Казан шәһәре казна чыгымнары арттырылды, бу үз чиратында зур бюджет дефицитына китерде. Әлеге карарны бүген Казан шәһәр думасы депутатлары кабул итте.
Узган ел 2023 ел бюджеты дефицитсыз кабул ителгән иде. Ул вакытта Казанның керем һәм чыгымнары 37,8 млрд дәрәҗәсендә билгеләнде. Күпчелек чыгымнар социаль тармакка бүленде.
Агымдагы елның беренче өч аеннан соң депутатлар Казан шәһәренең чыгымнарын 4,3 млрд сумга арттырырга мәҗбүр булды. Шул рәвешле еллык чыгымнар 42,1 млрд сумга үсте. Казан шәһәре башкарма комитетының финанс идарәсе мөдире Ирек Мөхәммәтшин сүзләренчә, керемнәр бары 215 млн сумга гына арткан. Нәтиҗәдә, бу Казан бюджетының дефицитын 4,1 млрд сумга җиткерде.
Өстәмә чыгымнар шәһәрне һәм муниципаль оешмаларны төзекләндерүгә, дигиталлаштыру чараларына, метро станциясе өчен җирне сатып алуга һәм башка төр эшләр өчен тотылачак.
Әлеге бюджет кытлыгының 3,8 млрд сумын ел башында җыелып калган керем белән капларга җыеналар. Калган сумманы Татарстан бюжетының финанс ярдәме хисабына башкарырга телиләр.
2022 елда Казанда барлыгы 272 млрд сум салым җыеп алынган. Шәһәр кеременең төп өлеше — 44 проценты федераль үзәккә һәм 49 проценты Татарстан бюджетына күчерелгән. Шул ук вакытта салымнарның бары 7 проценты, яки 18 млрд сумы гына Казанның үзендә калган.
Ел башында Татарстанның үз керемнәре өчтән бергә кимеде. 2023 елда Татарстанның гыйнвар-февральдәге чыгымнары 40,5 миллиард сумнан артып киткән. Шул рәвешле казна кытлыгы быел 13,5 миллиард сум булган, ә былтыр ул бу чорда 8,4 миллиард сум иде.
2023 ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы арта. Хәзер ул 104 млрд сумнан күбрәк.
Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк күчереләчәге турында кисәткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум