Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу мәчет төземәсеннәр өчен махсус эшләнә". Мәскәүдә гыйбадәт йорты төзелеше тирәсендә яңа гауга


Мәскәүдә гает бәйрәменә килүчеләр намазны урамда укырга мәҗбүр. 2017 елгы фото.
Мәскәүдә гает бәйрәменә килүчеләр намазны урамда укырга мәҗбүр. 2017 елгы фото.

Православ активистлары 60 мең кешене сыйдырышлы мәчет төзелүе турында чаң суга. Мөфтиятләр бу төзелеш хакында хәбәрдар булмавын белдерә. Белгечләр бу низагны мәчет төзетмәс өчен кулланылучы политтехнология дип саный.

Мәскәүдә фаразланган мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы. Шул ук вакытта мәчетне төзетүченең кем булуы, бу нинди проект булачагы турында мәгълүмат яшерелгән. Рәсми мөфтиятләр "мәчетне без салмыйбыз" ди. Азатлык Русия Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм белгечләр белән сөйләште.

Бу шул ук Тынычлык проспектында, Люблинода мәчетне төзүгә каршы булган кешеләр. Шул ук бер кешеләр йөри.

Cоңгы вакытта православ активистлар Мәскәүдә Русиянең иң зур мәчете - 60 мең кешене сыйдырышлы гыйбадәтханә салуга каршы кампания башлады. Сүз шәһәрнең Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында алып барылучы төзелеш турында бара. Православлар бу җирләрне изге урын саналуын әйтә. Медиа хәбәр итүенчә, 19 мартта җирле халык күл янында дога кылырга һәм мөселман үзәге төзелешенә каршы имза җыярга җыелган. Урынга полиция килгән. Куәт оешмасы вәкилләре берничә кешене тоткарлаган. Бу чарага экоактивистлар да кушылган. Алар төзелеш күлнең саегуына китерәчәк дип белдерә.

Җирле хакимият әлегә мәчет төзелешен расламаган, кире дә какмаган. Төзелеш алып барылган урында куелган мәгълүмати тактада "Дмитриевски урамы" дип исемләнгән транспортка күчеп утыру үзәге төзелә дип язылган.

Шул ук вакытта активистлар монда 60 мең кеше сыйдырышлы мөселман үзәге төзелә дип тәкрарлый. Православларның "Спас" телеканалында моңа багышлап тапшыру да төшерелде.

Бөтендөнья урыс халык соборы бюросы әгъзасы, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мәчет төзелешен раслап чыгыш ясады. Аның мәгълүматынча, гыйбадәтханә 49 мең кешене сыйдыра алачак. Бу комплекс мәчет, мәдрәсә, ислам академиясе, сәүдә үзәге, кунакханәдән торачак диелә.

Мәскәүдә яңа мәчетләр төзелмәде, бары намаз бүлмәләре, намаз заллары барлыкка килде

"Әлеге мәсьәлә хәл ителгән. Төзелеш башланды", дип белдерде ул эфирда һәм мәчетнең проекты "тар даирәгә генә билгеле" дип өстәде.

Моннан тыш, ул берничә кат мәчет Русиянең Украинада алып барган "махсус хәрби операциясен" (Русиядә Украинага каршы сугышны шулай атыйлар - ред.) хупламаган мигрантлар өчен салына дип кабатлады.

Тапшыруда православ атакае Дмитрий Селивановский мәчет төзелешен "бу безнең чиркәү тормышына һөҗүм итү" дип атады.

Шул ук вакытта мәчетне кем төзетүе әйтелми. Кайбер cайтларда, мессенджерларда моның артында Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин, мөфти Равил Гайнетдин, яки Әлбир Крганов торырга мөмкин дип язды. Әмма бүгенгә кадәр барлык мөфтиятләр дә әлегә мәгълүматны кире кагып килә.

Русия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка әлеге төзелешкә мөфтиятнең катнашы юк дип белдерде.

"Безнең Диния нәзарәтенә беркем бернинди җир биргәне юк. Минем бер кәгазьне дә күргән булмады. Шуңа күрә безнең хәзрәтебез мәчетне кем төзетүе, ул нинди мәчет булачагы турында сөйләшергә җыенганы юк", диде ул.

Шул ук вакытта Мөхетдинов фаразланган мәчет төзелешенә каршы чыгучылар элегрәк башка урында мәчет салуга каршы хәрәкәттә йөргән кешеләр булуын әйтә.

Мәчетне төзетмәс өчен шундый бер политтехнология алып барыла: янәсе, кемдер хәл итә, шуннан соң җир бүленә, аннан җәмәгатьчелек каршы чыга башлый

"Бу шул ук Тынычлык проспектында, Люблинода мәчетне төзүгә каршы булган кешеләр. Шул ук бер кешеләр йөри. Имеш, алар дагыстан, чеченнар һәм башка Русия халыклары мәчет салуны сораган булса, рөхсәт итерләр иде, ди (сүз Роман Силантьев белдерүе хакында бара). Мигрантлар өчен бирергә ярамый диләр. Берничә көннән соң Ресин (Владимир Ресин - Мәскәүдә чиркәү төзү програмы кураторы, Дәүләт думасы депутаты) бер әңгәмәсендә без 200 чиркәү салу өчен меңләгән мигрантка мохтаҗ диде. Чиркәү төзү өчен аларга мигрантлар кирәк, бу бичаралар намазларын укысын, сугышта үлеп калганнарны искә төшерсен дип дога кылырга мөмкинлек тудыру ярамый булып чыга", ди ул.

Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр итүенчә, Русия мөселманнарының Диния мәҗлесе рәисе Әлбир Крганов та үзенең бу мәчет төзелешенә катнашы булмавын белдергән.

Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла Әширов мәчетне кем төзүе турында хәбәрдар булмавын әйтте. Шул ук вакытта ул Мәскәүдә мәчетләр җитми дигән фикердә.

"Бүген мәчетләр бөтен җирдә җитми. Русиядә дә, Европада да мөселманнар күбәя. Мәчетләргә ихтыяҗ арта.

Халык төрле нәрсәгә каршы чыга ала. Паркта чиркәү салырга теләсәләр, аңа да кайвакыт каршы чыгалар. Мондый каршылыклар төрле өлкәдә була. Шул ук хәл Татарстан һәм Башкортстанда да күзәтелергә мөмкин. Йә чүп яндыру заводына каршы чыга. Халык төрле мәсьәләләрдә үз фикерен җиткерә", диде ул.

Шул ук вакытта ул мәчет төзелешенә каршы нинди көчләр торуын әйтә алмады. Роман Силантьевны ул оештыручы дип түгел, бары "теоретик" буларак күрүен белдерде.

"НЕРУССКИЙ" Telegram каналын алып баручы, публицист Ринат Мөхәммәтов бу кампания мәчет төзетмәс өчен махсус алып барылучы политтехнология дип саный. Аныңча, мондый "фальш проект"лар соңгы 15-20 елда еш күзәтелә.

"Шуны аңларга кирәк, Сергей Собянин Мәскәүнең мэры булып беренче тапкыр сайланган вакытта үз програмының бер пунктына мөселманлаштыруны, мигрантлар килүне туктатачагын ачыктан-ачык әйтте. Шул вакыттан бирле әллә ни үзгәрмәде. Мәскәүдә яңа мәчетләр төзелмәде, бары намаз бүлмәләре, намаз заллары барлыкка килде. Мин моны аңлы рәвештә эшләнүче стратегия дип саныйм. Хакимияткә якын торган Әлбир Крганов та инде ун ел буе Коммунарка бистәсендә җир алмакчы була.

Бер версия нигезендә, Кргановка Коммунаркада мәчет салу урынына шушыннан (Изге күлдән) җир бүлеп биргәннәр. Икенче версиядә Равил Гайнетдин төзетә диләр, ләкин ул әлеге урыннан баш тартуы әйтелә. Мәчет төзелеше Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән бәйле була ала диләр. Бу шәхси җир кишәрлеге. Беркем дә ачыктан-ачык берни расламый, пиар ясамый, шәрехләми. Мондый хәл тагын да шомландыра.

Бу Мәскәүдә берничә тапкыр кулланылган классик схема

Бу Мәскәүдә берничә тапкыр кулланылган классик схема. Мәчетне төзетмәс өчен шундый бер политтехнология алып барыла: янәсе, кемдер хәл итә, шуннан соң җир бүленә, аннан җәмәгатьчелек каршы чыга башлый. Бераздан бу урынның бик истәлекле җир икәне, яисә бердәнбер парк булуы, машина куяр өчен бердәнбер урын булуы ачыклана. Әлеге очракта да мәчетне православларның изге урынында төзелүе турында әйтелде. Ризасызлык күрсәткән җәмәгатьчелекнең фикерен исәпкә алып, гәрчә башка вакытта еш кына халыкның теләге санга сугылмый, хакимият бу мәсьәләне бер ун елга суза. Коммунарка бистәсендә дә мәчет төзелеше ун ел дәвамында карала", ди ул.

Мөхәммәтов фикеренчә, бүген мәчет салырга теләмәсәләр дә, хакимият мөселманнарны Украинага каршы "махсус операция"дә катнашырга чакыра.

"Социаль челтәрләрдә, Telegram каналлардагы мәчет төзелешенә каршы булучыларны карадым. Миңа бүген Украинада алып барылучы "махсус операция" түгел, ә икенче чечен сугышы бара кебек тоелды. Бүген Русия пропагандасында Көнбатыш, НАТО, Украина фашизмына каршы тору һәм интернационализм рухын күтәрү эше алып барыла. Мәчет тирәсендәге низагта "Спас", "Царьград" кебек православ каналлары Русия пропагандасы эшен юкка чыгара. Бер яктан мөселманнарны уртак дошманга каршы күтәрелергә чакыралар, икенче яктан, мөселманнарның теләкләренә каршы киләләр һәм үзләрен үк дошман итеп чыгаралар.

Бер яктан мөселманнарны уртак дошманга каршы күтәрелергә чакыралар, икенче яктан, мөселманнарның теләкләренә каршы киләләр һәм үзләрен үк дошман итеп чыгаралар

Мәчет төзү мәсьәләсен миграция һәм милләтара сәясәткә, хәтта кайвакыт геосәясәткә кушып җибәрәләр. Бу һич кабул ителә алмый. Шәһәрдә бары дүрт мәчет кенә бар. Дини яһудләр азрак булуына карамастан, синагогалар саны мәчетләргә караганда күбрәк. Русия шәһәрләре белән чагыштырсак, Европаның теләсә кайсы шәһәрендә мәчетләр саны күбрәк булуы күренә. Русия җитәкчеләре йөрәгенә якын булган Кытайның Пекин шәһәрендә дә берничә дистә мәчет эшли. Мәчетләр мигрантлар өчен генә дип әйтүне ксенофобия дип бәяләргә була.

Җитәкчеләрнең гыйбадәтханә төзү мәсьәләсен хәл итәргә бернинди теләге дә юк. Шул ук вакытта алар мөселманнарның ниндидер махсус операцияләрдә актив катнашуын тели", диде Ринат Мөхәммәтов​.

Мәскәү мәчетләре харитасы
Мәскәү мәчетләре харитасы
Синагогалар саны мәчетләргә караганда күбрәк

Бүген Мәскәүдә дүрт мәчет эшли. Алар шәһәрдә яшәүче мөселманнарны сыйдыра алмый. Аеруча бәйрәм һәм җомга көннәрендә халык урамда намаз укырга мәҗбүр.

Элегрәк Мәскәүнең Текстильщики районында яңа мәчет салу өчен җир бүленгән иде. 2010 елда җирле халык оешкан төстә имзалар җыеп, оешма төзеп, махсус чаралар уздырып, мәчет төзү өчен көрәш алып барды.

Ул вакытта мөселман оешмалары мәчет булдыру өчен барлык документларны әзерләвенә карамастан, хакимият төзелешкә рөхсәт бирмәде. Район җитәкчеләре моны җирле халыкның мәчет булдыруга каршы чыгуы һәм ул урында парк төзергә җыенулары белән аңлаткан иде.

Русия Диния мәҗлесе рәисе Әлбир Крганов Мәскәүнең "Яңа Мәскәү" микрорайонындагы Коммунарка авылында мәчет төзеләчәген әйткән иде. Җир бүленеп бирелде дип әйтелсә дә, бүгенгә кадәр бернинди төзелеш тә башланмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG