Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Белгородтан соң Курски өлкәсе дә 9 майда Җиңү парады уздырудан баш тартты


Русиядә Җиңү парады. Архив фотосы
Русиядә Җиңү парады. Архив фотосы

Бу иминлекне күз уңында тотып эшләнә диелә. Төбәк хакимиятләре “Үлемсез полк” йөреше үтәргә мөмкин ди, әмма ул нинди форматта узачагы әлегә әйтелмәде.

Курскида иминлекне күз уңында тотып, 9 май уңаеннан Җиңү парады уздырмаячаклар. Бу хакта төбәк губернаторы Роман Старовойт игълан итте, дип хәбәр итә "Курские известия". Бу оператив штабның террорчылыкка каршы чараларны көчәйтү турындагы карары белән бәйле диелә.

Узган атнада 9 май уңаеннан хәрби парадны Белгород өлкәсе дә уздырудан баш тартты.

Төбәк губернаторы Вячеслав Гладков "Белгород үзәгендә күп санда техника һәм хәрбиләрне җыеп, дошманны провокацияләргә теләмибез", диде.

Төбәк хакимиятләре "Үлемсез полк" йөреше үтәргә мөмкин ди, әмма ул нинди форматта узачагы әлегә әйтелмәде.

Белгородта узган ел да Җиңү парады булмаган иде, әмма Курскида бу тантана узды.

  • Украина белән чиктәш төбәкләр – Курски, Белгород һәм Брянски өлкәләре даими рәвештә атышлар турында хәбәр итә. Русия хакимиятләре һөҗүмнәр Украина ягыннан ясала дип ышандыра. Бу хәбәрләргә Киев фикерен белдерми.
  • Мәскәүнең Кызыл мәйданында узарга тиешле төп парадның булмаячагы, яки аның эчтәлеген үзгәртәчәкләре турында хәбәр ителмәде.
  • Кремль сүзчесе Дмитрий Песков бу чара пландагыча узачак, әмма анда көчлерәк иминлек чаралары күреләчәк, диде.
  • Былтыр Русия президенты Владимир Путин, алдан көтелгәнчә, 9 май Җиңү көнен Украинага каршы сугышны аклар өчен кулланырга тырышты. Әмма белгечләр фикеренчә, ата-бабаларның җиңүләрен гомер буе үзеңнеке итеп күрсәтү инде барып чыкмый. Украина фронтындагы уңышсызлыклар җәмгыятьнең хакимияткә карата лояльлеген киметә.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG