Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыш башыннан бирле Русиядә 3,4 меңнән артык кешегә хәрби инвалидлык бирелгән


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Бу хакта “Медиазона” яза. 2022 елга кадәр Русиядә хәрби инвалидлыгы булган кешеләр  саны һәр ел саен берничә мең кешегә кимеп барган: аларның бер өлеше үлгән, ә яңа кешеләр өстәлмәгән, чөнки хәрби инвалидлар категориясенә “Ватанны саклаганда, фронтта” имгәнеп калучылар гына эләгә ала.

Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, Русия инвалидлар федераль реестрында 3400дән артык кеше теркәлгән, аларга хәрби яра алган өчен инвалидлык бирелгән.

Реестр сайтында чыккан статистиканы "Медиазона" күреп алган.

Статистикада 2023 елның 1 апреленә кадәр булган белешмәләр чыккан. Басма искәртүенчә, бу категориягә сугышта яраланучылар гына эләгә. Хәрби инвалидлыкны комиссия билгели, ә аны рәсмиләштерү айларга сузылырга мөмкин, шуңа күрә бу сан фронтта авыр яраланганнар санына тигез түгел, дип искәртә журналистлар.

"Медиазона" белешмәләренә күрә, 2022 елга кадәр хәрби инвалидлыгы булган кешеләр саны һәр ел саен берничә мең кешегә кимеп барган, чөнки аларның бер өлеше үлеп барган, ә яңа кешеләр өстәлмәгән: чөнки хәрби инвалидлар категориясенә "Ватанны саклаганда, фронтта" имгәнеп калучылар гына эләгә ала.

Шул ук вакытта, хәрби хезмәт узганда алган, әмма хәрби хәрәкәтләр белән бәйле булмаган яралар – башка категориягә керә.

Хәрби инвалидлык алучыларның саны аеруча Мәскәү өлкәсендә (660 кешегә), Мәскәүдә (500 кешегә) һәм Петербурда (349 кешегә) нык арткан диелә.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды. Моны Мәскәү "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Сугышта ничә русияле үлгән, ничәсе яраланган - төгәл саннар билгесез, чөнки Русия югалтулары турында хисап бирми. Русия үзенең югалтулары турында соңгы тапкыр илдә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәндә, 2022 елның 21 сентябрендә әйткән иде.
  • Украинада һәлак булучыларның мәетләре Татарстан белән Башкортстанга да кайта. Хөкүмәт ул очракларны яшерергә тырыша. Былтыр февраль-март айларында Украинадан кайткан мәетләрне тантаналы рәвештә, зур түрәләр катнашында җирләгән булсалар, хәзер үлгән солдатлар турында хәбәр ителми диярлек. Бу мәгълүматны фәкать авыл пабликлары, социаль челтәрдәге җирле төркемнәрдә генә очратырга мөмкин.
  • Бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 325 , Башкортстаннан кимендә 567 кеше һәлак булган. Барлыгы 892 кеше. 1979-1989 елларда Совет берлегенең Әфганстандагы сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше һәлак булган йә хәбәрсез югалган. Барлыгы 639 кеше. Шулай итеп, Путинның бер ел барган сугышы үлүчеләр саны белән 10 ел дәвам иткән Әфган сугышын узып китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG