Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башында Татарстанның үз керемнәре өчтән бергә кимегән


Иллюстртив фото
Иллюстртив фото

Быел керемнәргә салымнар планы әлегә 3,7 процентка гына үтәлгән. Шул ук вакытта 2023 елда Татарстанның гыйнвар-февральдәге чыгымнары 40,5 миллиард сумнан артып киткән. Шул рәвешле казна кытлыгы быел 13,5 миллиард сум булган, ә былтыр ул бу чорда 8,4 миллиард сум иде.

2023 елның беренче ике аенда Татарстанның салым һәм салым булмаган керемнәре узган елгы шул ук чор белән чагыштырганда, 38 процентка кимегән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Татарстан финанс министрлыгы мәгълүматынча, республика бюджетының быел гыйнвар, февраль айлары өчен салым һәм салым булмаган керемнәре 16,3 миллиард сумны тәшкил иткән. Ә былтыр беренче ике айда бюджетка шундый 26,2 миллиард сум керем килгән.

Аеруча керемнәргә салымнардан табыш нык кимегән, 2,3 тапкырга. Быел 6,9 миллиард сум җыелган, былтыр исә шул ук чорда 16,2 миллиард сум булган.

Шул ук вакытта кешеләрдән һәм оешмалардан түләттерелгән штрафларның күләме ике тапкырга диярлек артып, 905 миллион сумны тәшкил иткән.

2023 елның беренче ике ае нәтиҗәләренә күрә, Татарстан бюджеты планы (343,9 млрд сум) 7,9 процентка үтәлгән. Былтыр ике айда ул 10 процентка үтәлгән булган.

Быел керемнәргә салымнар планы әлегә 3,7 процентка гына үтәлгән. Шул ук вакытта 2023 елда Татарстанның гыйнвар-февральдәге чыгымнары 40,5 миллиард сумнан артып киткән. Шул рәвешле казна кытлыгы быел 13,5 миллиард сум булган , ә былтыр ул бу чорда 8,4 миллиард сум иде.

  • Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, былтыр март аенда Татарстанда салым җыю кими башлады. Республикада нефть химиясе эшләнмәләре сату кимеде. Белгечләр ТАИФны йоткан СИБУРның республикадагы заводларына авырга туры килә дип белдерде. "Алабуга" махсус икътисади зонасында Ford үз эшен туктатты. КамАЗ йөк машиналарын чыгару нык кимеде, аның эшчеләре өч көнлек эш атнасына күчте.
  • Быел 7 февральдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов оешмаларның салым бурычы артуын белдерде. Ел башына ул 15 млрд сумга җиткән.
  • "Бу бик зур саннар. Бурыч ул нәрсә дигән сүз? Алар бөлгенлеккә төшүгә намзәтләр. Бу - эш урыннарын һәм бюджет керемен югалту. Районнарга мөрәҗәгать итәм. Казан, Түбән Кама, Чаллыда түләнмәгән салымнар арткан. Милек салымына бурыч та 2,6 млрд сум җитте", диде ул.
  • Шул ук вакытта Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның Мәскәүгә күчерелүче салымнары артуга таба бара. Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк күчереләчәк, диде ул.
  • Моңа кадәр Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич федераль үзәк республикадагы нефть ширкәтенең керемен күбрәк алачак дип белдергән иде. Бу Русиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле федераль бюджетка салымнарның кимүе белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG