереп яшәргә мәҗбүр була. Үзгәртеп кору елларында исә феникс кошы кебек, җиңүче буларак туган якларына кайта ала.

Татар милли хәрәкәте ветераны Галишан Нуриәхмәт Рудольф Нуриевны балачактан хәтерли. Балалар йортында тәрбияләнгән Галишан да биюче булырга хыялланган, әмма теләге тормышка ашмаган. 5нче сыйныфта белем алган балага балет белән шөгыльләнергә соң дигәннәр. "Рудольф та балет белән соң шөгыльләнә башлый, аңа да булмый, мөмкин түгел диләр, әмма таланты һәм күбрәк үҗәтлеге, тәвәккәллеге аркасында барыбер укый, балет биючесе булам дигән хыялына хыянәт итми һәм үз дигәненә ирешә", ди Галишан Нуриәхмәт Нуриев турында.

Рудольф Нуриев
Рудольф Нуриев

— Без берничә малай белән Уфаның опера һәм балет театрына йөрдек, чөнки бу сәнгатькә мөкиббән киткән вакыт иде. Биюче булырга хыялландым. Бу 1952-1953 еллар иде. Нуриев инде балет труппасының массовкаларында катнаша иде. "Сыңрау торна" балеты дип хәтердә калган, — дип искә ала Галишан Нуриәхмәт Рудольф Нуриев белән танышкан вакытын. — Дәртле, төз гәүдәле. Бераз борыны югары иде, тәккәбберрәк сөйләшә дип истә калган. Хәзер уйлыйм, ул балачакта ук үзенә югары бәяне куя белгән, вәкарьлеген аңлаган. Таныштык. Исемең ничек дим. Рудольф ди. Татарчасы Әрдәлифме дип яңадан сорадым. Юк, әтием кушкан исемем Рудольф дип җавап кайтарды. Без бергә шул Уфаның опера һәм балет театрында кайнаштык. Аннары ул укырга Петербурга китте.

Галишан Нуриәхмәт аның СССРдан качу вакытын искә ала. Әгәр дә ул китмәгән булса, аны барыбер басарлар, юк итәрләр иде, КГБ аны җенси карашлары өчен эзәрлекләп, интектерер, сындырыр һәм систем аны үз мәнфәгатьләрендә кулланыр иде дип фикерләре белән уртаклаша.

Нуриев богауларны өзә алды. Талант кына түгел, гаҗәп кыю, батыр кеше булып чыкты

— СССР вакытында кешеләр, аеруча татар-башкортлар басылган, изелгән килеш яшәде, бар тармак тоталь контроль астында булды. Сәнгать өлкәсендә дә шулай, ирекле сулыш алучылар юк иде. Әмма Нуриев шул богауларны өзә алды. Талант кына түгел, гаҗәп кыю, батыр кеше булып чыкты. Ул танылырга, яңа үрләрне яуларга теләде һәм бу теләк аңа алга барыр өчен көч биргән, күрәсең, — дип сөйләвен дәвам итә Галишан. — Әгәр ул СССРда калган булса, аны кешелектән чыгарырлар иде. Гел үзгә булуына басым ясап, эләктереп алып, эзәрлекләрләр иде. Сәнгатьтә ирек булмаганда үсеш була алмый. Нуриев аны аңлаган.

Аның Франциядә калуын ишетеп шаккаткан идем. Моңа кадәр булган хәл түгел бит. Мин Ташкентта эшләп йөргән вакыт. "Огонек" журналының бер санында Нуриевның портреты чыкканын хәтерлим, Мария театрының яшь йолдызы Рудольф Нуриев дип язылганы истә. Китапханәгә барып аласы идем шул журналны. Сорадым. Китапхәнәче: "Это вы про предателя Нуриева спрашиваете?! Этот номер уже изъяли и уничтожили" дип әйтеп салды. Хәтта китапханәләрдән юк иттеләр ул журналны. Аннары матбугатта Рудольф Нуриевны бары тик хыянәтче, сатлыкҗан дип телгә алынган мәкаләләр басылды, аның белән авыз чайкадылар.

Рудольф Нуриев Казан опера һәм балет театрында дирижерлык итә, 21 май 1992
Рудольф Нуриев Казан опера һәм балет театрында дирижерлык итә, 21 май 1992

Соңгы күрешүебез Казанда булды. 1992 ел булган ул. Без Татар конгрессына Ташкенттан делегация буларак килдек. Опера һәм балет театры белән конгресс бинасы арасындагы урамда торам. Янымда бергә килгән ханым. Карыйм, эре атлап төз гәүдәле кеше килә, башында – кара берет. Бәрәкалла, Рудольф Нуриев бит бу! Дәштем. "Галишка, а ты совсем не изменился!" дип үз итеп дәште. Ул Казан опера һәм балет театрында "Ромео һәм Джульетта", "Щелкунчик" балетларына дирижерлык итте.

Нуриев инде ул вакытта авырган булган, йөзендә үлем төсе бар иде. Озак яшәмәде, әмма Нуриев йолдызын кабызып китте. Ул ирекле булып китте.

Биюче Нурбәк Батулланың бию сәнгатенә килүенә Нуриев шәхесе тәэсир итә. Батулладан икенче Нуриев булуын көттеләр, аны "очучы татар" белән еш чагыштырдылар. Әмма Батулла мин - Рудольф түгел, ә Нурбәк булу юлын сайладым, балет сәнгатеннән киттем, дип аңлата. Нурбәк Нуриевны кыргый энергияле биюче, дуамал, иреклекне сөюче шәхес дигән сүзләр белән тасвирлый.

Нуриев балет сәнгатенә йөрәк белән биюне, кыргый дуаммалыкны, ачык эмоция белән биюне алып килә

— Нуриевның балет сәнгате үсешенә керткән өлеше хакында коры фактларны искә төшерсәң дә, шаккаттасың. Мәсәлән, ул – ирләр киемен үзгәрткән һәм балетта ир ролен күтәргән шәхес. Аңа кадәр сәхнәдә төп кеше – балерина, ә ирләр аңа ярдәм итүче буларак кабул ителә. Ир биюче балерина ял итеп алганда әз генә биеп алган да шуның белән бетте. Нуриев ир биючесенең техникасын камилләштерә: югары итеп аяк очына басу өслүбе аныкы, бер ноктадан икенче ноктага бөтерелеп бару – шанэны югары тизлектә башкаруга берсе дә җитә алмый, — дип аңлата Батулла. — Әмма иң мөһиме – "рафинированный", бернинди дә үзгәреш кичермәгән балет сәнгатенә Нуриев йөрәк белән биюне, кыргый дуаммалыкны, ачык эмоция белән биюне алып килә. Ул балет белән кызыксынмаган кешеләрнең дә бу сәнгать төренә игътибарын җәлеп итә. Әле "битломания"гә кадәр "рудиомания" күренеше була, кешеләр Нуриев аркасында балет белән шаша башлый.

28 елдан соң иленә кайткан Рудольф Нуриев Киров театры сәхнәсендә Жанна Әюпова белән "Сильфида" балетында төп партияне башкара, 17 ноябрь 1989
28 елдан соң иленә кайткан Рудольф Нуриев Киров театры сәхнәсендә Жанна Әюпова белән "Сильфида" балетында төп партияне башкара, 17 ноябрь 1989

Нурбәк Батулла да Рудольф Нуриевның феномены аның ирекле булырга омтылуда һәм кешелек дөньясына хезмәт итеп яшәүдә дип аңлата.

— Без әти белән аның биографиясен яхшы өйрәндек, аның турында еш фикерләшек, аның хакында төрлесен укыдык, карадык. Һәм мин ясаган нәтиҗә мондый – Нуриевның иркенлеккә омтылышы булган. Ул аның өчен бик табигый хис. Ирексезләү, кешеләрне ниндидер кысаларга кертүне җене сөймәгән. Басымны сизсә, шунда ук протест күрсәткән, тормышы, сәнгате аша ирексезлеккә каршы торган.

Нуриев сәяси буяуларга буялган булса да, ул сәясәттән өстенрәк булуга ирешә ала. Никадәр пычратырга теләсәләр дә, кара төскә буярга тырышсалар да, ул керләнми. Бер уйлаганда, ул аны мыскыл иткән дәүләткә үч саклый ала, нәфрәтләнә ала иде, әмма аның авызыннан совет илен сүккән сүз чыкмый. Ул иреккә киткән һәм бөтен тормышын балет сәнгатенә багышлаган. Аның шәхесе, аның тормышы ул кешелеклелек, мәрхәмәтлек үрнәге. Ул кешеләргә хезмәт итү белән бәхетле була.

Белешмә: Рудольф Нуриев

Рудольф Нуриев (1938-1993) — совет, британ, француз балет артисты һәм балетмейстеры, Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры солисты.

1938 елның 17 мартында Иркутски янында поездда дөньяга килә.

1961 елда труппаның Париждагы гастрольләре вакытында сәяси сыену сорый һәм Көнбатышта кала.

Инглиз балеринасы Марго Фонтейн белән 17 ел дәвамында дуэт биеп дөньяга таныла. 1983-1989 елларда Париж операсының балет труппасы белән җитәкчелек итә. Гомеренең ахырында үзен дирижерлыкта сынап карый.

Рәсем һәм сәнгать әйберләре коллекционеры була, дөньяның төрле илләрендә күчемсез милек сатып ала.

1993 елның 6 гыйнварында Парижда вафат була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG